Шәһри Казан

Әмирхан – Чистай урамнары күпере ноябрьдә ачыла

Башкалабызда 2013 елда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына 14 юл-транспорт чишелеше сафка басачак.

Аның өчесе инде әзер, тагын берьюлы 11 урында күпер салу бара. Төзелешләрнең шушылай зур колач белән үткәрелүе (әле бит биналар, спорт корылмалары да төзелә) белгечләр һәм эшче кадрлар кытлыгы тудырды. Ямашев проспекты белән Декабристлар урамы киселешендәге юл-транспорт чишелеше проектында төгәлсезлекләр җибәрелде, кимчелекләрне бетерү графикка сукты. Җиңү проспекты аша Сахаров урамы буенча килкән эстакададан транспорт хәрәкәте җибәрелсә дә, җәяүлеләр мәнфәгате «онытылып» калды. Светофорлар да, тротуарлар да юк, халык биредә тездән саз ера.
Казанның Әмирхан һәм Чистай урамнары - магистраль урамнар, монда транспорт агымы бик көчле. 2008 елда «Татинвестгражданпроект» сызымнары нигезендә Әмирхан - Чистай урамнары киселешендә юл-транспорт чишелеше төзи башлау котылгысыз рәвештә бөке хасил итте. Корылма график буенча быел сафка басарга тиеш иде. Мәгълүматларга караганда, ачылыш 2012 елга калдырылган. Шәһәр башкарма комитетында узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәләрендә мэр Илсур Метшин, үзләренә йөкләнгән эшләрне озак башкарганлыклары өчен, генераль подрядчы - «Казан» җитештерү-төзелеш оешмасын кискен тәнкыйтьләде. Ниһаять, автомобильчеләр бу участокта беркадәр иркен сулыш алырга охшап тора. Төзүчеләр ышандырганча, октябрь ахырларында «Миллениум» тарафыннан Әмирхан урамы буенча килгәндә Чистай урамындагы эстакада астыннан турыдан-туры Ямашев проспекты ягына узып булачак. Ноябрь аенда әлегә «эш тәртибендә» күпернең үзеннән дә хәрәкәтне җибәрү ниятләнелә. Ямашев проспекты тарафыннан Әмирхан урамы буенча «Миллениум» күперенә таба хәрәкәтләнгәндә Чистай урамындагы эстакада астыннан хәзергә турыдан-туры чыгып булмаячак, терәткеч конструкцияләр берникадәр соңрак алыначак. Димәк, «Татнефть-Арена» янәшәсендә көн саен иртә-кич хасил була торган зур бөкегә «сәлам» бирергә туры киләчәк.
Бүгенге хәрәкәт кыенлыкларыннан зарлансак та, күперләрнең тиздән уңайлыклар тудырачагы күңелдә өмет уята. Шәһәр җитәкчелегенең дә «сабыр итик» дип чакыруына колак салмый булмый.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 11 март 2018 - 11:05
    Айгөл БАРИЕВА: «Хис-кичерешләрне исән чагымда әйтеп калдырасым килә» Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән моңа кадәр дә күрешкән, аралашкан, концертларын тамаша кылган бар иде. Тик бу очрашуга кадәр мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым. Якыннан таныш булмаганнарга бераз кырысрак, артык җитди булып тоелган Айгөлнең хатирәләрдән, истәлекләрдән күңел касәсе түгелергә торган нечкә күңелле, ачык һәм мөлаем ханым икәнлегенә инандык.
    1153
    1
    3
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    543
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    401
    0
    0
Ночной режим