16+

«Мин туристлар чират торыр дип уйлаган идем»

«Шундый объектлар төзеп куйдык. Мин туристлар чират торыр дип уйлаган идем, тик моны күрмим», - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә узган ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрне яңадан торгызу буенча «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советының утырышында. Болгар һәм Свияжскида туристлыкны үстерү бүген аерым мәсьәлә булып тора. М.Шәймиев әйткәнчә,...

2013 елда Болгар һәм Свияжскида нинди объектларның төзекләндереләчәген исә ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, «Яңарыш» фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр итте. Болгарда берничә мөһим объектны төзеп бетерү төп бурыч булып тора. Музей комплексы белән берләштерелгән Елга вокзалын, фестиваль-вакыйгалар комплексын төзеп бетерәсе бар, шулай ук планда «Габдрахман сәхабә коесы» комплексы территориясен яхшырту һәм реконструкцияләү, фәнни археология базасы, Көнбатыш һәм Көнчыгыш капкалар төзелеп бетәргә тиеш, Рабига күлен чистарту эшләре дә ниятләнелгән. Шуны да әйтеп китү мөһим: быел Казанда Универсиада узу сәбәпле, Изге Болгар җыенын майның өченче декадасында үткәрергә уйлыйлар.
Свияжск утрау-шәһәрчегендә исә гражданнар һәм торак архитектура һәйкәлләрен - Гражданнар сугышы музеен, Тимофеев-Терентьев-Бровкин йортын, Екатерина баскычын, земство хастаханәсен, өяз училищесын торгызу эшләре көтелә.
Билгеле булганча, Болгар һәм Свияжскины Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү тәкъдим ителде, материаллар ЮНЕСКО комитетына юлланган. М.Шәймиев әйтүе буенча, экспертларның бәяләмәсе нигездә уңай, әмма ЮНЕСКОның бертөркем институтлары материалларны өйрәнүне дәвам итә һәм үзләренең искәрмәләрен җиткерә, диелә М.Шәймиевнең рәсми сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading