16+

МӘХӘЛЛӘ – үзидарә органы?

Мәхәллә сүзенең ни аңлатканын без барыбыз да беләбез кебек. Кебек дип әйтәм, чөнки «мәхәллә нәрсә ул?!» дигән сорау куеп нәни генә сораштыру уздырып караган идем. Төрле җаваплар ишеттем, арада бик сәер яңгырашлылары да булды. Шулай да, күпләр мәхәлләне авылның теге яки бу мәчеткә караган өлеше, территориясе дип аңлый. Ә инде...

МӘХӘЛЛӘ – үзидарә органы?

Мәхәллә сүзенең ни аңлатканын без барыбыз да беләбез кебек. Кебек дип әйтәм, чөнки «мәхәллә нәрсә ул?!» дигән сорау куеп нәни генә сораштыру уздырып караган идем. Төрле җаваплар ишеттем, арада бик сәер яңгырашлылары да булды. Шулай да, күпләр мәхәлләне авылның теге яки бу мәчеткә караган өлеше, территориясе дип аңлый. Ә инде...

Мәхәллә сүзенең ни аңлатканын без барыбыз да беләбез кебек. Кебек дип әйтәм, чөнки «мәхәллә нәрсә ул?!» дигән сорау куеп нәни генә сораштыру уздырып караган идем. Төрле җаваплар ишеттем, арада бик сәер яңгырашлылары да булды. Шулай да, күпләр мәхәлләне авылның теге яки бу мәчеткә караган өлеше, территориясе дип аңлый. Ә инде сүзлеккә күз салсак, мәхәллә сүзенең нигезендә җирле үзидарә дигән мәгънә ята. Аның үзәге булып мәчет санала. Бүгенге буын мәчетне үзидарә үзәге итеп күз алдына да китерә алмый. Без барыбыз да авыл советларын идарә органы итеп танып үскән. Ә кайчандыр авыллар мәхәллә булып яшәгәннәр. Бүген дә мәхәллә системасы белән яшәүче татар авылы бар, монда авыл белән халык үзе идарә итә дип аңласак та була. Бәлки ул бүгенге көндә бердәнбердер әле. Сүз Чуашстанның Тукай авылы турында.
Тукайлылар аерым дәүләт кебек яшиләр дигән сүзне күп тапкырлар ишеткәнем бар иде. Инде менә үземә дә анда булып, үз күзләрем белән барысын да күреп кайтырга насыйп булды. «Тукай» дип язылган затлы капкасыннан ук күренә, авыл гөрләп яшәп ята. Әгъзам ШАКИРОВ - Тукай авылының булдыклы эшмәкәре, күп кенә матур яңалыкларда башлап йөрүчесе. Аның белән дә әңгәмәне мәхәллә сүзенә аңлатма бирүдән башладык.
- Без Тукайда мәхәлләне гади тел белән иҗтимагый киңәшмә дип атыйбыз, - ди Әгъзам Шакиров. - Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мәчетләр каршында иҗтимагый киңәшмәләр төзү хакында фәрман биргән иде. Ул иҗтимагый киңәшмәләрнең вазифасы мәчетләрнең дини эшләрендә халык белән киңәшләшеп ярдәм итү. Без үзебезнең Тукай авылында эшмәкәрләр, җитәкчеләр, укытучылар һәм олы имамнар белән киңәшеп, бу фәрманны 2007 елда тормышка ашырдык, ягъни мәчет каршында иҗтимагый киңәшмә оештырдык. Үзебезгә үрнәк итеп Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең тәҗрибәсен алдык. Аларның эшләү, яшәү асылларын ныклап өйрәндек, анда милләттәшләребез мәхәлләләр булып яшиләр. Эшебезне балаларга дөрес тәрбия бирүдән башладык.
- Дәүләт органнары белән каршылыклар тумадымы? Мәхәллә системасы авыл белән идарә итүне үз кулына ала булып чыга түгелме соң?
- Иң элек шуны аңлап китәргә кирәк: мәхәллә ул дәүләткә каршы бармый, киресенчә, дәүләткә ярдәм итә торган бер орган. Әлбәттә, һәрбер яңалык күпмедер каршылыклы фикерләр тудырырга мөмкин. Бу очракта аңлашып эшләргә, сабыр булырга кирәк. Ә инде эшләрнең матур нәтиҗәсе, күркәм күренешләр барлык шикләрне, куркуларны тарата. Без дә акрынлап ышаныч һәм хөрмәт яулый алдык. Авылның яшәешендә матур үзгәрешләр күренә башлады. Район, республика җитәкчелеге эшләребез белән танышып, шатлыкларыбыз белән уртаклашып торалар.
- Инде җир мәсьәләсен дә кузгатыйк. Белгәнемчә, сездә барлык җирләр мәчеткә теркәлгән. Бу Чуашстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә зур яңалык.
- 2004 елда безнең Тукай авылы кергән колхоз банкротлыкка чыкты. Җирләр хуҗасыз калды дисәк тә була. Кешеләр пай җирләрен дә бүлеп алмадылар. Күп төрле сәбәпләрнең берсе - пай җирләре өчен төзелгән исемлектән күпләр риза түгел иде. Кемнәрдер бөтенләй төшеп калган, авылга кагылышы булмаган кешеләр дә кергән. Ә бездә чәчүлек җирләр бик аз, һәр сутый исәптә. Берничә ел күрше авыл эшмәкәрләре җирне эшкәрттеләр, аннан соң ул җирләрне үзебезгә кире алырга кирәк дигән карарга килдек. Кем исеменә теркәргә дигәндә, мәчетне сайладык. Федераль канунга нигезләнеп һәр җирлек моны эшли ала.
- Ялгышмасам, сез беренчеләрдән булып мондый тәҗрибәне кулланасыз.
- Моңарчы илдә мондый очрак булганы юк иде әле. Бәлкем, бу эшнең әһәмиятен кайберәүләр аңлап та бетермидер: җирсез халык - илсез халык бит ул. Мәчеткә теркәвебезнең максаты - бу хәзинә мәңге авылныкы булсын, бездән соң да балаларыбыз, оныкларыбыз бу җирдән файдалана алсын. Хәзер беркем дә үзенә тиешле пай җирен читкә сата алмый, туган-тумачасына файдалануга гына бирә ала.
Тукайлылар беренче көннән үк мәхәллә фондын оештырганнар. Анда һәр эшкуар, хәленнән килгәнчә, ай саен үз өлешен кертеп барсын дип килешкәннәр, җир өчен түләнгән салымнар да шунда ук җыйналган. Әлеге акча хисабына авылда парк төзегәннәр, авыл капкасын булдырганнар, коелар казытканнар, авыл эчендәге юлларны караганнар, мәктәпкә булышалар, мәчеттә балалар бакчасы ачканнар, дин нигезләрен ныклап өйрәнүче балалар өчен махсус стипендияләр дә булдырганнар... «Һәр җирлектә туган авылы, аның халкы өчен кайгырып, борчылып яшәүче кешеләр бар дип уйлыйм. Иҗтимагый киңәшмә аларга җыйналып, бергә, бердәм булып эшләргә ярдәм итә», - дип гади генә итеп аңлатты үзләре башкарган зур эшләрне Әгъзам Шакиров. Ни кызганыч, миңа калса, без - Татарстан татарлары - әле бу хакыйкатьтән ераграк.
***
Төрки халыкларның бөек мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралы мәхәлләне минидәүләт дип атаган. Икенче төрле әйтсәк, дәүләтен оештыра алмаган яки җуйган халыкларның дәүләте була инде. Татар дәүләтсез халык. Дәүләтсез халыкка алга таба үсү, милләтен, динен, телен саклау өчен мәхәллә системасын корырга кирәк, дип исәплиләр бүгенге галимнәр дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading