16+

Мөфти сайланды

Бу атналарда динебез өлкәсендә шактый җанлылык сизелүенә игътибар иткәнсездер. Мөфти булырга әзерләнүче Камил Сәмигуллин сайлау алды кампаниясе белән, бәлки, сезнең районга да килеп, үзәк мәчеттә намаз укып киткәндер. Узган атна җомгасында, ниһаять, озакка сузылган ремонттан соң, «Кол Шәриф» мәчете дә ишекләрен ачты. Анда тәүге намазны «Мәрҗани» мәчетенең элеккеге имамы Илфар...

Мөфти сайланды

Бу атналарда динебез өлкәсендә шактый җанлылык сизелүенә игътибар иткәнсездер. Мөфти булырга әзерләнүче Камил Сәмигуллин сайлау алды кампаниясе белән, бәлки, сезнең районга да килеп, үзәк мәчеттә намаз укып киткәндер. Узган атна җомгасында, ниһаять, озакка сузылган ремонттан соң, «Кол Шәриф» мәчете дә ишекләрен ачты. Анда тәүге намазны «Мәрҗани» мәчетенең элеккеге имамы Илфар...

Бу атналарда динебез өлкәсендә шактый җанлылык сизелүенә игътибар иткәнсездер. Мөфти булырга әзерләнүче Камил Сәмигуллин сайлау алды кампаниясе белән, бәлки, сезнең районга да килеп, үзәк мәчеттә намаз укып киткәндер. Узган атна җомгасында, ниһаять, озакка сузылган ремонттан соң, «Кол Шәриф» мәчете дә ишекләрен ачты. Анда тәүге намазны «Мәрҗани» мәчетенең элеккеге имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов укытты. Моннан тыш соңгы атналарда Түбән Кама прокуратурасы: «Мәктәпләрнең ус­тавында хиҗап киеп йөрүне тыярга кирәк, ул мәктәпнең бердәм формасына каршы килә», - дигән дәгъва белдергән иде. Бу уңайдан вакытлыча мөфти вазифасын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга: «Яңа мәктәп формаларын эшләгәндә, Диния нәзарәте дә катнашачак. Кыз баланың мәктәп формасы ике төрле, яулыклысы да, яулыксызы да булырга тиеш», - дип җавап бирде. Әйе, соңгы вакытларда журналистларның сорауларына күп җавап бирергә туры килде Камил хәзрәткә. Тик менә кичә ул вазифа башкаручы буларак түгел, ә инде сайлап куелган мөфти буларак җавап тотты.
Татарстан мөселманнарының «Казан» милли-мәдәни үзәгендә узган чираттан тыш VI корылтаена Президентыбыз Рөстәм Миң­неханов та килгән иде. Шулай ук кунак буларак әлеге чарада Президент аппараты вәкилләре, ТР министрлары һәм депутатлары да катнашты. Татарстанның һәр район мөхтәсибәтеннән ким дигәндә биш вәкил килгән әлеге чарада җәмгысы 300дән артык делегат катнашты. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында: «Мәчет Татарстанда гына түгел, ә башка өлкәләрдә дә безнең йола һәм гореф-гадәтләрне саклап калучы булырга тиеш», - дип сөйләде. Һәм күпләрне борчый торган мәсьәләләр уртага салынып сөйләшеләчәгенә өметләнүен әйтте.
Көн тәртибенә Татарстанның мөфтиен, баш казыен һәм мөфтинең беренче урынбасарын сайлау кебек мәсьәләләр куелды. Мөфти кәнәфиенә дәгъва кылучы өч кандидат - Фәрит хәзрәт Сәлман, Харис хәзрәт Салихҗан һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин - һәркайсы үзләренең сайлау алды программасын тәкъдим итеп чыгышлар ясаганнан соң, ачык сайлау юлы белән бердәм тавыш бирелеп, алдагы дүрт елга Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Аның беренче урынбасары итеп делегатлар Рөстәм хәзрәт Батровны билгеләделәр. Ә баш казый буларак яңа срокка элеккегечә Җәлил хәзрәт Фазлыев калды.
Корылтай тәмамланганнан соң, мөфти һәм казый белән журналистлар очрашуы узды. Шунда ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең төп юнәлешләре һәм эш структурасының кайбер үзенчәлекләре хакында мәгълүмат җиткерелде. Камил хәзрәт беренче урынбасардан кала үзе янына тагын өч булышчыны алуы хакында сөйләде. Әлеге төркемгә социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча сукырлар мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов, дәгъват бүлеген җитәкләү өчен Нияз хәзрәт Сабиров, шулай ук республика районнарындагы мөхтәсибәтләр белән элемтә буенча җаваплы итеп Бөгелмә мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның керәчәге җиткерелде.
«Һәр мөфти Аллаһ тәкъдире белән үз вазифасын башкара. Беренче мөфтиебез мөфтиятне торгызган булса, икенчесенең дәверендә мәчетләр салуга зур игътибар бирелде, Илдус хәзрәт исә төп игътибарны идеологиягә юнәлдерде. Алга таба да мөфтият бердәмлекне ныгыту һәм Хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп эш йөртәчәк. Бу фикри төрлелек була алмый дигән сүз түгел. Без барыбыз да бер өммәт булырга тиеш. Һәр мәдрәсәдә татар телле галимнәребезнең хезмәтенә нигезләнгән бер тәртипле укыту программасы булдырачакбыз. Ә каршылыклар дигәндә, бүгенге сораулар йөз ел элек тә булган. Без җавап эзләп, үз галимнәребезнең бай мирасына мөрәҗәгать итәргә тиеш, ул мирасны интернетка да кертергә вакыт. Һәр мәсьәләне чәй артында хәл итәргә мөмкин. Без һәркем белән диалог корырга әзер, әмма ул диалог безнең шартларга нигезләнгән булачак. Арабызда террорчылык яклы булучыларга һәм хокук бозып, динне сәяси максатларда кулланучыларга урын юк», - дип чыгыш ясады Камил хәзрәт журналистлар алдында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading