Язны көтә-көтә хәлдән тайдык бугай инде: март буе көттек бит аны, әмма апрельнең беренче яртысы да без күрергә теләгәнчә түгел әле. Көндез аз гына җылырак булып, кояш күренә башласа да, барыбер салкын. Бөтен өмет ямьле май аенда дияр идек тә, әмма табигатьнең шаярулары әле бу айда да дәвам итәргә мөмкин...
Алар әйтүе буенча, 10-15 елга бер тапкыр Россиянең үзәгендә майда гел кар ява. Июнь аенда да кырау төшүләр булырга мөмкин. 2013 елның мае да нәкъ шундый булмагае әле. Болай булса да, гаҗәпләнә торган түгел, һава торышының сюрпризларына күнегеп киләбез инде әкренләп. Шулай итеп, май башында янәдән кыш килмәсә ярый. Өстәвенә майдагы ялларны да арттырганнар иде. Тирләп-пешеп бакчада эшлисе урынга, тәрәзәдән кар яуганын карап утырмагаек...
Ә менә якын арада җылы һава барыбер киләчәк. Җылынабыз, Алла боерса! Ә 2013нең җәй айлары да, синоптиклар фаразы буенча, җылы, хәтта бик эссе булачак, корылык булу ихтималы да юк түгел. Татарстанда июль аенда аеруча эссе булырга тиеш. Августта чагыштырмача бик эссе булмаячак, аның каравы яңгырлар аз явачак.
Бүген, 11 апрель көнне, һава температурасы 1-6 градуска кадәр генә җылыта, аязучан болытлы һава саклана. 12 апрельдә төнлә явым-төшем булуы ихтимал, температура 1-6 градус салкын. Көндез исә 3-8 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар