16+

Мәгарифе көчле ил генә җиңүче була

Татарстанда мәгариф системасы үсешнең яңа этабына керә. Соңгы елларда мәгариф системасына күп акча җәлеп ителде, шуның белән бәйле рәвештә кадрларга аерым таләпләр куелачак.

Мәгарифе көчле ил генә җиңүче була

Татарстанда мәгариф системасы үсешнең яңа этабына керә. Соңгы елларда мәгариф системасына күп акча җәлеп ителде, шуның белән бәйле рәвештә кадрларга аерым таләпләр куелачак.

Казан шәһәренең 177 нче мәктәбендә узган мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры - ТР Премьер-министры урынбасары Энгель Фәттахов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, Россия Мәгариф академиясе мөхбир-әгъзасы, «Дрофа» ҖЧШ директорлар советы рәисе Александр Кондаков командасы белән берлектә, «Татарстан перспективасы» дигән федераль дәүләт белем бирү стандартының яңа проекты эшләнә. Әлеге проектта гаилә һәм җәмгыять ихтыяҗлары искә алынган, аның буенча белем бирү стандартлары гына түгел, педагоглар үзләре дә үзгәрергә тиеш, проектта аларның социаль статусын булдыру да каралган. Проект гамәлгә ашканнан соң, Энгель Фәттахов әйтүенчә, уңай якка үзгәрешләр шактый булачак. Яңа проект нәтиҗәсендә, социаль һәм сәяси тотрыклылыкка, гражданнарның белем алуга тигез хокуклыгына, чит телләрне кече яшьтән үк өйрәнүгә, математика һәм табигать фәннәренә басым ясауга һ.б. ирешү омтылышы бар. Чыгышы ахырында Энгель Фәттахов өч яшьтән узган балаларны бакчаларда урын белән тәэмин итү, шул ук вакытта ясле төркемнәрен саклап калу, мәктәпкәчә мәгарифнең актив формаларын үстерү, мәгарифкә шәхси инвестицияләр җәлеп итү кирәклегенә дә тукталды.
Александр Кондаков исә үзенең чыгышында, мәгарифе көчле ил генә җиңүче була ала, дип белдерде. «Киләчәгебез балаларда дигән кебек, аның нинди булачагы мәгариф системабызның нинди булуына бәйле. Ә ул заманча булырга тиеш. Без балалар тәрбияләгәндә үз тәҗрибәбезгә таянабыз, безне ничек укыттылар, ничек тәрбияләделәр - шуны күз алдында тотабыз. Чынлыкта исә безнең алда бөтенләй яңа буын. Заман баласына заманча мәгариф кирәк», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading