Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен хәтерлисезме? Андагы Нәҗибә Ихсанова ролен дә хәтерлисез инде алайса. Аның вакытыннан алда картайган иренә әйткән сүзе күпләрнең канатлы гыйбарәсенә әйләнде: «Үүлиеммм». Мин дә еш кабатларга яратам ул сүзне. Яшь җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән берничә кат әңгәмә корырга җыенгач та кабатлап алырга туры килде. Инде күптән...
- Мари Эл Республикасы егете мин, - дип башлады сүзен Ришат. - Бәрәңге районы Назарбаш авылында туып үстем. Карт та түгел, яшь тә түгелмен - 1989 елгы. Ике абыем бар. Әти быел җәй көне үлеп китте, әнием исән-сау, Аллага шөкер. Пенсиядә.
- Җыр дөньясына ничек килдең?
- Мин көрәш белән шөгыльләнеп үстем. Беренче урыннар алмасам, абсолют батыр калганым булмаса да, бәйгеләрдән икенче-өченче урыннар белән кайта идем. Ә ул җиңел хезмәт түгел, физик көч таләп итүче өлкә. Һәм көннәрдән бер көнне микрофонның җиңелрәк икәнен аңладым... Көрәштән киттем дә документларымны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына илтеп тапшырдым.
- Бәхет ишелеп төшеп, Салават Фәтхетдинов укучысы да булып куйдың. Салават абыең төркемендә эшләргә үзе чакырдымы?
- Салават абый укытучы да, әти дә булды. «Синең тавышың бар, җырла», - диде. Төркемендә эшләргә теләп, мин аңа мөрәҗәгать иттем. Аның белән ике ел эшләдем. Әмма гел анда гына йөреп булмый - үземнең аерым үсәсем килде. Хәзер менә ике еллап үз иҗатымда гына.
- Салават тавышыннан гына арынып бетә алмыйсың бугай?
- Әйтәләр бит - чир китә, гадәт китми дип. Тавышы да, сүгенүе дә күчте (көлә). Инде тавыш охшашлыгыннан котылып беттем, дип уйлаган идем - әле һаман калганмыни?
- Ә Салаватка охшамаган, шәхси сыйфатларың нидән гыйбарәт?
- Мин аралашучан, гади, елмаеп яшим. Менә быел әтине югалткач кына канатлар каерылды бераз, ничә яшьтә булса да, якыннарны югалту кыен. Әле ярый эшем бар, дим.
- Бу урында, әле ярый гаиләм бар, дигәне дә килешер иде үзеңә...
- Өйләнергә берничә кат барып җиттем инде мин. Ул чикне генә атлап чыгып җиткән юк. Бик тирән беренче мәхәббәт ярасы үзенекен итә, күрәсең...
- Сәхнә сине үзгәрттеме?
- Үзгәртте. Яхшы якка дип уйлыйм үзе - матур итеп сөйләшергә, үз-үзеңне культуралы тотарга.
- Берочтан «йолдыз чир»ле дә иттеме?
- Миндә андый чир юк. Үз-үземне таптым, тамашачым бар, ә «йолдызлык» йокмады. Шоу-бизнес ул бит шундый дөнья - анда нык торырга кирәк, шуңа ул дөньяда дуслар да булмый. «Исәнме» дә «сау бул» гына.
- Кемгәдер буйсынып эшләү кыен түгелме соң?
- Юк, миңа «Барс Медиа» компаниясендә эшләү бик ошый. Ул көчле коллектив. Үзем генә булсам, раскрутка, реклама өчен күпме акча, тырышлык түгәргә туры килер иде миңа. Ә болай бердәмлектә көч. Алар миңа булыша, мин аларны эшле итәм, дигәндәй.
- Кемнәрдер еллар буе көткән «Алтын Барс»ны син алырга да өлгердең инде. Мин әле сиңа иртә дип исәплим, ә син?
- Мин аңа үземне лаеклы, дип саныйм. Танылган җырларым бар, менә альбом чыкты - «Әле ярый син очрадың» дигән әлеге җыентыкка халык яраткан 16 җыр керде. Ф.Мортазин, А.Тимербаев, Р.Әсхәдуллин, З.Хәйретдинов иҗатын яратам. Мин тудырган халыкчан образны тамашачы яратып кабул итә.
- Яңа елның яңа карлары белән үзеңә ниләр телисең дә тормыштан ниләр көтәсең, Ришат?
- Тамашачы каршысында танылган булуымны, Татарстанның халык артисты булуымны телим. Дөньялар имин булып, тату гомер итик, һәркемнең хыялы чынга ашсын!
Комментарийлар