Шәһри Казан

«Моабит дәфтәрләре» белән һәркем таныша ала

14-15 февраль көннәрендә Татарстанның Милли музеенда һәм Муса Җәлилнең музей-фатирында Җәлил укулары булачак. Җәлил укуларында легендар «Моабит дәфтәрләре»н күреп булачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чарада «XXI гасыр кыйммәтләре призмасы аша М.Җәлил тормышы һәм иҗаты», «Сугыш алды елларында Казанның мәдәни тормышы», «Хәзерге заман сәнгать әсәрләрендә Бөек Ватан сугышы» һ.б. темалар буенча эш алып барылачак. 15 февральдә Муса Җәлилнең Казан Кремле янындагы мәһабәт һәйкәле төбенә чәчәкләр салу тантанасы була. Шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре» экспонат рәвешендә «Төп нөсхә көне»ндә Милли музейның икенче катында сәгать 12дән башлап күрсәтелә.
Җәлил укуларында концерт программасы да каралган: музыкаль өлешен Мәскәү триосы, Җәлил шигырьләрен укуны Казан театр училищесы студентлары үз җаваплылыгына алган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: