16+

Минтимер Шәймиев: «Әлеге вакыйга тарихка кереп калачак»

Минтимер Шәймиев: «Әлеге вакыйга тарихка кереп калачак»

Бүген, Теннис академиясендә, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан, зур бәйрәм булды.Тантанага барлыгы 1,5 мең кеше чакырулы иде. Алар арасында алдынгы комбайнчылар, механизаторлар, сыер савучылар, җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләре, авыл хезмәтчәннәре ветераннары һәм башкалар бар иде.

Быелгы бәйрәм, алдагыларыннан чыннан да аерылып торды. Аерма чакырылучыларның күплегендә генә түгел. Бәйрәм рухы, канәгатьлек хисе җитәкчеләрнең дә, аграр тармакта эшлүчеләрнең дә йөзенә чыккан иде.

Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
- Киләчәктә дә шундый зур җиңүләр белән күрешергә насыйп булсын. Авыл хуҗалыгы - безнең икътисадның төп тармагы. Аңа җитештерелгән продукциянең тулай төбәк җыемының 11 процент өлеше туры килә. Игенчеләр әлеге бәйрәмне бөтен кеше дә хөрмәт итәрлек матур күрсәткечләр белән каршылый. Соңгы еллардагы уңай булмаган һава торышына карамастан, без үзебезнең потенциалны саклап кала алдык. Һәм быел республикага лаеклы 5 миллионнан артык тонна икмәк җыеп алдык. Шулай ук шикәр чөгендеренең дә күрсәткечләре Татарстан тарихы өчен рекордлы булыр дип өметләнәбез. 2,8 миллион тоннадан артык, бәлки, 3 миллион тоннага да җитәр, - диде ул.

Шулай ук Президент 2017 елда республикада 1,8 миллион тонна сөт, 500 мең тоннага якын терлек һәм кош ите җитештерелүен, 4,7 меңгә якын фермерлык хуҗалыгы, 1,2 мең гаилә фермасы эшләвен дә әйтте.

- Кеше - авылның төп байлыгы. Барыгызга да исәнлек-саулык, авыр хезмәтегездә уңышлар телим һәм киләчәктә дә бергә булырбыз дип өметләнәм. Рәхмәт сезгә, - дип сүзен тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

Аннан соң ул дәүләт бүләкләрен тапшырды. Президент кулыннан абруйлы бүләк алучылар арасында Питрәч районы "Ак Барс" кошчылык комплексының баш экономисты Мөнирә Габдулаҗанова да бар иде. Ул "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

- Әлеге вазыйфаны 31 ел башкарам. Мине шундый дәрәҗәгә күтәргән җитәкчемә рәхмәтлемен. Безнең кошчылык фабрикасы ит үстерүне арттыра. Быел кырлардан бик зур ашлык җыеп алынды. Бу безнең өчен бик яхшы. Ашлыкны арзан бәядән алабыз. Димәк, халыкка ит бәясе дә кими, үзебезнең дә керемебез арта дигән сүз. Быел кош гриппы бик куркытып алды. Шуңа күрә саклану чараларын да бөтен таләпләргә туры килерлек итеп башкарабыз. Зур төзелеш алып бардык. 1 млрд 740 миллион инвестицияләр үзләштердек. Әгәр "Ак Барс" холдингы директоры Иван Егоровның ярдәме булмаса, мондый эш алып барылмас иде, - диде ул "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе белән аралашканда.

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларны Республиканың беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев тә тәбрикләде.

- Бүген чын мәгънәсендә тарихи тантана, чөнки ата-бабаларыбыз гомер буе, буыннан-буынга җирдә эшләп, һәрвакыт зур уңышларга, зур терлекчелек продукциясенә өмет баглап яшәде. Хәзерге уллары-кызлары аларның нинди хезмәт куйганнарын истә тотып, ризыкның ничек итеп өстәлгә килеп эләккәнен күреп үскән, тормышның бөтен авырлыклары белән очрашкан буынга рәхмәт йөзеннән шундый мул уңыш өчен тырыша. Бар кеше алдында баш иеп, рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне - бөтен халык бәйрәме, зур көч түгеп, фидакарь хезмәт белән ирешелгән бәйрәм. Бүген республика ирешкән нәтиҗәләр - игенчеләр, терлекчеләрнең көндәлек хезмәт нәтиҗәсе. Моның кадәр уңыш алып, бу чаклы сөт җитештергән юк иде әле. Сөт җитештергән республика авыл хуҗалыгында иң зур дәрәҗәдә эшли белә торган төбәк булып санала. Һәрвакыт шулай булды һәм шулай булачак та! Киләчәктә дә матур итеп эшләргә, яшәргә язсын! - дип теләде ул.
Минтимер Шәймиев әйтүенчә, бу зур җиңү һәм моннан куркырга кирәкми.
- Әлеге вакыйга тарихка кереп калачак. Башка культуралар өчен чәчүлек мәйданнарын киметеп тә, 5 миллион икмәк җыеп алу - зур уңыш. Алла боерса, киләчәктә кукурузны, башка культураларны да арттырырбыз. Республиканың барлык тармакларда да зур уңышларга ирешүе безнең халыкның туган җирендә тырышып хезмәт итүе турында сөйли. Иң мөһиме - без үзебезнең эшли белүебезне күрсәтә алдык, - диде ул.

Шуннан соң Минтимер Шәймиев 18 ел дәвамында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәтовны мактап телгә алды.
- Ул барыбыз белән дә уртак тел таба. Үз эшенең остасы, Аллаһы Тәгалә аңа акыл, талант, булдыклылык биргән. Ул Президентның, безнең, район башлыкларының абруен казанды. Безгә аның кадерен белергә кирәк. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Марат Готович, - диде.

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң чакырылган кунаклар концерт программасын карап, ял итте. Аларга татар эстрадасының җырчылары - Раяз Фасыйхов, Чулпан Йосыпова, Ранис Габбазов, Салават Фәтхетдинов һәм башкалар матур җырларын бүләк итте. Алардан тыш, кунакларга сюрприз да әзерләнгән иде. Бәйрәм ахырында сәхнәгә Россия эстрадасы йолдызы Вика Цыганова чыкты.
Ә инде котлаулар өлешенең ахырында авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәме белән Татарстанның премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады.

- Бүгенге бәйрәм минем өчен аеруча кадерле, чөнки узган берничә ел дәвамында күңелне күтәреп бетермәгән бурычлар, ышандырган өметләрнең акланмавы белән бәйле авыр хисләр озатып йөрде. Ә бүген без республикабыз алдындагы бурычны намуслы үтәдек дип әйтә алабыз. Югыйсә, үткән елларда да ил язшымы өчен хезмәте дә, тырышлыгы да, чыгымы да кимрәк булмады. Ә күрәсең безгә берникадәр генә үзебезнең тырышлыкны раслар өчен табигатьнең шәфкатьлелеге җитеп бетмәгән. Быел безгә уңыш елмайды. Барчагызга да мең рәхмәтемне җиткерәсем килә, - диде ул.

Быел Татарстан кырларыннан 5 млн тонна икмәк җыеп алды. Әле тагын 1,4 млн тонна бәрәңге, 400 мең тоннадан артык яшелчә, 2,8 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынасы бар.

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading