Шәһри Казан

Мәңгелек ут сөйли

Җыйнап сугыш серен Мәңгелек ут сөйли, Сүзсез сөйли тарих ялкыны: Исән калды микән, Дөрләп янды микән Ап-ак шәлен япкан яу кызы, Алтын йолдыз таккан таң кызы? Чәчләрдәге бәсләр, Күзләрдәге яшьләр, Югалганнар, өмет өзмим мин. Утлы юллар узган таң нурыдай кызлар, Яз җилләре иссә түзмим мин, Чәчәкләрдән сезне эзлим мин. Мәңгелек...

Реклама

Җыйнап сугыш серен
Мәңгелек ут сөйли,
Сүзсез сөйли тарих ялкыны:
Исән калды микән,
Дөрләп янды микән
Ап-ак шәлен япкан яу кызы,
Алтын йолдыз таккан таң кызы?

Чәчләрдәге бәсләр,
Күзләрдәге яшьләр,
Югалганнар, өмет өзмим мин.
Утлы юллар узган таң нурыдай кызлар,
Яз җилләре иссә түзмим мин,
Чәчәкләрдән сезне эзлим мин.

Мәңгелек ут дөрли,
Кояш җиргә сөйли.
Шаһит дөнья яман ярсулы.
Бәхет өмет иткән,
Туйлар вәгъдә иткән,
Хыялдагы туйны күрми киткән -
Мәңгелек ут - җаннар ярсуы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: