16+

Мәктәп формасы тигезсезлекне тигезли

«Бу күлмәк-алъяпкычлардан инглиз хезмәтчеләренә охшап калдык инде!» - мәктәп формасын «чәйнәүче» бер форумда шуның ише зарлануларга тап булдым. Берара тынып торган шау-шу кабат кабынырга маташа икән - бердәм форма кертү турында рәсми һәм рәсми булмаган хәбәрләр йөри башлады.

Мәктәп формасы тигезсезлекне тигезли

«Бу күлмәк-алъяпкычлардан инглиз хезмәтчеләренә охшап калдык инде!» - мәктәп формасын «чәйнәүче» бер форумда шуның ише зарлануларга тап булдым. Берара тынып торган шау-шу кабат кабынырга маташа икән - бердәм форма кертү турында рәсми һәм рәсми булмаган хәбәрләр йөри башлады.

Мәктәп формасы безнең ил өчен яңалык түгел. СССР заманында кызлар куе коңгырт күлмәк белән ак алъяпкыч, малайлар баштарак «Суворов» училищесы курсантларыныкына охшаган махсус форма, соңрак исә кара костюм-чалбар кисәләр, 90 нчы еллардан соң, кагыйдәләр бераз йомшарып, укучыларга ак-кара төстәге кием кияргә рөхсәт ителә башлады. Бераздан кыюланып алган кызлар чалбарга, бөтенләй әрсезләре хәтта джинс чалбарга күчте. Өстә кыска җиңле блуза-кофталар күренә башлады. Аларның төсләре дә ак-кара белән генә чикләнеп калмады инде. Егетләр дә ирек тәмен тиз сизеп алдылар: джинс яки спорт чалбарын үз иттеләр. Дөрес, дилбегәне нык тотучы белем йортлары да бар барын. Тик күпчелек мәктәпләрдә «ак-кара»ның тантаналы чараларда «өс»тән кушу буенча гына күренүе дә сер түгел.
Җитәкчеләрне мондый чуар-чабыр манзара туйдыра башлаган, ахры. Владимир Путин да төбәкләргә бердәм форма кертү турында уйлана башларга кушты. «СССР заманындагыча, бөтен илгә бертөрлене кертергә димәгән, һәр төбәк үз формасын булдыра ала бит», - дип билгеләп үтте Президент. Илбашы «уйлый башларга» киңәш итсә дә, уйлап бетергәнне көтеп тормаска да мөмкин. Шуңа күрә кайбер мәктәпләрдә Путинның фикерен тотып алып, язылмаган закон буларак куллана да башладылар.
Татарстанда аерым белем йортларының үз дресс-кодлары бар. Берәүләр алъяпкыч-күлмәк, икенчеләр исә куе зәңгәр костюм-итәк кия, кайдадыр ак-карадан йөрү кагыйдәгә кергән. «Күңелең нәрсә тели - шуны киясең» кебек «форма» да шактый киң таралган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә, республикабызда әлегә мәҗбүри бердәм форма юк, ләкин акрынлап шуңа таба барабыз икән.
Бердәм мәктәп формасы кертергә омтылуның җитди сәбәбе дә бар: укучылар бер-берсе арасындагы социаль тигезсезлекне сизмәскә тиеш. Ягъни инкубатор чебешләре сыман барысы да бертөрле булгач, бай-хәерчегә аеру бетәчәк, имеш. Кемнедер мәктәпкә затлы чит ил машинасында китерүләре, кемнеңдер автобуста йә тәпи-тәпи килүендә берәүнең дә эше юк.
РФ Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы бу мәсьәләдә үз ярдәмен тәкъдим итәргә ашыкты. Ул Россия төбәкләренә җаннары теләгән мәктәп формасын тегеп бирергә җыена. Дөрес, бу турыда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәрдар түгелләр әле. Шулай да проект эшләнә башлаган. РФ Хөкүмәте ике куянның койрыгын берьюлы тотмакчы була: бердән, үлем хәлендәге җиңел сәнәгать иркен сулыш алачак, икенчедән, Россия укучылары үзебездә эшләнгән мәктәп формасы белән тәэмин ителәчәк. Проект тормышка аша калса, әлеге дә баягы социаль тигезсезлек «тигезләнә» инде. Кием канәгатьләндермәгәндә, «Кытай хәерчесе» дип сүгеп кенә булмаячак.
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Андрей Демидов бу уңайдан килеп чыгарга мөмкин булган тавыш-гаугадан курка. «Мәктәп формасын кертү «ас»тан килергә тиеш: мәктәпләр беренче адымны ясый, аларны ата-аналар хуплый. Кире тәртиптә булган очракта, искиткеч зур низаглар туарга мөмкин», - дип белдерде ул.
Төрле сораштыру үзәкләре мәктәп формасы кертү-кертмәү буенча статистика мәгълүматлары китереп кенә тора. Superjob.ru порталы үткәргән сораштыруларга ышансаң, россиялеләрнең 68 проценты бердәм форма кертүне хуплый икән. 39 проценты бөтен ил буенча бертөрле форма кирәк, дисә, 29 проценты һәр уку йортының үз дресс-коды булырга тиеш, дип саный. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, халыкның 25 процентын гына мәктәп формасы канәгатьләндерми икән. Алар үз фикерләрен «Ни өчен мәктәптән армия ясарга?», «Һәр кеше баласын, ничек булдыра ала - шулай киендерә» кебек аргументлар белән яклый икән. Россиялеләрнең 7 проценты сораштыруда катнашырга авырсынган. Мәктәп формасы кертү яклылар саны елдан-ел арта бара. 2007 елда андыйлар 30 процент булса, быел әлеге сан 39 процентны күрсәтә. Бу 39 процент урта буын вәкилләре тавышы буенча җыелган. Шул ук форумнарны гына булса да айкап, укучыларның фикерләрен җыйсаң, минуслы сан килеп чыкмагае...
Быел безнең мәктәптә дә бердәм форма керттеләр: егетләр костюм-чалбардан, кызлар алъяпкыч-күлмәктән йөрергә тиеш. Ак алъяпкыч бәйрәмнәрдә генә ябыла, көндәлеккә - карасы. 11 нче сыйныфта укучы сеңлем дә башта үзен инглиз хезмәтчесе белән чагыштыра иде, хәзер ияләште кебек. Безнең - ак блуза-кара итәктән йөргән кызларның - мәктәп белән саубуллашканда ак алъяпкыч киеп бөтереләсе килү теләге калды. Ник дигәндә, моңарчы андыйдан йөрмәдегез, бер көн өчен генә кимәссез инде, искелек калдыгы бит ул, дип, Соңгы кыңгырау кичәсендә андый форманы кияргә рөхсәт итмәделәр. Югыйсә безгә кадәр кияләр иде. Мөгез чыгардык: мәктәбебез тарихында беренче тапкыр, бәйрәмдә ак блуза-кара итәктән басып тордык. Өч ел узгач, «искелек калдыгы» түргә узды...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading