Шәһри Казан

Мин – Дизель, ә ул – Эвелина

Яңа туган балага исем сайлау бик җаваплы эш. Соңгы вакытта татар халкының традицион исемнәренә игътибар артты. Әти-әниләр исемнең яңгырашы белән генә түгел, мәгънәсе белән дә кызыксына башладылар. Чөнки исем ул - кешене тәкъдим итүче иң әһәмиятле атрибутларның берсе. Җитмәсә, аның белән гомер буе яшисе дә бар бит әле.

Бала вакытта мин үз исемемне ник шулай кушканнарын аңлап бетерә алмый идем. Ямьсезлектән түгел, Лилия - яңгырашлы исем, минем кебек матур кызларга бик тә килешә, җитмәсә, чәчәкне аңлата. Тик без - Лилияләр сыйныфта өчәү идек. Күпкә китсә, кызыгы бетә, диләрме әле. Уңай яклары да бар иде, әлбәттә. Мәсәлән, дәрескә бик үк әзер булмаган вакытларда укытучының: «Лилия, әйдәле, такта янына чык», - дигән сүзен аңламаганга, ишетмәмешкә салышасың, тик кенә утыруыңны беләсең. Янәсе, Лилия мин генә түгел, башкасына әйтәдер. Гәрчә үзеңә атап әйтелгәнен тәгаен белсәң дә. Ярдәме тия, кайвакыт укытучы да ялгышлык белән башын күтәргән башка Лилиягә игътибарын күчерә иде.
Ни генә дисәң дә, Лилия дип атауларына куана идем мин. Бигрәк тә югары уку йортына укырга кереп, Велер, Зеленалар белән бергә укый башлаганнан соң. Велер димәктән, Актаныш районына кунакка кайтып, дус кызымның әти-әнисе, туганнары, күршеләре белән танышкач, бу исем миңа ярыйсы гына кебек тоела башлады. Авылда ишеткән исемнәр аны бәреп егарлык иделәр: Дизель, Эллина, Рафинат, Фирнат, Фиалет, тагын әллә кемнәр. Вәт, ичмасам, исемнәр! Кайлардан табып бетерделәр икән?! Безнең татар бигрәк иҗади, уйлап табучан халык инде ул, бер генә матур сүзне дә әрәм итми. Алай дисәң, башка милләтләрдә дә андый мәгънәсез исемнәр кушу гадәте бар икән. Руслардагы Сусанна, Герман, Николь, Виагра, Приватизация, тувалардагы Конфета, Комбайн, Мастер, Март һ.б. Хәтта берәү (бик ватанпәрвәр кеше булгандыр инде) кызын Россия дип тә атаган.
Шунысы кызганыч, кайбер ата-аналар балага исем кушканда беренче чиратта аның яңгырашына игътибар итәләр. Исемнең мәгънәсе читтәрәк кала. Чөнки, шулай булмаса, Аида (үлем патшалыгы башлыгы Аид һәм патшабикә Персефонаның үлгәннән соң җан тынычлыгы тапмаган кызларының исеме), Эвелина (шайтан), Вил (кельтларда җәһәннәм Алласы) кебек исемнәрне кушмаслар иде. Бер ата: «Әй, бала-чагага ярамаган тагын», - дип әйткән ди бит. Шуның кебек, кеше тормышындагы гаять мөһим бу эшкә акылсыз рәвештә якын килү һич тә гафу ителмәслек нәрсә. Берзаман, бераз үскәч, бала үзенә ни өчен нәкъ менә шул исемне кушулары белән кызыксына башлаячак. Әти-әни моңа алдан ук әзер булып торырга тиеш. Һәм «Тоттык та куштык инде шунда» яисә «Сәрия ярыйсы гына исем бит инде» дип кенә котылырга һич ярамый. Бала үзенең бу тормышта кадерле, газиз, кирәкле икәнен тоярлык булсын, исемен дә яратып кушуларын аңласын. Мәсәлән, «Апаң синең кыз бала булып тууыңны бик теләде, ул алдан ук үзенең дус кызының исемен әзерләп куйды; бу исем безгә дә бик ошады», дип, яки «Дөньядагы иң матур кызга иң матур исемне кушарга булдык», «Безнең урамда бик матур, ягымлы һәм акыллы кыз бар иде, шуның кебек булсын дип куштык» һ.б. дияргә мөмкин. Иң әһәмиятлесе - ул бала ышанырлык, хак сүз һәм бала үзенең исеме белән горурланып яшәрлек булсын.
Горурланып дигәннән... Кеше исемне гомере буе йөртә. Бик сирәк очракларда гына аны алмаштыру, икенче бер исем алу очраклары күзәтелә. Шуңа күрә исемне сайлаганда күңелгә ятышлы, бала вакытта матур, олыгайгач та кыенсынырлык булмасын. Соңгы вакытларда бер чиктән икенчесенә ташланулар да очраштыргалый. Мәсәлән, Габделгазиз, Мөхәммәтсадыйк кебек исемнәрне кушканда (алар, әлбәттә, бик матур һәм татарның борынгы гореф-гадәтләренә туры килә), яшьтәшләре арасында аны Газиз, Садыйк дип атап йөртү отышлырак. Чөнки коллективтагы барлык балалар да андый үзенчәлекле исемгә ия түгел, алар бер-берсен үртәргә дә күп сорамыйлар.
Галимнәр кешенең исеме аның үзенә дә йогынты ясый дигән фикердә торалар. Шуңа күрә, кыз балага кушылган исемнең чәчәк кебек матур, йомшак искән җил кебек ягымлы булуы, ә малайларныкының, киресенчә, кыюлыкка-батырлыкка, горурлыкка ишарә итүе мәҗбүри. Шулай түгел икән, ирдәүкә кызлар, йомшак холыклы, җебегән егетләр үсеп җитүен көт тә тор.
Бер карасаң, әллә ни зур эш түгел дә кебек бу исем сайлаулары. Әмма чынлап торып уйласаң, моның кеше тормышындагы иң беренче үтә дә мөһим һәм җаваплы эш икәненә инанасың. «Исемең матур, кемнәр куйган», - дип яратып җырларлык булсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: