Интернетсыз яшәп буламыни ул? Әлеге уңайдан «Җәмәгатьчелек фикере» фонды сораштыру уздырган. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, интернеттан кулланучыларның 43 проценты бер көн яки аннан да күбрәк вакытка интернетларын сүндереп караган.
83 проценты «интернетсыз авыр икән» дигән фикергә килгән. Калган 7 проценты гына рәхәтләнеп ял иткән. 77 проценты «социаль челтәрләрдән һичшиксез ял итәргә кирәк» дигән фикерне белдергән.
Интернет куркынычсызлыгы үзәге координаторы Урван Парфентьев сүзләренчә, онлайннан китү ул – организмның нормаль реакциясе, ул гына да түгел, җәмгыятьнең сәламәтләнә баруы. Моңа сөенергә кирәк, чөнки соңгы елларда интернет бәйлелеккә эләгүчеләрнең саны артып китте, ди ул. Социологлар да килешә аның сүзләре белән. Россия халкының 8,5 проценты бүген интернет бәйлелектә, ди алар.
Халыкның социаль челтәрләрдән кача башлавына килгәндә, «Җәмәгатьчелек фикере» фонды белгече Лариса Паутова әйтүенчә, кешеләр социаль челтәрләрдән китә һәм... кире кайта, әмма алар бу юлы инде үзләренә кирәкле контентны гына сайлый. Моны бәйрәм ашы белән чагыштырырга була. Бәйрәм табынында булган бөтен әйберне дә ашап карыйсы килә, тегесен, монысын ашыйсың. Тамак туя, ашказанына ризык бармый башлый. Ачыкканнан соң исә сайлап кына ашый башлыйсың, сәламәт ризык эзлисең. Ә ризыкка ихтыяҗ барыбер кала.
Офлайн лагерь
Өлкәннәр өчен «ВсеВыклечено» дип аталган офлайн-лагерь оештырган Казан эшмәкәре Дмитрий Никитин да шундый фикердә.
– Халык социаль челтәрләрдән китә дип уйламыйм мин. Кеше олыгая, зәвыгы үзгәрә, үзенә уңайлы сервис эзли башлый. Шул рәвешле ул бер социаль челтәрдән икенчесенә күчәргә мөмкин. Яки булмаса социаль челтәрләрне алыштыра торган сервислар, әйтик, телеграм куллана, – ди ул.
Дмитрий интернет бәйлелектән котылырга ярдәм итә торган социаль проект булдырган.
– Заманча технологияләр һәм мәгълүматларның тәэсирен үзем дә бик нык сиздем. 2013-2014 елларда гражданлык журналистикасы белән актив шөгыльләндем. Төрле басмалар өчен социаль-сәяси эчтәлектәге язмалар яздым. Тәүлек буе интернеттан бертуктаусыз хәбәрләр карап утырып, көн дәвамында килеп ирешкән мәгълүмати агымның тора-бара үземә зыян китерүен аңладым. Шуннан технологияләрнең кешегә тәэсирен өйрәнә башладым. 2014 елда интернетка бәйле булган кешеләр өчен психологик кабинет ачтым. Башта ул коммерцияле үзәк иде, хәзер ул социаль проектка әйләнде. Интернет бәйлелек, технологияләрнең кешегә тәэсире турында лекцияләр укыйбыз, – ди ул.
Дмитрий фикеренчә, интернетка бәйлелектән кеше үзе генә арына алмый. Интернетны сүндереп кую, спорт белән шөгыльләнү, китап уку кебек киңәшләр мондый очракта ярдәм итми. Моңардан белгечләр булышлыгы белән генә котылып була. Шуның өстенә, интернетка бәйле кеше үзенең ярдәмгә мохтаҗ булуын аңламый да.
– Аңа якыннары гына ярдәм итә ала, әмма проблемасы булган әлеге кеше аларга күп очракта усаллык, агрессия белән җавап кайтара яки аралашудан туктый. Белгечкә мөрәҗәгать итмичә булмый. Әгәр дә инде кеше үзенең проблемасын аңлый икән, якыннары аңа булыша ала. Әйтик, аның белән күбрәк аралашалар, спортка җәлеп итәләр. Тик бу вакытта да интернетка бәйле кешенең берәр башка проблемасы чыгарга һәм ул барысына да кул селтәп, кабат виртуаль чынбарлыкка әйләнеп кайтырга мөмкин. Ни өченме? Чөнки кешенең интернетка бәйле булу проблемасы тирәннән өйрәнелмәгән, ул ни өчен интернетка «киткән» – сорау ачык кала. Барыбер профессиональ ярдәм таләп ителә. Интернетка бәйлелек күп төрле була. Шуның берсе – компьютер уеннарына. Әлеге бәйлелек күп очракта аракыга яки наркотикларга бәйлелеккә әверелә. Шуңа да психологик үзәккә күбесенчә компьютерга бәйле булган балаларның әниләре мөрәҗәгать итә. Без үзебез дә ата-аналар белән эшләргә тырышабыз, лекцияләр укыйбыз, – ди Дмитрий.
– Кешенең интернет бәйлелеккә эләгүен ничек белергә?
– Әгәр дә ул сезгә зыян сала башлый икән, димәк, сез бәйле. Әйтик, чынбарлыктагы дусларыгыз белән аралашудан туктау. Игътибарсызлык, хәтер бетү дә аның билгесе булырга мөмкин. Әледән-әле интернетка керәсе килү, мөһим эшләрне ташлап, компьютерда уйнау. Кайберәүләр хәтта йокларга да ятмый, ашауны да оныта. Кешегә кисәтү ясагач, ул ачулана, агрессия белдерә башлый икән, белгечкә мөрәҗәгать итегез.
Дмитрийның проектлары моның белән генә бетми, узган ел ул офлайн лагерь оештырган. Анысы гаджетлардан, компьютердан ял итәргә теләүчеләр өчен. Анда төп шарт – эш турында сөйләшмәү һәм телефон, исерткеч эчемлекләр кулланмау.
– Лагерьга килгән кеше чынбарлык белән яшәргә тиеш. Моның өчен стресстан арындыра торган күңел ачу чаралары оештырабыз. Күп кенә кызыклы мәгълүматлар бирәбез, лекцияләр укыйбыз. Кырыс табигать шартларында яшәргә өйрәнәләр, өстәл уеннары уйныйлар, төрле конкурслар, мастер-классларда катнашалар. Теләгән кеше тынычлыкта калып китап укый ала. Бер смена үз эченә ике көн һәм ике төнне ала. Җомга көнне кич белән килеп, ял көнне шулай ук кич белән китәләр. Аннан да күбрәк сменалар да була. Күп кеше интернеттан нәрсәдер күрми, укымый калудан курка. Без үзебезнең лекцияләрдә шул куркудан арынырга өйрәтәбез, – ди ул.
Лагерьның юллама бәясе – 5000-6000, әлеге бәягә юл, яшәү һәм ашау кергән. Ул Мари Эл урманында урнашкан. Бер смена Грузиядә булган. Кыш көне шәһәр читендәге йортта яшәгәннәр. Үткән елны анда биш сменада 100ләп кеше ял иткән, алар арасында Мәскәү, Петербург кешеләре дә булган.
Мактатасы килә!
Социаль челтәрләр тормышыбызда торган саен күбрәк урын ала бара. Аның файдасы күп, әлбәттә, аралашу мөмкинлекләрен арттыра, дөньяның икенче чигендәге кеше белән аралашасың, күп кенә кызыклы, файдалы мәгълүмат аласың, шунда ук игъланнар бирәсең, интернет аша гына консультация аласың, интернет аша сатып алулар да популярлашты. Шул ук вакытта күпләр социаль челтәрләрдә фәкать үзен «рекламалый». Кирәксә-кирәкмәсә дә һәр адымы турында сөйләп, көненә берничә фотосын элеп бара. Психолог Алсу Талибуллина фикеренчә, үз тормышыңның матур якларын күрсәтү яки һәрбер адымың турында сөйләүнең төрле психологик сәбәпләре бар.
– Беренчедән, бала чакта кеше үзенә карата игьтибар тоймаса яки аның сүзләре беркемгә дә мөһим булмаса, үзен яхшы яктан күрсәтәсе, мактатасы килә. Шулай ук кешегә аралашу да җитмәскә мөмкин, аның кемгә дә булса үзе турында күбрәк сөйлисе, соклану, хуплау, мактау сүзләре ишетәсе килә. Шулай ук көнчелек тә үзенә күрә бер этәргеч була ала. Кемнеңдер матур тормышын күзәткәннән соң, үзен дә ким хис итмәс өчен, матур фотоларын урнаштыручылар бар. Кеше фикеренә артык нык игътибар итүчеләр дә үзләренә хуплау сүзләре көтә. Шул рәвешле социаль челтәрләргә бәйлелек барлыкка килергә мөмкин. Интернет бәйлелекнең баштагы чорында берничә кайгыйдәне истә тотарга кирәк: телефонны карау вакытын чикләгез, аның өчен таймердан файдалана аласыз, чит кешеләрнең аккаунтларына кермәскә тырышыгыз. Аны күзәтеп барудан бернәрсәне дә югалтмавыгызны аңлагач, ул гадәтне онытасыз да, – ди ул.
Психолог интернет бәйлелек проблемасының бик актуаль булуын да искәртә. Спиртлы эчемлекләр яки наркотикларга бәйлелекне дәвалаган кебек, чит илләрдә интернет бәйлелекне дәвалаучы клиникалар ачыла башлады, ди ул.
«Киттем дә кайттым»
Җырчы Айгөл Бариева да моннан биш-алты ел элек социаль челтәрләрдәге аккаунтларын бетереп аткан иде. Моны ул виртуаль тормыштан туюы белән аңлатты. «Чын тормыш белән яшим, вакытымны файдалы әйберләргә сарыф итәм, күбрәк китаплар укый, театрларга йөри, дуслар белән күрешеп аралаша башладым», – дигән иде ул. Әмма Айгөл интернетсыз өч кенә ай яши алган.
– Интернетсыз яшәп булмаганын аңладым. Мин хәзер күбрәк инстаграмда утырам, «ВКонтакте»га һәм Фейсбукка бик сирәк керәм. Бөтен мәгълүматны интернет аша алам. Интернетка бәйлелегем барлыгын таныйм, әмма ул миңа зыян китерми, бөтен вакытымны шунда сарыф итәм, мөһим эшләрем дә эшләнмичә кала дип әйтә алмыйм. Барысына да өлгерәм. Мин интернеттан фәкать файда гына күрәм. Аның аша дуслар табам, алар белән аралашам. Чын тормышта да аралашырга вакыт табам. Фотолар телефоннан югала яки телефонны югалтып куям. Ә инстаграмда фотолар саклана, рецептларым да шунда ук кала. Бу – бик уңайлы. Интернетсыз яши аласыңмы дисәләр, юк һәм тагын бер кабат юк! – ди җырчы.
Абау!
2015 елда Башкортстанның Өчиле районында яшәүче 17 яшьлек егет интернет бәйлелектән үлеп киткән. Ул, аягын имгәтеп, озак вакыт өйдә утырырга мәҗбүр булган. Төннәрен компьютерда уйнарга яраткан. 2014 елдан бирле аның 2000 сәгатьтән артык компьютер артында утыруын исәпләп чыгарганнар. Үләсе көнне дә егет монитор экраны каршында утырган. Кинәт аңын югалтып егылгач, туганнары «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртканнар, әмма табиблар егетнең гомерен саклап кала алмаган.
Интернет бәйлелекнең җитди авыру булуын иң беренче булып Кытайда таныганнар. Анда 100 млн кеше интернеттан куллана. Анда интернет бәйлелектән дәвалый торган клиникалар да шактый. Анда көненә 60тан алып 280 кешегә кадәр дәвалана. Пациентларның уртача яше – 12-24 яшь. Аларның бик сирәге генә клиникага үз теләге белән килә ди.
Америкада кайбер отельләрдә смартфон, гаджет, ноутбуклардан кулланмаган кешеләргә хәтта ташламалар каралган. Номерларда хәтта телевизорлар да юк ди. Аның каравы клиентларга өстәл уеннары, велосипед, спа-процедуралар тәкъдим ителә.
Статистика буенча, социаль челтәрләрдән иң күп кулланучы илләр: Филиппин (93 процент) һәм Кытай (58 процент).
Комментарийлар