16+

Мин сагынам сине, УНИВЕРСИАДА!

«Телеграмм баганасы чәчәк аткач, кайтырбыз» дип җырлаганнар ди әти-бабайлар сугышка киткәндә. Телеграмм баганасы чәчәк атмаячак, кире көтмәгез... Универсиада дигәннәре вакытында хәтта шул телеграмм баганалары чәчәк атты бит, әй! Телеграмм баганаларындагы кәрзиннәрдә шау чәчәк аткан гөлләр торасын белгән булсалар, бабайлар да өметсезлекне башкачарак бәяләгән булырлар иде.

Мин сагынам сине, УНИВЕРСИАДА!

«Телеграмм баганасы чәчәк аткач, кайтырбыз» дип җырлаганнар ди әти-бабайлар сугышка киткәндә. Телеграмм баганасы чәчәк атмаячак, кире көтмәгез... Универсиада дигәннәре вакытында хәтта шул телеграмм баганалары чәчәк атты бит, әй! Телеграмм баганаларындагы кәрзиннәрдә шау чәчәк аткан гөлләр торасын белгән булсалар, бабайлар да өметсезлекне башкачарак бәяләгән булырлар иде.

Универсиада вакытында, аз гына булса да, бөтенләй башка шәһәр күреп калдык. Бүгенге Казан Казанмени ул! Менә Универсиада вакытында Казан Казан иде. Бәгъзе адәмнәр әллә ниләр белән куркыттылар, имеш, юл хәрәкәте инспекторлары тоташ бөтен кешенең «праваларын» алачаклар икән. Имеш, Казандагы халыкка рәт бетәчәк икән, имеш, терактлар булачак икән. Шулардан куркып, Универсиада вакытында чит илләргә ял итәргә китүчеләр дә булды. Әмма алар оттырдылар, чөнки Универсиада вакытындагы Казан без яратып һәм мактап сөйли торган чит илләрдән кайтыш түгел иде. Ун көн буе үз автомобилемдә Казан урамнарында йөргән кеше буларак, юл хәрәкәте инспекторларына карата да ниндидер дәгъва белдерә алмыйм. Урамнар киң, чиста, рәхәтләнеп йөрдем.
Универсиаданың мирасы булып киңәйтелгән юллар калды. Бер Универсиада проспекты гына ни тора - Таулардан Казан үзәгенә биш минутта килеп җитәргә була. Дөрес, юлларны аэропорттан шәһәргә килә торган итеп ясаганда, шул тирәдәге халыкны уйлап бетермәгәннәр, менә анысы ошамый. Мәсәлән, Сахаров урамында галәмәт ике этажлы юл ясадылар. Аэропорттан Казанга баручылар өчен уңай, ә менә Сахаров урамының башланган урынында яшәүче автомобиль йөртүче каршы яктагы йортка машина белән нидер илтергә уйласа, галәмәт зур юл үтәргә тиеш булып чыга. «Икеа» ягыннан килүчегә кирегә борылып китүе дә уңайсыз - юл аркылы эстакададан соңгы әйләнмә юлны харап итеп ташладылар, нигә тияргә иде инде анысына? Аэропорттан килүче юлны бушатабыз дип, калганнарын уйлап та тормаганнар, ахры.
Универсиада көннәрендә шәһәрдә моңарчы күзәтелмәгән күренеш - махсус киемнәрдәге волонтерлар төркемнәре йөри иде бит. Универсиада узганга бер ел, ә шул киемнәрдә әле һаман да йөриләр. Бер абзыйда универсиада волонтерының сары рюкзагын күреп сораган идем, бер мең сумга сатып алган икән. Менә бит, кеше өчен Универсиаданың бәясе нинди! Шул Универсиада волонтерларын тагын бер кайтарасы иде, шәһәрне бизәп йөри иде ул кызлар-егетләр.
Универсиада узган шәһәр дип, шәһәрдә фатир бәяләре, фатир арендалау хаклары да арткан иде. Бәянең шундый үзенчәлеге бар - ул бер күтәрелсә, төшә белми. Универсиада узды, ә бәяләр шул килеш калды... Уфа, Самара кебек шәһәрләр белән чагыштырганда, безнең Казанда фатир арендалау якынча чирек тапкырга кыйммәтрәк. Казанга туристлар чакырабыз чакыруын, аларның килгәнен дә яратабыз, ә шуларга яраклы арзанлы кунакханәләр булдыру идеясе әле һаман да тормышка ашмый. Уфадан танышым Рәмзит шалтырата берзаман:
- Бисәмде балалар менән өс көнгә Казанга авкапаркка йибәрмәкһе инем, белеш әле кунакханә хакларын.
Мин белешкән идем, әттәгенәсе!
- Рәмзит, Уфага аквапарк салып кую арзанракка төшә, - дидем.
Санап карагач, теге дә күнде. Уфага аквапарк салмады инде, бер барып кайтыр өчен нәрсәгә мәшәкатьләнеп ятарга. Рәмзит бичәсен Төркиягә җибәрде - абзар артындагы Казанга караганда авиабилет, кунакханә хакы белән диңгез артындагы Төркия арзанрак булып чыкты.
Авиабилет дигәннән, Универсиаданың миңа иң ошаган әйбере - аэропортка вокзалдан барып булу мөмкинлеге. Шәһәр үзәгендәге вокзалдан утырдың киттең. Элек аэропортка бару юлы шул бер такси иде, хакы 500 сум. Аэроэкспресс дип аталган поезд булгач, бер кайгырасы юк ул хакта.
«Синергетик эффект» дигән төшенчә бар икътисадта. Гади генә тел белән әйткәндә, турыдан-туры катнашы булмаган нәтиҗәне шулай атыйлар. Мәсәлән, Казанда яңа юл салып куйсаң, аның хакын әйтеп була, анысы турыдан-туры нәтиҗә. Ә менә Казанда яңа юл булу аркасында чимал куллану арта, бу үз чиратында яңа оешмалар барлыкка килүгә китерә, Казан кәттә шәһәр икән дип туристлар килә - болары «синергетик эффект» дип атала. Анысының күпме табыш китерүен санап һәм исәпләп чыгару бик авыр. Шулай да бу атнада Универсиаданың Казанга китергән табышын исәпләп чыгардылар - 10 миллиард сум. 6,2 миллиард сумы - Универсиада узган вакытта профессиональ хезмәт күрсәтү (мәсәлән, кунакханәләр, рестораннар алган табыш), 4,6 миллиард сумы - Универсиада «тузаныннан» кергән табыш. Казанның 2014 елгы бюджеты 14 миллиард сум икәнне исәпкә алсак, кечкенә түгел.
Универсиада җиле тагын бер нәтиҗә калдыргандыр. Бөтен дөньяны җыеп бәйрәм уздыргач, машина йөртүчеләр шәһәрдә үзләрен бераз культуралырак йөртергә өйрәнде бугай. Һәрхәлдә, минем үземә шулай тоела.

Казанда 36 яңа спорт корылмасы, 14 кунакханә, 11 транспорт чишелеше һәм 41 җәяүле өчен юл кичүе, 23 шәһәр юлы, 88,384 чакрым оызынлыгында 72 шәһәр урамы төзелде һәм төзекләндерелде.
Уеннарда 160 илдән 11778 спортчы катнашты.
Башкалага 150 меңнән артык кунак һәм туристлар килде.
800 меңнән артык билет сатылды.
Һәркөнне шәһәр тынычлыгын 4 меңнән артык полиция хезмәткәре саклады.
Универсиаданың ачылу тантанасын 1 миллиард кеше карады, 1270 артист һәм 7 000 спортчы катнашты. Ябылу тантанасын 1,5 миллиард кеше карады, 500 артист һәм 4100 спортчы катнашты.
Универсиадада 67 рекорд куелды.
Россиядән 662 спортчы, 292 медаль яулап (155 алтын), команда беренчелегенә чыкты.
Россия командасы составында 54 спортчы Татарстаннан иде. Алар 20 алтын, 10 көмеш, 10 бронза медаль яулады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading