16+

Мәк – икътисади төшенчә

Беркөн шулай кибеттә өстенә мәк орлыгы сибелгән клиндер сатып алганда капылт уйлап куйдым: «Менә кызык, ә бу клиндерне пешерүчеләр аңа сибү өчен мәкне каян алалар икән? Бездә мәк үсми ич, дөресрәге, аны игү закон тарафыннан тыелган. Ул, киндер кебек үк, наркотиклы үсемлек санала. Аны махсус чәчеп үстерәсең икән, 300 мең...

Мәк – икътисади төшенчә

Беркөн шулай кибеттә өстенә мәк орлыгы сибелгән клиндер сатып алганда капылт уйлап куйдым: «Менә кызык, ә бу клиндерне пешерүчеләр аңа сибү өчен мәкне каян алалар икән? Бездә мәк үсми ич, дөресрәге, аны игү закон тарафыннан тыелган. Ул, киндер кебек үк, наркотиклы үсемлек санала. Аны махсус чәчеп үстерәсең икән, 300 мең...

Бу чараны илдә наркотиклар таралуны киметү максатыннан керткәннәр иде. Тик шуңа да карамастан, кибетләрдә өстенә мәк сибелгән булка һәм клиндерләр адым саен. Димәк, кемнәрдер аны законсыз игә булып чыга түгелме соң?!.
Мәк - шактый борынгы культура. Аны безнең эрага кадәр үк Греция, Италия, Мисыр һәм Гарәбстанда яхшы белгәннәр. IX гасырда Иран, Һиндстан һәм Кытай да мәк үстерә башлый. XIII гасырда исә Кытайда аннан әфьюн алырга өйрәнәләр. Нәкъ менә шул наркотиклы матдә ахыр чиктә мәкнең бөтен дөньяга таралуына китерә дә инде. Ә Россиядә тәүге тапкыр аны XIX гасырда куллана башлыйлар. Дөрес, наркотик буларак түгел, ә икмәк-калачка кушу өчен, тәмләткеч рәвешендә. Баштарак аны «йокы үләне» дип атап йөрткәннәр. Әйбәт йокласын өчен, мәк орлыгын хәтта бала ризыгына да кушып бирә торган булганнар. 1916 елга кадәр Россиядә әфьюнлы мәк гомумән үстерелми. Аның беренче плантацияләре Ыссык-Күл тирәсендә барлыкка килә.
Ә бүген исә мәкне Голландия, Дания, Германия, Греция, Болгария, Төркия, Урта Африка илләрендә, Һиндстан һәм Кытайда рәхәтләнеп игәләр. Әфганстан һәм Пакыстанда әфьюн мәге, гомумән, иң зур табыш чыганагы булып тора.
Баксаң, без кондитер әйберенә кушу өчен мәкне әлеге илләрдән сатып алабыз икән ләбаса! Дөресен әйткәндә, без бу проблеманы 1985 елда үзебез тудырдык. Халыкны «айнытабыз» дигән сылтау белән кызып китеп, виноград бакчаларын гына түгел, азык-төлек мәге чәчелгән басуларны да юк иттек. Аны игү хәзер катгый тыела. Хәтта морфины, ягъни әфьюны түбән булганнарын да. Нәтиҗәдә кондитер сәнәгатендә киң кулланылып килгән мәк орлыгына кытлык туды. Аптырагач, без аны чит илләрдән сатып ала башладык. Ихтыяҗның 68 процентын Чехия канәгатьләндерә. Шулай ук мәк орлыгын Испания, Франция һәм Нидерланд илләреннән дә кайтарталар. Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, безнең ил ел саен чит илләрдән 12-15 мең тонна майлы мәк орлыгы сатып алырга мәҗбүр. Моның өчен миллиардлаган сум акча тотыла. Күз алдына китерегез, 1 мең тонна мәк орлыгы базарда 100 миллион сум тора. Ә инде аны наркотик чималы буларак сатучыларга ул 4 миллиард сум табыш китерә икән.
Ә безнекеләр исә, гадәттәгечә, каш ясаган булып, күзне төртеп тиштеләр. Янәсе, мәк үстерүне тыябыз икән, димәк, наркотиклар да булмый. Булмас ди менә, без Россия дигән илдә яшибез ләбаса. Мәсәлән, соңгы елда гына да Россиягә, азык-төлек мәге тамгасы астында, 2 мең тонна әфьюн мәге кертелгән. Бу әле ачыкланган кадәресе генә. Аны эшкәртү нәтиҗәсендә, миллионлаган доза наркотик алырга була. Мәскәүдәге Пушкино складларында да әле күптән түгел 185 тонна әфьюнлы мәк таптылар. Аңа Испания фирмалары ярлыгы ябыштырылган. Нәтиҗәдә хокук сакчылары инде ике ел буе Европадан Россиягә әфьюн мәге ташыган тулы бер каналны ачтылар. Кыскасы, мәк үстерүне тыю гына наркотикларга бәйле проблеманы хәл итә алмый. Шуңа күрә Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте җитәкчесе Виктор Иванов узган елның октябрендә көтелмәгән белдерү белән чыккан да иде инде. Ул басуларда кабат киндер һәм мәк үстерә башларга тәкъдим итә. Дөрес, аларның наркотиксыз сортларын. Бу, киресенчә, наркотиклар әйләнешен күз уңында тотарга ярдәм генә итәчәк, ди ул. Чөнки, импортка ышыкланып, читтән әфьюн мәге ташу өчен юл ябыла.
Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да, майлы мәкне күпләп үстерү кирәк, дип саныйлар. Җитмәсә, Татарстанда бу эшне башлап җибәрергә теләк белдерүчеләр дә бар. Мәсәлән, Түбән Кама районындагы «бәрәңге короле» фермер Владимир Аппаков быел февральдә Татарстан фермерлары ассоциациясенең XII съездында наркотиксыз мәкне легальләштерү тәкъдиме белән чыккан иде. Ул чагында күпләр моңа көлеп кенә карады. Ләкин юкка. Россия, иртәме-соңмы, бу төр культураны игә башлаячак. Чөнки аны тыю бары тик икътисади зыян гына китерә. Ил дөнья акчасын югалта. Ә үзебезнең җитештерүчеләр табыш ала алмый. Өстәвенә безнең галимнәр инде әллә кайчан мәкнең әфьюнсыз сортларын уйлап чыгарганнар. Әле 2009 елда ук «Россельхоз» академиясенең Пенза фәнни тикшеренү институты белгечләре наркотиксыз мәкнең «Парус» дигән сортын тәкъдим иткәннәр иде. Алар аның өстендә 12 ел буе эшләгәннәр. Әлеге мәктә морфин белән кодеин бөтенләй юк дип әйтерлек. Ләкин аксыл шәмәхә төстәге орлыгы гадәти мәкнеке кебек үк тәмле.
Кыскасы, тиздән басуларда күз явын алырлык аллы-гөлле мәк бакчалары кабат пәйда булырга мөмкин. Әгәр дә аны тыю турындагы закон гамәлдән чыгарылса, билгеле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading