16+

Минтимер Шәймиев: «Акча бервакытта да җитми, әмма рухи дөнья – мөһимрәк»

Минтимер Шәймиев: «Акча бервакытта да җитми, әмма рухи дөнья – мөһимрәк»

2010 елны тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу максатыннан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән "Яңарыш" фонды булдырылган иде. Шушы вакыт эчендә Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утраучыгы сафка бастырылды. Казан Изге Ана иконасы соборының да, Болгар ислам академиясенең дә проектлары әзер инде. Исегезгә төшерәбез, Болгар шәһәрчеге ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә дә кертелде. Минтимер Шәймиев әйтүенчә, хәзерге вакытта Зөя шәһәрчегендәге Успения соборын да Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен әзерлек эшләре алып барыла. Мондый статус алыр өчен мөмкинлекләребез зур, дип бәяли ул.

- Әлеге эшләрне башлаган вакытта без: "Бу гамәлләр Россиянең рухи яктан яңаруына сигнал булырга тиеш", - дигән идек. Моның шулай икәнлегендә шик юк, чөнки рухи дөньядан башка җәмгыять үсеш кичерә алмый. Юбилеем алдыннан минем Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев белән очрашуым турында барыгыз да белә инде. Бу өлкә буенча ниләр эшләнүе турында сөйләгәч, Владимир Владимирович, хезмәтне югары бәяләп: "Бу - бик мөһим эш, бәлки, без шөгыльләнергә тиешле иң мөһим эшләрнең берседер", - диде. Мондый эшләрне арткы планга калдырырга кирәкми. Акча бервакытта да җитми ул, әмма рухи дөньядан да мөһимрәк нәрсә була алмый. Шуңа күрә үземнән дә, Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич исеменнән дә барыгызга рәхмәт әйтәм. Без ашыкмыйча эшлибез, чөнки эшләгән эшләребезнең киләчәк буеннарга да озак еллар хезмәт итүен телибез, - диде кичә "Яңарыш" фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының җиденче томын тапшыру тантанасында.



Минтимер Шәймиев әйтүенчә, бик күп акчалар таләп ителә торган эшләр эшләнелгән инде, киләчәккә дә зур планнар төзелгән.

Хәйриячеләр китабының җиденче томына 20 мең хәйриячесенең исеме кертелгән. Башкаларыннан аермалы буларак, монысы өч бүлектән тора: Болгар шәһәрчеген һәм Зөя утраучык-шәһәрчеген торгызуга ярдәм иткән хәйриячеләр (җиде мең); Болгар ислам академиясен төзүгә үз өлешләрен кертүчеләр (җиде мең); Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуда булышучылар.

Хәйриячеләрнең күбесе китапларга өч-биш тапкыр кертелгән. Кайберләренең исемнәре хәтта барлык томнарда да мәңгеләштерелгән. Шулай ук хәйрия эшләрендә гаиләләре белән бергәләп катнашучылар да бар. Шундыйлардан - нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәутдинов гаиләсе. Ә Спас районында яшәүче Марина Хрусталева исә игелекле эшләрдә 14 яшьлек кызы һәм 7 яшьлек инвалид улы белән бергәләп катнашкан.

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, "Яңарыш" фонды Болгар һәм Зөя шәһәрчекләрен төзекләндерү белән беррәттән, Казан Кремленә дә игътибарын юнәлтәчәк. Тиздән биредә яңарту эшләре башланачак.
- Казан Кремле ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә кертелүгә дистә елдан артык вакыт узды. Без проблемалар башлануын көтеп утыра алмыйбыз. Бу бик "нечкә" эш, әмма әлегә без ни генә эшләсәк тә, ЮНЕСКО тарафыннан югары бәя генә алабыз, - диде Минтимер Шәймиев.

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading