16+

Машиналарны юл читендә калдырмагыз!

Казанда соңгы көннәрдә эретү камераларына һәм вакытлыча туплап тору мәйданнарына 4720 тонна кар чыгарылды.

Машиналарны юл читендә калдырмагыз!

Казанда соңгы көннәрдә эретү камераларына һәм вакытлыча туплап тору мәйданнарына 4720 тонна кар чыгарылды.

Юлларны һәм тротуарларны кардан чистартуда 542 юл эшчесе, 570 махсуслаштырылган техника, 19 төягеч, щеткалы 127 трактор, 23 грейдер, 58 МКСМ «Барсик», 118 үзбушаткыч катнаша. Бозлавыклар булдырмас өчен, урам юлларына 552 тонна катнашма сибелгән, шуның 147 тоннасы реагент, ә 405 тоннасы тоз-ком катнашмасы.

Беренче чиратта җәмәгать транспорты йөри торган урамнар юллары кардан арындырыла. Казанда әлегә көчле бураннар һәм күләмле явым-төшем күзәтелмәде. Җәмәгать транспорты хәрәкәтендә тоткарлык юк. Юлларны кардан чистарту башлыча төнге сәгатьләрдә башкарыла. Шәһәр башкарма комитеты җиңел машиналарны урам юллары читенә куеп калдырмауны сорый. Юл читенә куеп калдырылган машиналар махсуслаштырылган транспорт чараларына кар чистарту эшенә комачаулый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading