16+

Марат Әхмәтов: «Татарстанда банан белән абрикос үстерергә җыенмыйбыз»

Менә шулай диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген журналистлар белән узган очрашуында.

Марат Әхмәтов: «Татарстанда банан белән абрикос үстерергә җыенмыйбыз»

Менә шулай диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген журналистлар белән узган очрашуында.

Банан белән абрикостан да кирәклерәк культуралар җитәрлек. Министр сүзләренчә, сөтне бик мавыгып җитештерсәк тә, иткә игътибар бермә-бер азрак бирелә, бу өлкәдә эшне көчәйтеп җибәрергә карар кылынган. Моннан тыш, республикада люпин белән соя үстерә башлаячаклар.

Быел Татарстанда язгы кыр эшләренә 13 миллиард сум тотылачак, диде Марат Әхмәтов. 10 миллиарды килеп җиткән инде. Чәчүгә апрельнең икенче декадасы ахырында керешергә ниятлиләр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading