16+

Мирасны ничек сакларга?

Белүебезчә, быел Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы бара. Ел игълан ителеп кенә бөтен мирасыбыз үзеннән-үзе торгызылмый шул. Тикшереп тормасаң, кайчагында эшләр бөтенләй артка китәргә дә мөмкин икән. ТР Дәүләт Советы депутатлары әнә шуңа борчылып, ТР Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләрен кискен тәнкыйть утына тотты.

Мирасны ничек сакларга?

Белүебезчә, быел Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы бара. Ел игълан ителеп кенә бөтен мирасыбыз үзеннән-үзе торгызылмый шул. Тикшереп тормасаң, кайчагында эшләр бөтенләй артка китәргә дә мөмкин икән. ТР Дәүләт Советы депутатлары әнә шуңа борчылып, ТР Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләрен кискен тәнкыйть утына тотты.

«Мәдәни мирас объектлары: өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру проблемалары»на багышланган утырышны алып баручы ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев соңгы ун ел эчендә тарихи-мәдәни мирас объектларын төзәтү эшләре өчен 8 млрд 877 млн сум бүленеп бирелүен билгеләп үтте. Шулай ук матди булмаган һәм язма мирасыбызның федераль законнар буенча тарихи-мәдәни мирас булып танылмавы да борчый аны. Киләсе биш-ун ел эчендә без махсус резервуация үзәкләре ясамасак, язма мирасыбыз турында кайгыруның соң булуы да бар икән.
ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Светлана Персова, тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча җирле үзидарә органнарында аерым бүлек булдырырга кирәк, дигән фикердә. Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе дә мондый мәсьәләләрне өлешчә генә карый. Башка районнарда бу мәсьәлә мәдәният бүлекләренә йөкләнгән. Ул бүлекләрдә тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча бер генә белгеч тә юк диярлек. Шулай ук нәрсәне сакларга икәнен дә төгәл белеп бетерүе авыр икән. Сәбәбе - федераль исәптә тоту системасының камил булмавы.
Министр урынбасары еш телгә алган «Мирас-Наследие» проектының өч елдан бирле эшләнеп бетмәве депутатлар арасында шау-шу куптарды. ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин фикеренчә, тарихи һәйкәлләрне төзекләндерүдә өстенлекләр туристлык маршрутына бәйле булырга тиеш түгел. «Без беренче чиратта үз халкыбыз өчен эшләргә тиеш!» - диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, С.Персовага мөрәҗәгать итеп: «Докладыгыз белән безне шатландырмадыгыз, - диде. - Ярты ел үтте, без халыкка нәрсә дип җавап бирербез?»
Бу өлкәдә хәл ителәсе мәсьәләләр хәтсез күп җыелган икән. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әнә кулъязмалар белән эшләүче белгечләрнең сирәк һәм кадерле булуына карамастан, 7-8 мең сум гына хезмәт хакы алуына борчылуын белдерде.
Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфыйков әйтүенчә, тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча 180 дәгъва гаризасы мәхкәмәгә тапшырылган, шуның 70е канәгатьләндерелгән, калганнары карала. Казанда 150 объект авыр хәлдә, шуларның 45е җимерелү чигенә җиткән. Прокурор тарихи биналарны файдаланып, аларны төзекләндерүче оешмаларга дәүләт тарафыннан берәр төрле стимул тудырырга кирәк дип саный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading