Шәһри Казан

«МИНЕМ КЫЗЫМ КЕБЕК ҮЛСЕН!»

Балык Бистәсендә булган хәлләр тынып та өлгермәде, Арча районында бер-бер артлы кызларны үтерүләр турында хәбәр килеп иреште. 8 июль көнне Әтнә - Арча юлында 23 яшьлек кызның мәетен таптылар. Каенсар, Коркачык тирәләрендә дә яшь кызларның югалуы, үтерелүе турында сүз китте. Бер кызны ике көн агачка бәйләп тотканнар, көчләгәннәр, могҗиза белән...

Реклама

Арчада, чыннан да, төрле сүзләр йөри булып чыкты. Шунысы кызык: ничә танышыбыздан сорашсак, һәрберсе билгеле очракка тагын берәрне өсти барды. «Качып котылган кыз Казаннан булган икән, полициягә гариза язарга курыккан», «үтерүченең кем икәнен беләләр - әйтмиләр генә» - шуның ише мәгълүмат хәйран тупланды бездә.
Район тикшерү комитетында әлеге сүзләрнең барысын да кире кагалар. Тикшерүче Альберт Әбделмәновның әйтүенчә, бүгенге көндә Арча районында 8 июль көнне булган үтерү очрагы гына теркәлгән, калган вакыйгалар - халык уйдырмасы. Динә Фәгъмиеваның мәете юл читендәге агачлыкта табылган. Кызны буып үтергәннәр.
«Безнең комитет кулыннан килгәнне эшләде инде, калганы җинаятьләрне ачыклау бүлеге эше. Тикшерү уртак план буенча алып барыла. Үтерүче әлегә ачыкланмады. Җинаять коралы, кызны көчләгәннәрме-юкмы икәне медицина тикшеренүе тәмамланганнан соң билгеле булачак. Әлегә бездә башка мәгълүмат юк», - дип сөйләде тикшерүче.
Кешеләр арасында маньяк турында сүз йөрүен тикшерүче сафсата дип белдерде. Рәсми органнарда әлегә моны раслаучы бернинди мәгълүмат та юк, бер генә үтерү очрагы билгеле, шулай булгач, серияле маньяк йөри дип уйлап чыгарырга кирәкми - халыкны менә шулай дип тынычландыралар.

«Кайтып керер шикелле»
Кызларын югалту ярасы әле тирән булса да, Курса станциясендә яшәүче Фәгъмиевлар гаиләсенә дә керми китә алмадык. Тимер юл буенда гына урнашкан авыл тирә-яктан урман белән әйләндереп алынган. Карурман эчендә яшәсәләр дә, моңарчы биредә андый вәхши җинаятьләр булмаган. Без килгәндә, ике кечкенә бала белән киленнәре Лилия генә өйдә иде. Озакламый вафат булган кызның әти-әнисе - Ирина апа белән Надир абый Фәгъмиевлар да кайтып керделәр. Арчада тикшерү комитетында булганнар икән.
Гаилә әгъзалары Динә турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп тора алмадылар. 23 яшьлек кыз кайбер яшьтәшләреннән тәртипле, тыйнак булуы белән аерылып торган. «Башка кызлар кебек егетләрнең муеннарына үзе асылынып йөрмәде. Ошамый дип, артыннан йөргән ничә егетне кире борды. Үзен эшенә багышлады», - дип сөйләде киленнәре Лилия. Динә 9 нчы сыйныфтан соң Әтнә техникумына укырга кергән, аннан соң читтән торып Казан кооперация институтын тәмамлаган. Аннан күршедә урнашкан урманчылыкта хисапчы булып эшләгән.
7 июль көнне Әтнә техникумын тәмамлаган төркемдәшләр очрашып, студент елларын искә төшереп алырга булганнар. Динә дә барырга теләк белдергән. «Ярар, кызым, барырсың. Болай да бер җиргә чыкканың юк», - дип, Ирина апа ризалыгын биргән. Калган атналарда якшәмбе китеп, җомга гына авылына кайта торган кыз чәршәмбе көнне ял алган, өйдәгеләргә печән әзерләшкән. Икенче көнне Арча районы хастаханәсенә барып, массаж, уколга язылып кайткан. Дүшәмбедән ял алырга җыенган.
Динә үзе дә машина йөрткән. Ләкин очрашуга барасы көнне абыйсы Динарга машина кирәк булгач, электричка белән башта Арчага, аннары автобус белән Әтнәгә барган. Кыз Әтнәдә укыганда фатирда торган әбигә дә кереп чыгарга теләгән. Үз әбиседәй якын күргән Фәүзия апага өйдән дә, Арчада кибеттән дә күчтәнәчләр алган.
7се көнне көндезге 12дә төркемдәшләре, укытучылары белән очрашканнар. Сәгать икеләр тирәсендә шалтыраткан әнисенә Динә, су буена утырмага төшәбез, дигән. Ана бүтән шалтыратып кызын борчымаган. Кичтән Фәүзия апасында кунасын белгәнгә дә, күңеле тыныч булган аның.
Икенче көнне Ирина апа иртәнге 8дә кызына шалтыраткан. Динә әле өйдә булган. Ике тулып биш минутларда шалтыратканда: «тукталышка чыгып барам», - дигән. Кыз башта «попутка»га утырып Арчага, аннары электричка белән авылына кайтырга уйлаган. Шуннан соң ана бер сәгать кызына шалтыратмаган. Тик яңадан шалтыраткач, Динә телефонын алмаган. Машинага утыргандыр да ишетмидер, дип уйлаганнар Фәгъмиевлар. Бераздан киленнәре Лилия дә шалтыратып караган, Ирина апа да кабат-кабат кызының номерын җыйган. Динәнең телефоны «недоступен» булган. Йөрәгенә шик кергән ана өй артларындагы тимер юл станциясенә дә йөгереп чыгып караган - кызы күренмәгән. Ике яшь ярымлык Данир елап чыккач, Ирина апаның күңеле сизгән - юньлегә түгел бу. Аптырагач, Лилия полициягә шалтыраткан. Ярты сәгать эчендә кешенең юклыгын белеп булмый, кичке алтыдан соң шалтыратыгыз, дигәннәр.
Борчыла башлаган Ирина апа белән Динар кызны каршыларга киткәннәр. «Тукталышларны, вокзалны карадык - юк. Шуннан Әтнәгә киттек. Фатир әбисе Фәүзия апага кердек, аңа да хәбәре юк икән. Полициягә мендек. Гариза язарга куштылар, Динәне сурәтләп бирдем, Арчага да хәбәр иттеләр. Тукталыш турысындагы өйләргә дә кердек, анда да Динәне күрмәгәннәр. Шуннан тукталыштагы РЭСта видеокамера барлыгын күреп алдык. Аннан караганнарын бик озак көттек. 11нче яртыларда, Әтнә белән Арча арасында бер кыз мәете табылды, дип шалтыраттылар. Динәдер инде бу, дидем. Шулай да камерадан караганнарын көтеп торырга булдык. Анда мине кертмәделәр, «Приора» машинасына утырып киткәне күренә, диделәр. Номерын гына күрә алмадылар. Кайтканда бик күп машиналар туктап торганын күрдек. Улым, шушындадыр инде, дим. Безне бик озак кертмәделәр. Алдымда Динәнең мәетен күргәч, елый да алмадым, күңелем ышанмады», - дип ачынып сөйли Ирина апа.
Кыз тарткалашкан, вәхши җан белән көрәшкән, качарга маташкан - кулбашындагы, тезендәге сыдырылган урыннары шуны дәлилли. Тикшерүчеләр дә, Ирина апа да җинаятьчене үзе генә булгандыр диләр, берничә кеше булса, Динә машинадан сикерә алмас иде.
Кызны күмәргә бөтен авыл халкы, дус-ишләре, таныш-белешләре җыелган. Зират Фәгъмиевларның кул сузымында гына. Көн тудымы, ана шунда икән. «Үлгән гәүдәсен күргәч тә ышанмадым. Ничек шулай минем кызыма туры килде икән? Шундый тәртипле, акыллы, чиста кыз иде бит. Азып-тузып йөрмәде. Нишләп шушылай булды соң бу? Күрәчәге булдымы икән?» - дип елый Ирина апа.
Алда кайтканында Динә әнисенә начар төшләр күрүен сөйләгән. «Кызым, начар төшләр иртәнге җилгә булсын, дип әйт», - дип кызын тынычландырган ана. Бүген Фәгъмиевларның бердәнбер теләкләре - үтерүчене тизрәк тапсыннар иде. «Минем кызым ничек үлгән, үзенә дә шундый үлем телим! Тормышта рәхәт күрмәсен. Үлгәндә минем кызым күз алдыннан китмәсен», - дип рәнҗи Ирина апа.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: