16+

Мәктәбе булыр, тренерлар кирәк

Казанда Су төрләре буенча спорт сараенда балалар өчен суга сикерү буенча махсуслаштырылган спорт мәктәбе ачылырга мөмкин. Аны оештыруның мөмкинлекләре һәм перспективалары турында Казан мэры Илсур Метшинның Суга сикерү буенча спорт федерациясе җитәкчелеге белән очрашуы вакытында сөйләштеләр.

Мәктәбе булыр, тренерлар кирәк

Казанда Су төрләре буенча спорт сараенда балалар өчен суга сикерү буенча махсуслаштырылган спорт мәктәбе ачылырга мөмкин. Аны оештыруның мөмкинлекләре һәм перспективалары турында Казан мэры Илсур Метшинның Суга сикерү буенча спорт федерациясе җитәкчелеге белән очрашуы вакытында сөйләштеләр.

Казан мэриясендә узган әлеге очрашуда Суга сикерү буенча спорт федерациясе президенты, танылган спортчы Глеб Гальперин, федерациянең беренче вице-президенты Абдулвали Усманов, шулай ук Казан шәһәре башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев катнашты. Анда билгеләп узылганча, бүгенге көндә Казанда спорт ярышларын югары дәрәҗәдә үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Олимпия чемпионы Глеб Гальперин, Су төрләре буенча яңа спорт сарае барлык таләпләргә дә туры килә, диде. «Мин өч Олимпиадада катнаштым, күп дөнья чемпионатларын үттем. Сезнең спорт сарае иң яхшыларының берсе булып тора. Җиһазландыру - искиткеч», - диде спортчы.
Илсур Метшин үз чиратында, Казанда спорт инфраструктурасының үсеше халык арасында спортның үсешенә һәм популярлашуына китерәчәк, дип билгеләп узды. «Барлык объектлар да тренировкалар өчен яхшы база булыр дип уйлыйм», - диде ул.
Кунаклар Казанда суга сикерү буенча балалар өчен махсуслаштырылган спорт мәктәбе ачарга булышырга әзер булуларын җиткерделәр. Ләкин бүгенге көндә әлеге спорт төре буенча тренерлар табу гына проблема булып тора. «Күп кенә атказанган спорт мастерлары, үз чыгышларын тәмамлагач, тренер булып эшләргә бармыйлар, ә фитнеска китәләр. Әмма шул ук вакытта «билгеле бер шартлар булганда» күп кенә спортчылар яңа чемпионнар буыны белән эшләргә әзер», - диде А.Усманов.
Шәһәр мэры Спорт комитетына тренерлар кандидатурасын карарга йөкләмә бирде. «Мин тәкъдимнәр көтәм. Безгә супертренерлар кирәк. Яхшы спортчы гел яхшы тренер булып китә алмый бит әле ул. Безгә барысын да яңабаштан оештыра алган, эшли торган кеше кирәк», - дип йомгак ясады Илсур Метшин, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 2015 елда Су төрләре спорты буенча Дөнья чемпионаты узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading