Сәхифәбездә төрле авыллар турында язарга туры килә. Кайберләре рәхәтләнеп гөрләп яшәп ята, икенчеләре исә әкрен-әкрен генә юкка чыга бара. Соңгылары өчен күбебез борчыла. Тулы тормыш белән яши торган авылларны күрү үзе бер рәхәт инде. Балтач районындагы Карадуган да шундый авылларның берсе. Әллә ул якларга беренче тапкыр гына баруым шулай тәэсир...
Әлеге авылга килеп керүгә үк, ул үзенең төзек, матур йортлары белән җәлеп итте. Яңа гына төзелгән йортлар да күп иде Карадуганда. Авыл халкы бүгенге көндә булган дәүләт программаларыннан файдаланып калырга тырыша. Булдыра алганча, колхоз дә ярдәм итә икән. Карадуган белән безне Фирая Зыятдинова таныштырды. Ул бу авылда оештырылган «Себер тракты тарихы» һәм «Муса Җәлил» музееның директоры. Карадуган авыл җирлегенә Арбаш белән Таузар авыллары да керә. Карадуганда барлыгы 161 хуҗалык бар. Арбашта хуҗалыклар саны 113 булса, Таузарда - 107. Күп кенә авыллардан аермалы буларак, Карадуганда бүгенге көнгәчә күмәк хуҗалык таркалмаган - «Игенче» хуҗалыгы тулы куәткә эшли. Монда, әлбәттә, хуҗалык рәисе Булат Зыятдиновның тырышлыгы зур.
Яшьләр авылда кала
Авылларның күбесендә балалар бакчаларын ябып бетергән заманда Карадуганныкында бүген балаларны 4 төркемгә туплаганнар, барлыгы 82 сабый йөри. (Димәк, Карадуган урта мәктәбе дә киләчәктә гөрләп эшләячәк. Бүгенге көндә анда 154 бала укый.) Авыл халкы да хәзер шәһәрлеләрдән бер дә калышмый: балаларын да әниләре күбесе машинада гына килеп ала (авыл җирендә машина йөртүче хатын-кызлар көннән-көн күбәя). Без бакчаны карап йөргәндә дә, әти-әниләр балаларын машинада гына җилдереп алып кайтып китте. «Яшьләр күп кала бездә, шуңа күрә балалар да һаман туа тора», - ди Фирая апа.
- Аларга эш урыннары бармы соң? - дип кызыксынабыз.
- Мәктәбебез, сәламәтлек пункты бар, авылда берничә кибет эшли. «Игенче» күмәк хуҗалыгында да эш урыннары җитәрлек. Бүген монда гына да 140ка якын хезмәткәр бар. Яңа гына өйләнгән бер яшь егет, мәсәлән, завферма булып урнашты, ә хатыны Балтачта китапханәче. Яшьләр арасында тракторда эшләүчеләр дә күп. Арада читкә чыгып йөк ташу белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Кыскасы, эшлим дигән кешегә эш җитәрлек...
Авылда рәхәт хәзер!
Килгәч-килгәч, колхозның сыер фермасына да кагылдык. Сыер савучы булып эшләүче Лилия Ибраһимова:
- Эшебез җайлы хәзер. Элеккеге кебек сөт күтәреп йөрмибез. Сөт торбалар аша турыдан-туры китә. Хезмәт хакын да вакытында түлиләр - 13-17 мең сумнар тирәсе чыга. Сөткә карап инде анысы. Атнага бер көн ял туры килә. Бер төркемдә 100гә якын сыерыбыз бар. 3 кеше сменалап эшлибез, - дип сөйләде. «Иии, авылда рәхәт инде хәзер! Кер юасы юк, азапланып су да ташыйсы түгел, утын әзерләргә кирәкми - газ бар, хәтта мунчаны да ягып мәшәкатьләнмибез - бордың куйдың, әзер дә була. Кибетләргә дә җаның теләгән әйберне алып кайтып кына торалар - әллә ничә чакрымнар аша товарга дип чыгып китәргә кирәкми. Сыер саву да хәзер берни түгел, чөнки күп кешенең өендә сыер саву аппаратларына хәтле тора», - ди ул, сөенеп.
Менә шулай авыллар да заманадан артта калмый, көннән-көн яңара, кул хезмәте дә җиңеләя бара...
Монда сөт тә кыйммәтрәк
Карадуганда хәтта махсус сөт җыю пункты да бар. Күмәк хуҗалыкның зоотехнигы Айрат Миңнебаев әйткәнчә, сөтне шушында җыеп, Мәскәүгә үк озаталар икән. Шуңа күрә сөт тә кыйммәткәрәк җыела. Әлбәттә, бу авылга да зур файда. Шулай итеп, хәтта Мәскәүдә дә Карадуган сөтен эчәләр булып чыга...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар