Якшәмбе көнне кич белән күпчелек халык эфирга ял көннәрендә чыга торган күңел ачу тапшыруларын карарга гадәттәгечә үзләренең зәңгәр экраннары каршына җыелган иде. Иртәгә эшкә барасы булу турындагы уй күңелне бераз гына «тырнап» торудан тыш, якшәмбе көн кәефен бозарлык башка сәбәпләр дә, кисәтүләр дә юк иде төсле.
Шулчак яңалыклардан барыбызны да сискәнеп куярга мәҗбүр иткән тетрәндергеч хәбәр яңгырады: «Казан» аэропортында 19 сәгать 25 минутта пассажир самолеты җиргә төшеп бәрелгән. «Бәла аяк астында», - дибез дә, бу юлы олы бәла көтмәгәндә-уйламаганда, туры мәгънәсендә, күктән килеп төште.
Әлеге яңалыкны ишетүгә, бөтен республика халкы туган-тумачалары белән дусларын белешергә-барларга, бер-берләренә шалтыратышырга керешкәндер, мөгаен.
Берәүләр, телефоннан сөйләшкәннән соң, җиңел сулап куйсалар, икенчеләр өчен ул йөрәккә ябышу һәм күз яшьләре белән тәмамланды - һәлакәткә юлыккан очкычта барлык пассажирларның да, экипажның да һәлак булулары беренче сәгатьләрдә үк билгеле булды. 50 корбанның 44е - Казанга очучы пассажирлар, 6сы - экипаж әгъзалары.
Корбаннар арасында билгеле кешеләр дә бар
Аэропортның белдерүләр тактасына эленүдән соң, санаулы минутлар эчендә бөтен интернет киңлеген айкап алган корбаннар исемлегенең фотосында беренче исем - Ирек Миңнеханов. Ул кешенең Татарстан Президентының улы булуы турындагы фаразлар башта кыяр-кыймас кына яңгырады, Ирек Миңнехановның Мәскәүдә эшлекле сәфәрләрдә еш булуы ачыклангач, хәвефле шик арта төште. Исемлектәге Ирек Миңнехановның нәкъ менә Рөстәм Миңнехановның өлкән улы булуы турында икеләнүләр ахырга кадәр саклануга карамастан, бу мәгълүматны, беренчеләрдән булып, ММЧларга биргән интервьюсында республиканың Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов башын аска игән көе генә раслады. Президентыбызның халкы өчен хәсрәте янына, улы өчен дә кайгы өстәлде.
Үлүчеләр арасында тагын берничә билгеле кеше бар. Аларның берсе - Россиянең Федераль Куркынычсызлык Хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов. «Россия-2» каналының танылган комментаторы Роман Скворцовның хәләл җефете Эллина белән аның 10 яшьлек үги кызы Дарья Арташева да җиргә мәтәлгән очкычның пассажирлары булганнар.
Һәлакәт сәбәпләре әлегә билгеле түгел
Хәзер тикшерү барыбызны да кызыксындырган сорауга җавап эзли - авиаһәлакәтнең сәбәпләре нидә? Әлегә версияләр байтак. Ул очкычның төзексез булуы да, очучыларның хатасы да, һава торышы шартлары да. Самолетның, инде Казанга кайтып җиткәч, беренче омтылыштан полосага утыра алмыйча, кабат күккә күтәрелүе һәм тагын бер тапкыр утырырга тырышып караганы билгеле. Шул икенче омтылыш вакытында, нәрсәдер очучылар ниятләгәнчә килеп чыкмыйча, самолет җиргә бәрелгән дә.
Очышлар өлкәсендәге белгечләрнең һәлакәткә юлыккан «Боинг-737» самолетын иң ышанычлы машиналарның берсе дип атауларына карамастан, күп халык бәланең сәбәбен нәкъ тә очкычтан күрә. «Татарстан» авиакомпаниясенә караган әлеге «Боинг»ның «биографиясенә» килсәк, аның турында шушылар билгеле: очкыч эксплуатациядә 20 елдан артык булып, шул вакыт эчендә 7 мәртәбә хуҗаларын алмаштырырга өлгергән. Татарстанга килеп эләккәнче, ул Франция, Уганда, Бразилия, Ирландия, Румыния һәм Болгария күкләрендә гизгән. Аның бортында ике тапкыр авария булып, икесендә дә ул зур һәлакәттән аздан гына калган. 2001 елда Бразилиядә самолет полоса башланганчы җиргә утырып, шассисына зыян килеп, «корсагына» яткан килеш байтак ара шуып барган. Узган елның ноябрь аенда Казаннан Мәскәүгә юл алган шул ук самолет 20 минут узгач, төзексезлек датчиклары эшли башлау сәбәпле, кире «Казан» аэропортына әйләнеп кайткан булган. Әлеге ике очракта кеше корбаннары булмаган, очкычның өченче һәм соңгы һәлакәте генә үзенең дә, бортында булган кешеләрнең дә гомерләрен өзде.
Һәлакәтнең төп сәбәбе, дип, халык хәзер самолетның шушы озын һәм «маҗаралы» «тормыш»ын атый да. Әмма белгечләр, моңа җавап итеп, очкычларның яраклылык вакыты булмый, берәр җиһазы тузгач, ул алмаштырыла да, самолет янә эшкә җигелә башлый, дип белдерә.
Самолетның 17 ноябрь көне хәл-әхвәленә килгәндә исә, аның иртәдән үк үзен сәеррәк тотуы билгеле. Көндез очкыч Казаннан Мәскәүгә очкан һәм шул рейсның пассажиры булган Григорий Бусарев исемле егетнең сүзләренә караганда, самолет юл буе бер яктан бер якка чайкалып барган, Мәскәү аэропортына да көч-хәл белән утырган. Самолетның хәле яхшылардан булмавы алдан ук билгеле булып, өстәвенә, пассажирлар арасында Президентның улы һәм Федераль Куркынычсызлык Хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы була торып, ни өчен аңа кайту юлына чыгарга рөхсәт иттеләр икән соң?!
Әллә теракт инде?
Самолетта шундый кешеләрнең очуы һәлакәтнең сәбәпләре исемлегенә «ихтимал теракт» сәбәбен дә өстәргә мәҗбүр итә. Бу юнәлештә уйларга этәргән дәлилләрнең берсе - һәлакәт вакытында шартлауның бик куәтле булуы. Көне буе рейсларда йөргән, өстәвенә, аэропортка утырыр алдыннан ике омтылыш ясап та тиешле вакыттан артык күктә булган самолетның багында ягулыгы күп калмаска тиеш иде, ди хәзер белгечләр. Аларга шартлауның көче шундый зур булуы тынгылык бирми. Моннан тыш, дүшәмбе көнне Татарстанның күп районнарында хәлләрнең тыныч булмавы билгеле булды. Алексеевск районында һәм Түбән Кама шәһәрендә ясалма шартлаткыч матдәләр табылып зарарсызландырылган, ә Чистайда һәм Яңа Чишмә районында ике чиркәүгә ут төртелгән. Бу турыда якшәмбе көнне террорчылыкка каршы комиссия утырышында сөйләнелгән. Түбән Камада «Нижнекамскнефтехим» заводы буенча билгесез затлар ут ачкан, дигән хәбәрләр дә йөри. Тикшерү хәзер бу вакыйгаларны авиаһәлакәткә бәйләүче җепләр юкмы икәнлеген дә өйрәнә.
Интернет төрлечә шаулый
Якшәмбе көнне авиаһәлакәт турында билгеле булуга, бу хәбәр яшен тизлегендә социаль челтәрләр буенча да таралды. Казанга багышланган төркемнәрдә казанлылар - кем хәлгә ачыклык кертүче хәбәрләр белән, кем ярдәм тәкъдимнәре белән бүлештеләр. Һәлакәт корбаннарының гаиләләренә аэропортка барырга яки аннан кайтырга булышырга омтылыш белдерүчеләр интернетта телефон номерларын калдырдылар. Казанлыларның олы бәла вакытында шулай битараф калмаулары, бердәм булулары бик сокландыра. Ул төнне аэроэкспресс белән аэропорт тирәсендәге таксиларның да бушлай эшләүләре куандыра. Ике ел элек Мәскәү аэропортында теракт вакытында таксистларның бәяләрне берничә мәртәбә күтәреп куюлары байтак канәгатьсезлек һәм гаугалар куптарган иде. Безнекеләр исә кеше кайгысыннан үзләренә файда ясамыйча, чын кешеләр булуларын дәлилләделәр.
Кеше хәленә керә белүчеләр арасына «сөяксез телләр», «черек җаннар» кысылмыйча булдырамы соң инде? Социаль челтәрләрдә теләктәшлек белдерүгә багышланган төркемнәргә андый затлар да тыкшынмыйча калмады. Якшәмбе кичендә яңгыраган канәгатьсезлек чаткылары аеруча да «Беренче канал»ның кич белән эфирга чыгарырга тиешле «КВН» тапшыруын күрсәтмәвенә бәйле иде. Канал шушы гамәле белән Татарстанга теләктәшлеген белдерде. Программадагы бу үзгәреш күңелләренә хуш килмәгәннәрнең иң йомшак дигән хәбәрләренең генә дә эчтәлекләре мондыйрак: «Кемнеңдер башына бәла төшкән, дип, бөтенебез дә кайгырып утырыйкмы инде хәзер?» яки «Ниндидер Казанда самолет һәлакәтендә безнең ни эшебез бар?!» һ.б. Хәбәрләрдә сүгенү сүзләре дә тулып ята. Кеше кайгысына шундый мөнәсәбәтләрен күреп, ул бәндәләргә Аллаһ охшаш бәлаләр насыйп итмәсен иде, дип кенә телисе кала.
«Твиттер» социаль челтәрендәге язмаларга да тукталып үтәсе килә. Президент Рөстәм Миңнехановның әлеге сайттагы бите кайгысын уртаклашучыларның хәбәрләре белән тулы. Һәлакәттә хатынын һәм үги кызын югалткан Роман Скворцов үз битенә: «Бер генә сорау: алга таба ни өчен яшәргә?» - дип язып элгән. Ә үзенең төртмә теле белән данлыклы алып баручы Ксения Собчак болай яза: «Казанга бәйле яңалыкта бер генә яхшы хәбәр (шулай дип әйтергә яраса инде, әлбәттә) бар: республика Президентының улы гадәти рейс самолетында очкан…» Интернеттагы язмаларда менә шулай әрнү тулы хәбәрләр тулы битарафлык чагылышы белән чиратлашып бара.
Алла саклаган!
Ходайның кодрәте белән генә һәлакәт корбаннарының исемлеге тагын берничә билгеле кешеләрнең исемнәре белән тулыланмыйча калган. Гадәттә эшлекле сәфәрләрендә үзен гел озата йөрүче хатынын Ирек Миңнеханов бу юлы үзе белән алмаган. Көмәнле Антония Гишарны, әлеге хәлеңдә самолетта очу зыянлы, дип, Ирек Казанда калырга күндергән. Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге рейс белән җырчы Салават Фәтхетдинов һәм аның баянчысы Альфред Якшимбетов та очарга тиеш булган, тик алар соңга калган.
«ProKazan» сайты авиаһәлакәттә вафат булучыларның исемлеген чыгарды. Очкыч бортында барлыгы 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы булган. Исемлектә алар туган еллары белән бирелә. «Мәскәү - Казан» рейсына теркәлгән кешеләрнең исемлеге «Татарстан» авиакомпаниясе сайтыннан алынган.
Рейска теркәлгән пассажирлар исемлеге:
Александр Антонов 01.01.1957
Ирек Миңнеханов 04.03.1989
Алия Әхмәтшина 23.07.1990
Наталья Акулинина 21.08.1987
Дарья Арташина 07.09.2002
Резеда Фазлыева 12.07.1959
Диана Гаджиева 10.05.1955
Алина Кашапова 27.06.1998
Рустам Гужиев 27.02.1982
Юрий Ляшин 12.04.1976
Ольга Морозова 08.02.1960
Руслан Назяров 17.09.1973
Маргарита Ошуркова 22.06.1958
Роман Пархоменко 20.02.1986
Гөлнара Рәшитова 15.07.1991
Диана Сафиуллина 09.10.1989
Виктория Щукина 01.10.1977
Эллина Скворцова 08.06.1976
Анастасия Стерхова 23.01.1990
Денис Вапрентцев 02.10.1984
Венера Зарипова 07.09.1988
Альбина Зарипова 21.01.1980
Виктория Згурцкая 30.08.1969
Донна Каролина Булл 14.02.1960
Геннадий Макаров 31.10.1965
Павел Прокофьев 15.01.1974
Айрат Садретдинов 16.02.1984
Николай Смолентцев 19.04.1964
Елена Смолентцева 29.05.1966
Яна Баранова 15.08.1987
Юрий Бурдин 25.12.1967
Наталья Дрантусова 04.05.1971
Ирина Ивашкевич 20.09.1979
Мстислав Камашев 15.10.1986
Алинә Хафизова 10.09.1987
Евгений Князев 07.02.1955
Анна Кучерова 18.04.1990
Елена Кузнецова 11.06.1971
Татьяна Мангушева 17.09.1949
Дмитрий Музичук 30.05.1986
Булат Сафин 24.05.1986
Александр Янкиляйкис 03.02.1977
Абдулла Сибгатуллин 20 дек.
Мария Сибгатуллина 13 гыйн.
Экипаж әгъзалары:
Командир
Салихов Рөстәм Габдрахман улы 11.06.1966
Икенче пилот
Гуцул Виктор Никифорович 12.06.1966
Өлкән бортпроводник
Зарифуллина Нурия Дафият кызы 30.09.1957
Бортпроводник
Гарифуллина Инга Рафаил кызы 06.02.1971
Бортпроводник
Кабанова Ольга Станиславовна 22.04.1988
Бортпроводник
Хәйдәров Дамир Фардат улы 20.09.1987
PS. «Шәһри Казан» газетасы редакциясе әлеге коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм дусларын югалткан кешеләрнең һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның олы кайгыларын уртаклаша. Ходай сабырлык бирсен!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар