Илдар абый Хановның кинәт кенә арабыздан китеп баруы күңел өчен әнә шулай кабул ителде - әйтерсең ул үзе дә мәңгелектән мәңгелеккә сузылган юл. Аның башы да юк, ахыры да булмаска тиеш...
Кеше үз гомерен кичереп, андагы туктаусыз чабыш аты кебек кая чапканын, ни өчен ашыкканын да белми сулуы кабып яши биргәндә, ул үзе бер оазис төсле гомер итте. Көненә өч сәгать йокы, аннан көне буе авырулар кабул итү, Галәм әхрамын өчен туктаусыз төзелеш хәстәрләрен кайгырту, килгән һәр кешегә бер кочак йөрәк җылысын күчтәнәчкә «төреп» җибәрү...
Һәркемнең үз Илдар абые бар иде анысы. Кемгә ничек хәтеренә теркәлеп калгандыр. Мин дә беренче очрашуны хәтерлим: «Чорсызрак бала булгансың икән... Шулкадәр бәрелүләргә үзеңнән битәр әниең ничек түзгәндер? Менә бу җирең сызлап интектерә шуңа да... Үз һөнәрең буенча эшлә. Китмә эшеңнән, матурым. Ярты елдан җитәкчең алышына да, бар да бөтенләй башка төрле булачак». Ишектән чыга-чыгышка елмаеп каршылап, тәнне сыпырган Илдар абыйга шаккатып карап басып торам. Бәрәч, скульптор-рәссам, монументалист дәвалаучы да мыни?!!
Әле Илдар абый белән күрешкәнче үк Мәскәүдән килгән юмор остасы Михаил Задорнов белән маңгайга маңгай бәрелешә язгач: «Ну и таланты у вас тут живут!» - дип әйтеп узган иде. Чын, талант дигәннәре сәнгать белән генә чикләнмәгән булып чыкты шул. Илдар абый үзе дә миңа ул очрашуда әлеге Галәм әхрамы кебек үк гаҗәеп күпкырлы булып ачылды. Биографиясе дә, скульптор-рәссам буларак иҗаты да, дөньяга карашы да, көндәлек тормыш итүләре дә. Ризыктан бары тик яшелчә, җиләк-җимеш кенә ашавы, салкынча бүлмәдә тәүлегенә өч сәгатьтән дә артмаган йокы йоклап, йөгереп, чаңгыда йөреп яшәүче рухи яктан да, физик яктан да чыныккан кеше булуы да таң калдырды.
Көне-төне эш тынып тормаган диннәр йортын коруга аны Святослав Рерихның илһамландыруы турында бәян итте ул миңа. Юкса авыртмаган башына тимер тарак алган инде - аңа кадәр Казан кирмәнендә хәрби гарнизонны чыгартып, картиналар күргәзмәсе, мәчетләр булдыру турындагы уй-нияте өчен Чаллыга «сөргенгә» җибәрелгән, анда да «Ватан-ана» монументын ачканнан соң, халык һәм җитәкчелекнең канәгатьсезлеген кичерү аз булганмыни Илдар абый өчен? Шаккатасың инде - оста үзенең талантыннан арыны белмәгән, аннан башкага буйсынмаган шәхес. Башлангычында ук инде юкка чыккан диннәрне дә кертеп, 16 динне берләштерүче мәдәни-цивилизация үзәк булдырырга тели ул. Шушында ук театрлар да, балалар иҗат үзәкләре дә, наркоманнарның реабилитация үзәге дә булырга тиеш иде. Боларның күбесе әлегәчә тормышка ашмаган. Каян ашсын ди инде - әлеге искитмәле корылма болай да бөртекләп җыелган, монда килеп дәваланып киткән кешеләр кулы белән, алар акчасына төзелә килде бит. Илдар абыйны соңгы юлга озатырга барып, гыйбадәтханәнең тышкы корылмаларын, эчке бүлмәләрен карап йөргәндә дә, ирексездән, и-и, әле хөкүмәт тә акча бүлеп биргән булса, монда ниләр генә булмас иде дә ниләр генә майтармас иде Илдар абый, дип куйдык. Хәер, кушучлап акча биреп тә, әпен-төпен эшләнгән корылмаларыбыз да юк түгел бит инде Казанда. Ә монда дистә елларны үз эченә сыйдырып, бөртекләп-берәмтекләп, күпме кеше тырышлыгы, күпме кешенең күз нуры түгелгән кадерле ядкарь. Илдар абыйның кадерле хезмәте!
Илдар абыйның нинди шәхес икәнлеге турында аны озатырга килгән халыктан гына да чыгып әйтеп була. Шөкер, җитәкчелегебез дә аның рухына дога кылырга, бәхиллеген алырга килгән иде, әмма озатучыларның туксан проценты - Илдар абыйның «кешеләре» - аның кулыннан шифа күргән, дәвасыннан аякка басып кайтып киткән кешеләр. Энесе белән сеңлесе, гомер юлдашы Рауза апа Солтанова өчен дә, һәрберебез өчен дә авыр әлеге көнне кабат Илдар абыйның сүзләре калкып чыкты: «Кешеләрне яратырга кирәк!»
Һай, кирәк шул, бик кирәк! Туктап тын алырга да, бер-беребезгә игътибарлырак булырга да, бердәм булырга да кирәк безгә. Тынычлык, бердәмлек, тигезлек дип язган Илдар абый да Галәм әхрамын уратып алган кирпеч коймада. Бөтен кешене тиң күргән, һәр кешене ярата белгән, таланты янәшәсенә тау кадәр тырышлык куеп эшләгән, кешеләрне миһербанлырак итәргә омтылган Илдар абыйның сүзләре дә, эшләре дә озата килер әле безне. Шулар белән берлектә безгә әле Галәм әхрамын дәүләт саклавына алуларын, Илдар Ханов башлаган эшнең хәерле тәмамлануын күрергә дә язсын иде. Ә аның матур киләчәген Илдар абый үзе исән вакытта ук әйтеп калдырды: Галәм әхрамын җир белән тигезләсәләр дә, ул кабат калкып чыгачак»...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар