Шәһри Казан

Машинасы бар, куяр урыны юк: нишләргә?

Шәһәрдә «тимер ат»ны арканлау мәшәкать тудыра

Парковкалар булмау – шәһәр җирендә иң авырткан урыннарның берседер, мөгаен. Бу проблеманы шәһәр җитәкчелеге төрлечә хәл итәргә тырыша анысы: җир асты парковлары булдыра, ишегалларын киңәйтә, күп катлы машина кую урыннары төзи. Түләүле паркинглар да җитәрлек. Соңгы елларда «машина-урын» дигән төшенчә дә барлыкка килде. Баксаң, Татарстанда, былтыргы белән чагыштырганда, «машина-урын»нарны үз милке итеп рәсмиләштерүчеләр саны ике тапкырга арткан икән.

«Машина-урын»  нәрсә ул?

Бу төшенчә халык теленә әле күптән түгел генә килеп керде. 2017 елдан гамәлгә кергән канун нигезендә, хәзер машина кую урынын күчемсез милек объекты итеп рәсмиләштерергә була. Ишегалдындагы гына түгел, торактан аерымланып торган, хәтта күп катлы паркинглардагы машина кую урыннарын да рәсмиләштерергә мөмкин. Күпләр бу яңалыкны шатланып кабул иткән. Росреестрның Татарстан идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быелның тугыз аенда республикада барлыгы 976 машина кую урыны милек итеп рәсмиләштерелгән.

«Машина-урын»нарны сатучылар да бар. Мәгълүм бер белдерүләр сайтында Казанда мондый эчтәлектәге 300дән артык белдерү урнаштырылган. Мәүлет урамындагы 13 квадрат метрлы «машина-урын», мәсәлән, 500 мең сум тора. Бәяләр 200 меңнән алып 1 миллион сум аралыгында тирбәлә.

Соңгы елларда йортларны төзегәндә, парковка мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Күп очракта торак яннарында машина кую урыннары каралган. Тик гадәттә, машинасын ул урынга кем өлгерә, шул куя. Урын булган очракта да, элек аны кеше үзенең милке итеп рәсмиләштерә алмады. Рөхсәт бирелмәде. Дөрес, торак булмаган милек итеп теркәргә була иде. Ләкин моның үз мәшәкатьләре җитәрлек. Сүз уңаеннан, торак булмаган объектлар белән чагыштырганда, «машина-урын»га карата салымны азрак түләргә кирәк. Аның каравы, бу урынны сатарга, бүләк итәргә, мирас итеп калдырырга да мөмкин.

Росреестрның Татарстан идарәсе матбугат үзәге аңлатуынча, «машина-урын»ның канун тарафыннан билгеләнгән мәйданы да бар: минималь мәйдан – 5,3х2,5 метрны, максималь мәйдан 6,2х3,6 метрны тәшкил итә.
Моңа кадәр парковка урынын торак булмаган объект итеп теркәргә өлгергән кешеләргә дә борчылырга кирәк түгел. «Машина-­урын»га алыштыру өчен кабат теркәлү таләп ителми, бары Росреестрның Татарстан идарәсенә бу хакта сорап гариза гына тапшырырга кирәк.

Нишләргә? Беренче чиратта, буш урын бармы икәнне ачыкларга кирәк. Аннары кадастр инженерын чакыртырга туры киләчәк. Ул объектны тикшереп, техник план төзеячәк. Барысы да уңышлы узса, машина кую урынын кадастр исәбенә алуны, милек итеп теркәүне сорап, Росреестрга гариза тапшырасың. Теркәлү вакытында 2000 сум дәүләт пошлинасы да түләргә туры киләчәк.

Реклама

Әгәр дә «машина-урын» өлешләп түләү буенча төзелә торган торак объекты булып санала икән, ягъни фатир алганда машина кую урыны каралган булса, ул вакытта йорт куллануга тапшырылганнан соң, паркинг та йорт белән бергә кадастр исәбендә теркәлә. Бу вакытта фатир хуҗасына «машина-урын»ны милек итеп теркәүне сорап кына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Йорт милекчеләре парковка булдыра ала

Заманча йортлар белән хәл аңлашыла кебек, тик менә элегрәк төзелгән «хрущевка»лар, искерәк йортлар белән ниш­ләргә? Анда хәл чынлап та мөшкел, йорт территориясе кечкенә, машина куяр урыннар юк. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте, янгын сүндерү машинасы килсә дә керә алмыйча, тоткарлык килеп чыгу очраклары еш күзәтелә. Бу мәсьәләдә торак милекчеләренең үзләренең парковка булдыру хокуклары бар икән. Ләкин монда кайбер таләпләрне истә тотарга кирәк.

Казан мэриясенең матбугат үзәге аңлатуынча, ишегалларында парковкалар булдыру Россиянең Торак кодексы нигезендә башкарыла. Йортның гомуми милке, ишегаллары территориясен карап тоту, ишегалдында парковка урыннарын киңәйтү йорт милекчеләре җаваплылыгында.

Нишләргә? Йорт ишегалдында парковка урыны булдыру өчен башта йорт территориясенең чикләрен белергә кирәк. Парковка ясарга теләгән урынны җентекләп тикшерергә, әлеге җир кишәрлегенең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәвен ачыклау мәҗбүри. Иң мөһиме – торак милекчеләре җыелыш уздырырга тиеш. Анда парковка кую урынын булдыру турында карар кабул ителә, аннары финанс мәсьәләсе сөйләшенә, парковка өчен җаваплы кеше билгеләнә. Барысы да хәл ителгәч, парковканың проектын эшләүче оешма белән килешү төзелә. Ул, гадәттә, паркингның проектын да төзеп бирә. Проектны ясаганда, җир кишәрлегендә юл хәрәкәте схемасы Россиянең юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнергә тиеш.
Парковкаларның торак йортлардан күпме ерак­лыкта булулары СанПиН (2.2.1/2.1.1.1200-03) буенча билгеләнгән. Проект
ЮХИДИ идарәсе, Казан башкарма комитетының архитектура һәм шәһәрне төзекләндерү идарәсе белән дә килештереп эшләнә.
Тиешле этаплар үтелгәннән соң, әзер проект һәм гариза белән Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сезнең машина кую урыны бармы?

Илдус Габдрахманов, Татарстанның халык артисты:
– Шәһәр үзәгендә яшим, безнең йорт каршында да машина кую урыннары бар, җир асты паркингы да эшли. Йортны куллануга тапшырганда, машина кую урынын сатып алырга мөмкин иде. Аны 900 мең сумга тәкъдим иттеләр. Сатып алмадым, ай саен 500-600 сум түләп, ул «машина-урын»ны арендага алырга да була. Ишегалдында машина кую бушлай. Урын булганда, йорт каршында калдырабыз. Элек башка йортта яшәгәндә, машина кую урыннары җитәрлек булмагач, торак милекчеләре ширкәте белән килештереп, үзебез җыелышып парковка ясаган идек, анда да ай саен акча түләп тордык. Машинаңны куяр өчен үз урының булу әйбәт инде.

Гадел Сафиуллин, газета укучы:
– Парковка булмау – зур проблема. Кеше ишегалдына куйсаң, тәгәрмәчеңне тишәргә дә күп сорамыйлар. Түләүле парковка кыйммәт, көненә 100 сум түләргә кирәк. Берсендә күршеләр белән җыелышып, буш урынны тигезләп, ташлар, комнар җәеп, машина кую урыны булдырган идек. Ләкин анда мәктәп салып куйдылар да, безнең тырышлык юкка чыкты. Ул урынны алдылар. «Машина-урын»ны сатып алу кыйммәт, шунысы гына начар.

Фото: Анна Арахамия фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: