16+

Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшә?

Баласын мәктәпкә әзерләү – ата-ана өчен җаваплы да, чыгымлы да вакыт. Ә бу эшне беренче тапкыр башкарганда тагын да ныграк җаваплылык өсти.

Баласын мәктәпкә әзерләү – ата-ана өчен җаваплы да, чыгымлы да вакыт. Ә бу эшне беренче тапкыр башкарганда тагын да ныграк җаваплылык өсти.

Әлеге чор – күп кенә ата-аналарның базар-кибетләрдә йөри торган вакыты. Без дә баланы, бу очракта аеруча беренче сыйныф укучысын күз алдында тоттык, мәктәпкә әзерләү күпмегә чыгачагын исәпләдек.

Форма сайлыйбыз
 
Быел улыбыз Рамазан тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Әлегә мәктәп өчен барлык кирәк-яракларны әзерләп бетермәсәк тә, форма һәм сумка сайлап куйдык инде. Гадәттә, һәр ата-ана мәктәпкә кирәк-яракларны җәйнең икенче яртысында ала башлый. Чөнки, беренчедән, җәйнең беренче яртысында кемдер авылда, әби-бабайда кунакта, кемдер җәйге лагерьларда була. Икенчедән, җәй көне балалар буйга да, аяк табаннары да күзгә күренеп үсеп китә. Алданрак алып куйган өс-башлары, аяк киемнәре яңа уку елы башланганда кечерәергә дә мөмкин. Өченчедән, җәйнең икенче яртысында формалар һәм мәктәпкә кирәкле башка кием-салымнарның яңа коллекцияләре чыга, уку әсбапларының да шушы вакытта сайлау мөмкинлеге күбрәк була.

Формаларның төсләре һәм модельләренә килгәндә, аларга карата һәр мәктәпнең таләпләре төрле булырга мөмкин. Кайсыдыр уку йортлары хәтта махсус тектертә. Безгә исә форманың төсе буенча гына таләпләрен әйттеләр. Ул куе зәңгәр яки кара булырга тиеш дип киңәш иттеләр. Күп кенә мәктәпләрнең сату нокталары белән килешүләре бар. Андый вакытта ташламалар да каралган.

Формаларның төс-кыяфәтләре дә, аларга карата таләпләр дә төрле булган кебек, бәяләрдә дә төрлелек бар. Базарларда өчле костюмны (чалбар, пиджак һәм жилет) 1500 сумга да табып була. Тик баласына уңайлы, сыйфатлы һәм матур форма сайларга теләгән ата-ана кыйммәтрәгенә өстенлек бирә торгандыр. Мөмкинлегенә карап, әлбәттә. Базарларда иң кыйммәт дигән форма 3000 сум торса, кибетләрдә – 5000 сум тирәсе. Пиджак эченнән кияргә берничә күлмәк тә кирәк булачак. Аларның бәяләре базарда 350 сумнан башланса, кибетләрдә – 500 сумнан.

Кызларга сарафан, блузка һәм итәкләр сайлау мөмкинлеге күбрәк тә әле. Базарларда сарафан 800-1300 сум тора, кибетләрдә 1800-2000 сумлыкларын очратырга туры килде. Теге яки бу фирманың формасын алырга кирәк дигән таләп булмаганда, төрле ярминкәләргә дә чыгып кайтырга мөмкин. Башка елларны «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә яхшы формалар сатыла иде. Быел анда төзекләндерү эшләре бара икән. Моннан тыш, Химиклар мәдәният сараена да барып карарга киңәш итәбез. Шулай ук Балалар кибете (Детский мир) кибетләрендә дә яхшы сайлау мөмкинлеге бар.

Сумка сайлыйбыз

Форма әзер булгач, балага рюкзак сайларга да керешергә мөмкин. Аны баланың буена карап алырга тырышыгыз. Ул артык зур да, кечкенә дә булмасын. Эчендәге бүлемнәре берничә булса яхшы. Китап, дәфтәр өчен аерым, ә пенал, буягычлар өчен аерым булса әйбәт. Шулай ук сулы шешә куя торган бүлеме булса да начар түгел.

Сумкаларның бәяләренә килгәндә, базарда алар 1700 сумнан башлана. Дөрес, 500 сумга да табарга мөмкин, тик аның сыйфаты начар. Хәзер күп ата-ана ортопедик аркалы, каеш һәм тоткалары стабилизаторлы, янып тора торган маяклары һәм башка өстәмә уңайлыклары булган рюкзакларга өстенлек бирә. Аларның бәяләре кибетләрдә 7-8 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ә базарда ортопедик аркалы, каты тышлы җиңел сумкалар 2500-3000 сум тора.

Башка кирәк-яраклар

Форма һәм сумка алгач, башка кирәк-яракларны да әзерләргә мөмкин. Базарларда спорт костюмнары 1000-1500 сум тора. Безгә алдан ук: «Спортзалның салкынча булган көннәре дә бар. Шуңа күрә трико белән олимпийка да алырга киңәш итәбез», – дип әйтеп куйдылар. Моннан тыш, шорты белән футболка да алып куярга кирәк булачак. Аларны 500 сумга табарга мөмкин.

Иң күп кирәк нәрсә ул аяк киемедер, мөгаен. Бәйрәм көнне киеп барырга – ботинка, мәктәп эчендә кияргә – уңайлы сандали, физкультура дәресенә кеды һәм кроссовки алсагыз яхшы. Спорт белән шөгыльләнер өчен икесенең берсен сайласагыз да була, тик урамга чыкканда кроссовкилар уңайлырак булачак. Базарда кедылар 450 сумнан башлана. Ә кроссовкилар 1000 сум тирәсе. Базарда табигый күннән тегелгән ботинканың бәясе – 1500 сум. Кибеттә 2500 сумга кадәр. Кызлар өчен туфлиләр малайларныкына караганда 200-300 сумга кыйммәтрәк.

Әлеге төп кирәк-яраклардан тыш, кызларга – бантик, колготки, малайларга галстук, чалбар эченнән кия торган трико, каеш та кирәк булачак. Шулай ук бала өчен аерым өстәл-урындык хәстәрләп куярга да туры киләчәк. Ә менә телефон мәсьәләсендә алдан ук укытучыгыз белән киңәшләшү зыян итмәс, чөнки кайбер мәктәпләрдә беренче сыйныф укучыларына аннан кулланырга рөхсәт итмиләр.
Әгәр сез «арбаны – кыштан, чананы – җәйдән» әзерли торган кеше булмасагыз, сабыр итеп, мәктәп кирәк-яракларын алуны август ахырына кадәр калдырсагыз да була. Бу вакытта күп кенә зур кибетләрдә акцияләр булырга мөмкин.

Дәфтәр, канцелярия товарларын шулай ук алдан алып куярга ашыкмасагыз була, дип киңәш итә өлкәнрәк сыйныф укучыларының әти-әниләре. Кайбер укытучыларның үз таләпләре дә булырга мөмкин. Хәзер кибетләрдә кытлык юк, кирәкмәгән әйбер алганчы, белеп алуың хәерле.

Кыскасы, беренче сыйныф укучысын мәктәпкә әзерләү якынча 15000 сумга төшә. Монда, әлбәттә, һәр кеше үз теләк-мөмкинлекләреннән карый. Иң мөһиме – яңа уку елы хәере белән килеп, балаларыбыз исән-сау булып, яхшы билгеләр белән сөендерергә язсын иде.


Кием сайлаганда түбәндәгеләргә игътибар итәргә киңәш итәбез

Мәктәп формасы уңайлы булырга тиеш – башлангыч сыйныф укучылары күп хәрәкәтләнә.
Күлмәк һәм блузкалар табигый тукымадан тегелгән, ләкин бик нык бөгәрләнә торган да булырга тиеш түгел.
Өске киемнең (пиджак, чалбар, итәк) тукымасына 35 проценттан артмаган синтетика кушылган булырга мөмкин.


Мәктәп формасы – 2500-6000 сум
Ак күлмәк – 350-1200 сум
Сумка – 500-8000 сум
Галстук – 300-500 сум
Ботинка – 1100-2000 сум
Спорт формасы – 1000-2000 сум
Кеды – 400-1500 сум
Канцелярия товарлары – 1000-1500 сум
Чәчәк бәйләме – 300-1000 сум

Сарафан – 800-2000 сум
Блузка – 800-1500 сум
Сумка – 500-8000 сум
Туфли – 1000-2500 сум
Спорт формасы – 1000-1500 сум
Спорт аяк киеме – 1000-2000 сум
Канцелярия товарлары – 1000-1500 сум


Рюкзак сайлыйбыз

Беренче сыйныф укучысы йөртә торган буш мәктәп портфеленең (рюкзак) авырлыгы 600-700 граммнан да артмаска тиеш.
Беренче сыйныф укучысының дәреслекләр һәм язу өчен әсбаплар белән тулган сумкасы, СанПин таләпләре буенча, 1,5 килограммнан артмаска тиеш.

Укучының рюкзагы киң (4-4,5 см) һәм көйләнә торган баулы, каты ортопедик аркалы булса яхшы. Шулай ук яктылык чагылдыра торган өлеше булса да начар түгел.
Беренче сыйныф укучысының букчасы җиңел, чистартыр өчен уңайлы, су үткәрми торган каплагычлы тукымадан тегелгән булса яхшы.

Рюкзакта нәрсәләр булырга тиеш?

Рюкзакта дәреслекләр, пенал, китап һәм дәфтәр тышлыклары, ручкалар, каләмнәр, линейка, альбом, буягычлар һәм кисточка булырга тиеш. Рюкзакта артык әйберләр булу-булмавын әледән-әле тикшереп торыгыз. Әгәр балагыз мәктәпкә үзенең яраткан уенчыгын алып барырга теләсә, каршы килмәгез. Шулай ук рюкзакта су куяр өчен махсус бүлем булса да яхшы.

Ә сез мәктәпкә әзерме?

Гөлназ Сәфәрова, «Татар радиосы» алып баручысы:

– Улыбыз Айдан беренче сыйныфка укырга бара. Әлегә мин бер нәрсә дә әзерли башламадым. Хәзер кибетләр бик күп, сайлап алу мөмкинлеге бик зур, шуңа күрә бу мәсьәләдә борчылмыйм, өлгерербез әле дип уйлыйм. Мәктәп формасына карата аерым бер таләпләр бар. Куе зәңгәр төстә булырга тиеш дип әйттеләр. Ә менә сумкасын Айдан үзе сайлады. Лего белән кызыксына ул, шуңа күрә рюкзакны аның яраткан герое белән алдык. Башка кирәк-яракларны август ахырларында алып бетерербез әле. Телефон мәсьәләсенә килгәндә, әлегә уйлыйбыз. Айданның сәгате бар инде. Кирәк булганда, анда смс та җибәреп була, вакытны да карый ала, SoS төймәсе дә бар. Ә телефонны балалар күбесенчә уеннар уйнар өчен сорыйлар.

Айсылу Лерон, «Татар радиосы» алып баручысы:

– Быел кызыбыз Фәридә беренче сыйныфка бара. Әлеге вакытта формадан кала, берни дә алынмаган. Без барасы 2нче гимназиянең үзенең формасы бар. Аны ательеда тектерү 2 мең сумга төште. Формага тагын ак блузка һәм водолазка аласы бар. Рюкзакны әлегә сайлыйбыз гына. Безнең вакытта рәхәт иде, андый мәшәкать юк иде. Чыга идек тә ала идек. Хәзер сумкалар сайлауга да бик җитди карыйбыз. Ортопедик булсын, диләр. Мин ошаткан сумкаларның бәясе 2500 сум тирәсе. Канцелярия товарлары барысы да бар. Бакчадан чыкканда, әти-әниләр һәр балага шундый бүләк ясаган идек. Август урталарында гимназиядә җыелыш булачак. Шунда тагын барысын да тәфсилләбрәк аңлатачаклар дип уйлыйм. Шуңа күрә алдан алып куярга ашыкмыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X