Шәһри Казан

МИН ҮЗ-ҮЗЕМӘ ОХШАГАН

Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы БИКЧӘНТӘЕВ гаҗәеп киңкырлы шәхес. Аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп яшьтәшләрчә сөйләшеп утырып була. Матур әдәбиятмы ул, матбугатның чуктин-чук төрләре булсынмы - Фәрит абый алар белән якыннан таныш. «Күңел тәрәзәсе» белән кунакка баргач,...

- Фәрит абый, һәр чишмәнең үз чыганагы дигәндәй - талант дигәннәре Сезгә кемнән күчкән - әти-әниегез тамырыннанмы, әллә һәр талант Ходай Тәгалә рәхмәте генә була аламы?
- Икесе дә бар. Аны аерып, әти-әнидән, Ходайдан гына дип тә булмый. Талантның ачылып китүе юлыңда нинди кешеләр очравына, аларның синең язмышыңа нинди йогынты ясавына да бәйле бит ул. Минем очракта да ул олы шәхесләр исеме белән бәйле. Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев, Празат Исәнбәт...
- Бу исемлектә, һичшиксез, Наилә Гәрәева исеме дә бардыр. Әниегез йогынтысы булмаса, татар театры дөньясына кереп китәр идегезме икән?
- Юктыр, кереп китмәгән булыр идем. Мин сайлаган юлда әнинең йогынтысы бик көчле булды. Ул үз максатына ирешә торган, үз янындагыларны да гел формада тотучы, максатчан булырга өйрәтүче кеше. Ул үзе менә шундый инде - Наилә Гәрәева! Әни бик көчле рухлы, тынгысыз кеше. Русча әйтсәң, расслабиться не дает.
- Ә Сез кемгә охшаган - әтиегез Рәфкать Бикчәнтәевкәме, әниегез Наилә ханымгамы?
- Мин үз-үземә охшаган. Бу яшьтә үзеңнең кемгә охшаганыңны әйтеп булмый инде ул. Икесенекен дә алганмындыр. Әтине яшүсмер вакытта ук югалткач, бик яхшы хәтерлим дип әйтә алмыйм. Аның белән эшләгән хезмәттәшләре, дусларыннан гына беләм дисәм дә була. Пластикам, хәрәкәтләрем Бикчәнтәйнеке диләр анысы... Төрлесе бардыр инде. Сәнгать кешесе болай да берьяклы гына була алмый.
- Аеруча шәһәрдә туып үскән кеше өчендер. Әниегез урам тәрбиясеннән ничек саклый алды?
- Саклый алганча саклады. Әмма мин барыбер анда кереп чыктым. Егет кеше бит ул аерым бер яшькә җиткәч, мөстәкыйльлеккә омтыла башлый. Әмма миндә ниндидер эчке акыл яшәгән, күрәсең, мин әнигә җиңел түгел икәнен бик яхшы белә идем. Берүзе бала үстергән, актив рәвештә театрда эшләгән кешегә тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Шуларны күреп, үзеңне иярләргә өйрәнәсең инде. Аннан, миңа тормышта гел яхшы кешеләр генә очрады, дусларым Рифат Йосыпов, Роберт Мортазиннар әйбәт булды.
- Ә мин барыбер шәһәрдә үскән егетнең татар театрына юл тотуын кабул итә алмыйм. Бу яктан мин Туфан Миңнуллин белән аваздашмындыр - шәһәр кешесе авылныкы кадәр үк тоемлый алмый кебек тоела...
- Ә беләсезме, безнең баш режиссерлар - Марсель абый булсынмы ул, Празат Исәнбәтме - бөтенесе дә Казанда туып үскәннәр. Әлбәттә, авылны тирәнтен аңлар өчен авылда туып үсү кирәк. Әмма минем әтием бит авыл кешесе. Аның туган авылы Бәрәскәдә (Әтнә районы. - Г.Җ.) мин дә ун еллар элек йорт сатып алдым. Бакчада казына башладым, авыл тормышы белән яшим, мин анда «авылдаш»ка әверелдем. Ә авыл кешесе белән шәһәр кешесенең аермасы бик зур, Туфан абый бу уңайдан хаклы. Әмма театр мәсьәләсенә килсәк, мин бит театрда үстем. Театр тумыштан кан тамырыма сеңгән.
- Балачакта татар телен ипилек-тозлык кына белгән шәһәр малаенамы?
- Минем бит театрда эшләү, театр училищесына укырга керү уемда да юк иде. Мәктәпне тәмамлауга музыка училищесына укырга керергә җыендым. Шул вакытта газетада театр училищесы курс җыя, дигән игълан күрдем дә, «каптым». Теләгемне кайтып әнигә әйттем, янәсе, мин театр училищесының рус бүлегенә укырга керәм. Әни шул вакытта кистереп әйтте: «Әтиең дә, әниең дә татар артистлары, керәсең икән, татар бүлегенә керәсең. Башкасын мин күтәрә алмаячакмын». Ә татар телен бик тиз үзләштердем. Мин бит җәйләрен авылда үскән егет, биш яшькә кадәр рус телен бөтенләй белми идем. Хәтта балалар бакчасына урнашканда, яныма бер нянька куйганнар иде - рус телендә бер кәлимә сүз аңламаган бала ич! Шуңа да училищеда укый башлау белән бер ел эчендә татар телен бик тиз отып алдым. Асия апа Хәйруллинага рәхмәт. Марсель абыйның да сүзе бер иде - татарча сөйләшегез. Ул вакытта бит урамда татарча сөйләшергә ярамый, вакытлы матбугат бер газета да, бер журнал дигәндәй. Шуңадырмы, Марсель Хәкимович «Казан утлары»ның һәр саны чыкканнан соң безгә имтихан оештыра иде. Ул яктан тәрбия каты булды. Коридорда берәребезнең русча сөйләшкәне колагына гына чалынсын, беттең. Аның бит тавышын гына ишетсәң дә калтырап төшәрлек иде...

Вьетнам армиясе
- Марсель абый театрга Сезне үзе кабул иттеме?
- Марсель абый заманында, Фәритне театр училищесына әзерләргә кирәк, дип әнигә әйткән иде. Әни шуны миңа кайтып әйткәч, мин шундук каршы төштем. Ул вакытта театрга йөрүдән бөтенләй туктаган идем. Кинәт туктадым да бераздан үзем театр училищесына барып кердем. Беренче имтиханга килгәндә миндә - чәч озын, аякта - боксерка, кулда - гитара... Асия апа Хәйруллина, ой, Рәфкать, тфү, Фәрит, дип, кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. (Алар әти белән бер курста укыган актерлар.) Ә бу вакытта Марсель абый гастрольләрдә иде, үзенә җыелган курсны ул сайлап алынгач кына күрде. Күрде дә: «Вьетнам армиясе җыйганнар икән миңа», - диде...
- Ике танылган артист баласы булгач, театрда Сезгә ташлама каралган идеме?
- Киресенчә булды бугай. Беренче курс ахырларында спектакльләрдә катнаша башладым. Наилә Гәрәева, Бикчәнтәй малае булгач, миңа бернәрсә дә кичерелми иде. Шулай берчак Празат абый җитәкчелегендәге бер репетициянең «читка»сы вакытында мин йокымсырап киткәнмен. Шуны күреп алган Празат абый рольдән төшерде дә калдырды. Әни килеп, син нәрсә инде, Празат, синең дустыңның малае, дип якламакчы булып караган иде, Празат абый: «Тем более!» - диде. Ул Гоцциның «Король олень» пьесасындагы Леандро - заманында әти уйнаган роль иде. Менә сиңа ташлама!
- Ә Сезгә барыбер актерлыкка караганда режиссерлык күбрәк ошый төшкән бугай?
- Режиссерлык минем уемда да юк иде. Марсель абыйның практикасы вакытында үзебез сайлап әсәрләр куя идек. Менә шунда миңа оештыру эше ошап китте. Әмма алай да, мин режиссер булачакмын, дигән катгый карар булмады, ул эшнең җиңел түгел икәнен чамалый идем.
- Режиссерлыктагы беренче ныклы адымыгыз өчен дә Сез Наилә Гәрәевага рәхмәтледер?
- «Бичура»ны театрга минем дустым - Мансур Гыйләҗев алып килгән иде. Бер өлеш труппа кешеләренә ул ошамаган, ә әнигә ошаган. Мин ул вакытта Мәскәүдә, ГИТИСның өченче курсын тәмамлаган идем. Әни миңа, әлеге әсәрне укып кара әле, дип почта аша җибәрде. Укып чыктым, миңа да ошады. Кайткач, Марсель абыйга кереп, мин «Бичура»ны куям, дидем. Ул гаҗәпләнде, әмма каршы төшмәде, үзеңә кара, диде. Әлеге әсәрне сайлап ялгышмадым дип саныйм. Әмма тамашачы аңа бик йөрмәде, репертуарда озак тоткарланмады. Вакыт узгач кына, о, нинди спектакль иде, дип сөйли башладылар.

Реклама

Өстәл астында - шигърият
- Театр Сезне ничек үзгәртте?

- Өченче курста мин театрның теориясенә кереп киттем - котырган кебек, баш күтәрмичә укый башладым. Берүзем генә өйдә булсам, өстәл астына кереп, Зөлфәт, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Роберт Әхмәтҗан шигырьләрен кычкырып-кычкырып укый идем. Белмим, нинди халәт булгандыр ул, анысын психологлар тикшерсен, әмма өстәл астына кереп укылган ул шигырьләр бөтенләй башкача яңгырый иде... Мин бүген дә үлеп шигърият яратам. Һаман да Зөлфәтне укыйм, Мөдәррисне яңартам, юк-юкта кулыма Хәсән Туфанны алам. Бүгенге буыннан Газинур Морат, Ркаил Зәйдулланы укыйм, яшьләрне яратам - Йолдыз, Рүзәл Мөхәммәтшин... Шигърият җирдән аера, җанны сафландыра димме...
- Алар янәшәсендә чит ил әдипләре иҗаты да бар дип беләм. Сезне хәтта берара татар әдәбиятыннан читләшеп, татар театры сәхнәсендә рус һәм чит ил авторларына өстенлек бирә, дип битәрләүчеләр дә булмады түгел.
- Мин хәзер дә чит ил әдәбиятына тартылам. Кайбер әсәрләрне кабаттан да укып чыгам. Ә бит аңа иң беренче чиратта безнең язучылар тартылырга тиеш. Аяз абый Гыйләҗевләрнең өендә күпме булдым - аның өе тулы чит ил драматургиясе, классикасы иде. Зөлфәтнең нинди гаҗәеп эрудит кеше икәнен искә алыгыз - аның өендә нинди генә әсәр, нинди генә китап юк иде! Гариф Ахунов дөнья әдәбияты белән янәшә атлады. Бүген дә без, бәлки, русларга кирәкмибездер дә - анысы аларның эше. Әмма безгә аларны белү кирәк! Чит ил әдәбиятын укымасам, надан булсам, мин кешегә нинди фикер әйтә алам? Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиевне дә мин Томас Маннар, Лев Толстойлар янәшәсендә шулай ук дөнья классикасы дип саныйм, һәм драматургияне сортларга аермыйм.
- Үз спектакльләрегезгә үзегез үк бусы «өч»лелек, бусы «биш»лелек дип билгеләр куясызмы?
- Була. Ниндидер спектакльләргә «өч»ле куясың, кайсына «дүрт»ле. Мин бит үземә бик нык тәнкыйть белән караучы кеше. Табигатем белән канәгатьсез кеше. Үз-үземне кайвакытта сүгеп тә куям, нәрсә казынасың, әйбәт ич инде диям... Үз алдыңа югары таләпләр куярга кирәк. Ә канәгатьлек хисе алу репетицияләрдә туарга тиеш. Спектакль чыккач, ул минеке түгел инде - ул вакытта билгене тамашачы куя.
- Тамашачының билгесе белән Сез килешәсезме?
- Миңа тамашачының спектакльне кабул итүе, аңлавы кирәк, әмма бу халыкка ярау дигән сүз түгел. Халыкка ярыйм дип, бик тиз түбәнгә тәгәрәргә мөмкинсең. Ә халыкка ярар әле, дигән кимсетүле караш белән мин килешә алмыйм. Тамашачы бик сизгер ул, безгә караганда акыллырак та.

Яраткан артистларым бар
- Миңа бар артистлар да тигез, дигән режиссерга мин мәңге ышанмас идем...

- Яраткан һәм яратмаган артистлар бар, килешәм. Әмма иң элек барыбер эш дигән нәрсә бар, һөнәр бар. Кеше буларак кемнедер кабул итмисең, ә бит артист буларак шәп! Яисә кешесе әйбәт, әмма зур артист була алмый. Әмма иң кадерлесе барыбер иң тырыш артист, эш сөюче кеше. Иң яратмаганым - ялкаулык. Таланты булмаган кешедән дә, тырыш булса, артист үстереп була.
- Әмма барыбер кемгәдер гел майлы калҗа эләгергә мөмкин, ә кемдер һәрчак күләгәдә кала?
- Кулдан килгәнчә, һәр кешегә роль бирергә тырышабыз. Сезон башында тикшерәбез. Төрле-төрле артистлар бар бит ул. Кемдер эпизодик рольләрне бик оста башкара, ә зур рольне тарта алмый. Ә кемдер киресенчә. Академия театры шуңа да төрле артистларны тупларга тиеш - бөтенесе дә йолдыз була алмый. Кемнәрдер нәкъ менә баш рольләр өчен туган. Ул нәкъ спорттагы кебек - кемдер кыска дистанциягә чаба, еракка чаба алмый. Кемдер озын дистанциядә үзен оста күрсәтә.
- Авторлар белән дә шул укмы? Кемнәр Камал сәхнәсенә үтеп керә алмый?
- Җәмгыять, кеше нәрсә белән яши - театр да шуның белән яшәргә тиеш. Бар кайбер әсәрләр, язылуы ошап бетмидер, әмма андагы фикер саллылыгы үзенә тарта. Драматурглар белән мөнәсәбәтләр катлаулы. Бу әсәр Камал сәхнәсенә туры килә, ә монысы юк дип әйтеп булмый. Менә бу театр бу драматург белән эшли, тегесе башка драматург иҗаты белән аваздаш. Бу гадәти күренеш. Драматургия әсәрен язар өчен никадәр акыл хезмәте, көч кирәклеген мин хәтта күз алдыма да китерә алмыйм. Аларның миңа булган үпкәләрен дә аңлыйм. Әмма һәр театрның үз эстетикасы бар, кайбер әсәрне укып та булмый - колакка ятышсызлык ярылып ята. Әдәби бүлектән үк үтмәгән әсәрләр дә була. Чиле-пешле әсәрләр академия театрына килешми. Ул сәнгать әсәре булырга тиеш, тоттым да яздым, дигән сүз түгел. Аннан, пьесаны бер режиссер гына сайламый - без аны иң элек труппа белән укыйбыз һәм бергәләшеп репертуарда алыну яки алынмау мәсьәләсен хәл итәбез. Мисалга, Т.Миңнуллинның «Дивана»сы белән «Мулла»сы бер үк вакытта керде. Без башта «Дивана»ны сәхнәләштердек, хәзер менә чират «Мулла»га җитте.
- Туфан абый үзе булмагач, әсәргә алыну авыр түгелме?
- Без елдан-ел татар сәнгатенең маягы булып торган кешеләрне - Марсель, Шамил, Туфан абый кебек шәхесләрне югалта барабыз. Монда төшенкелеккә бирелмичә алга барырга кирәк. Минем холкым да шундый - авырлыклар каршында үҗәтләнә-үҗәтләнә, булдыра алачакмын, дип эшләү бар. Димәк, хәзер мин җаваплы. Ә Туфан абыйның әсәренә килгәндә, без, ул үзе исән булганда да, пьесага үзгәрешләр кертә идек, «Мулла»да да андый өлешләр булачак. Ул яктан Туфан абыйның төрле чагы булды - ул бит турыдан әйтә торган кеше иде. Үземә бик сирәк әйтсә дә, матбугат аша «бәрә» иде. Талантлы кешене тулаем кабул итә белергә кирәк инде, бу турыда аны озатканда да күп әйтелде. Талантлы кеше катлаулы була. «Казан утлары»ның быелгы беренче-икенче саннарында чыккан үзе турындагы язмасыннан соң, Туфан абыйга шалтыраткан идем. Турысын әйткәнсез, диюемә, мин аны шулай әйтмәсәм, язып та тормыйм, дигән иде ул.
- Марсель абый вафатыннан соң ул Сезнең режиссерлыктан куркып та калган кеше...
- Туфан абый гына түгел, күпләр шулай кабул итте. Әмма мин җебеп төшеп, югалып кала торган кеше түгел. Миңа ул чакта кырык яшь иде инде. Марсель абый белән 13 ел буе бергә, аның кулы астында эшләдем. Һәм ул бервакытта да минем спектакльләргә катышмый иде. Олпатлылык билгеседер - Марсель абый минем эшләремне кабул итә белде. Эстетикабыз, артистлар, драматургия белән эшләү дә икебезнеке ике төрле булса да. Мин шул эшемне дәвам гына иттем.
- Ә кырыкмаса кырык холыклы иҗат кешеләре белән уртак тел табу өчен психологка әверелдегезме?
- Мин үземне психолог ук дип әйтмәс идем. Татулык саклыйм, җаена туры килим, дип кенә торсаң, монда эш бармаячак. Бу - эш урыны. Кайбер нечкәлекләр искә алына, әлбәттә, режиссер буларак һәр кешегә аерым якын килергә тиешсең. Мин үземне ул яктан педагог дип саныйм. Артистлар белән тотынабыз икән - без уртак фикергә, уртак эшкә алынабыз. Спектакль куелышы, аның уңышы-уңышсызлыгы минеке генә түгел, аларныкы да. Ә күмәк эштә һәркем җаваплы.

Яшибез икән - яратам
- Фәрит абый, Сез гаиләдә нинди?

- Гаиләдә мин ял итәм. Эштән кайтканда бернәрсәгә көчем калмаган була. Өйдә баш авыртуларым бетә, кан басымым яхшыра. Өйдә дә - нинди бар, шундый мин. Әти буларак, йомшак түгел, гадел дип саныйм үземне - малай белән дә төрлечә сөйләшкән вакытлар бар. Улым Йосыф хәзер Кытайда, стажировкада.
- Ике иҗат кешесе өчен гаилә татулыгын саклау җиңел түгелдер? Ул яктан Люция апаның өлеше, әйбәтлеге күбрәкме?
- Җиңел түгел. Икебез дә әйбәт. Әйтәләр бит - әгәр бүлмәдә ике кеше очраша икән - ул инде конфликт, ул инде катлаулы мөнәсәбәт. Шуңа да гаиләдәге татулыкта да, каршылыкта да ике кеше дә гаепле.
- Әмма барыбер ир кеше яратмаса, бәхетле гаилә була алмыйдыр ул.
- Ә хатын яратмаса буламы?
- Хатын-кыз әйбәт ир кешене яратырга сәләтле.
- Мин бу сүзне икенче кат ишетәм инде. Мәсгудә Шәмсетдинова белән аның соңгы кайтканында сөйләшеп утырган идек. Менә ул әйтә: «Мин аңладым, татар хатыннары ярата белмиләр, - ди. - Аларның миссиясе - ирне карау». Менә син дә шуны әйтәсең...
- Килешмисезмени?
- Килешәм.
- Яратасызмы?
- Яшибез икән, яратам.

Татар театры сәхнәсе «бум-бам» өчен түгел
- Сез татар театры сәхнәсе спектакльләр өчен генә дигән идегез.

- Бу минем фикерем түгел. Ул шулай булырга тиеш. Бер театр да үз сәхнәсен эстрадага бирми. Менә берәр музыканттан скрипкаңны уйнап торырга бир әле, дип сорап кара син. Бирәме ул сиңа? Юк. Сәхнә дә бит шул ук! Сәнгать кешеләренең иҗат кичәләре өчен театр сәхнәсе - рәхим итегез, әмма эстрада гына түгел! Сәхнә бит ул сихерле җир, аның үз энергетикасы бар. Ә берәр концерт килә дә, «бум-бам» һәм бер кичтә шалт! Бөтен аураны чүп чиләгенә болгап ата. Ничә еллар буе мин шушының белән көрәшәм. Монда концерт куям дип килүчеләрнең аңнарына мөрәҗәгать итәсем килә - бозмагыз безнең аураны, сезнең өчен башка эстрада мәйданнары да җитәрлек ләса.
- Фәрит абый, әңгәмәне йомгаклап сорыйсым килә, нәрсә ул Сезнең өчен театр?
- Элегрәк, яшь чакта - уен итеп кабул ителсә, бүген ул минем өчен авыр һәм җаваплы эш. Ул бер яктан кафедра, икенче яктан, Тукайча, яктылыкка, нурга илтә. Әмма ничек кенә әйтсәк тә, без тамаша куючылар. Менә циркны карагыз сез, бик җиңел нәрсә кебек - сикерәләр, очалар, бииләр, әйләнәләр. Җиңелме? Җиңел. Ә сәхнә артындагы нинди колоссаль хезмәт икәнен тамашачы тоймый да диярлек. Бездә дә шулай - бер яктан тамаша куябыз, икенче яктан тамашачының тирән хисләрен кузгатабыз, чистарынуга этәрәбез. Һәм бу сәнгатьтә табигыйлек, җиңеллек югалмаска тиеш. Иң нечкә кыл да шулдыр - авырлык аша җиңеллекне таба белү. Шуларның һәммәсе өчен режиссер җавап бирә, шул ике якны берләштерә. Театр минем өчен әнә шул кадерле хезмәтем.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: