16+

Мунчаны ничек дөрес итеп салырга?

Салават Фәтхетдиновка да мунча төзегән Нәзир Мостафин: «Бүген халык күбрәк ак мунчага өстенлек бирә», – ди.

Мунчаны ничек дөрес итеп салырга?

Салават Фәтхетдиновка да мунча төзегән Нәзир Мостафин: «Бүген халык күбрәк ак мунчага өстенлек бирә», – ди.

Мунча керергә яратмаган кеше юктыр инде ул. «Ашка барма, мунчага бар», – дия торган иде безнең әби. Элегрәк, йорт саен мунча булмаган чорларда, әби мунчага күршесендә яшәүче үзе кебек тагын биш әбине чакыра иде. Зур кара мунча, суны коедан ташыйлар. Баш юарга аертылган сөттән ясалган әче су, юкә мунчаласы, кура җиләкле сабын һәм каен миллеге... Тагын шунысы хәтердә калган: мунчага беркайчан да чәй алып бармыйлар иде. Бик эчәсе килсә, буралы коедан алынган шыгырдап торган салкын суны, чиләк өстендәге черек агач кисәкләрен бер читкә сыпырып, рәхәтләнеп эчә торган идек. Нигәдер суык та тимәгән, мунчасына да сыйганбыз, кайнарлыгы да җиткән. Хәзер йорт саен диярлек ике мунча, берсе – газныкы, икенчесе – утында. Мунча ягып кунак итү – хөрмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсе.

Назир Мостафин – йөзләгән мунча «хуҗасы». Бурасын да бурый, эчке эшләрен дә башкара. Бурасыннан алып эскәмиясенә хәтле гөл итеп куя. Үзе әйтмәсә дә, мин аның Салават Фәтхетдиновка мунча төзегәнен дә беләм. Нәзир: «Бүген халык күбрәк ак мунчага өстенлек бирә», – ди.

– Кара мунча сораучылар бик сирәк, – ди ул. – Аның бер бик яхшы үзенчәлеге турында белеп бетермиләр шул: кара мунчада йөрәге авырткан кешеләрнең дә хәле бетми. Минем бабайның йөрәге авырта. Ул бары тик кара мунча гына керә. Томалап керә торган мунчалар да бар. Бу очракта ике-өч сәгать ягабыз да күмерле килеш мунчаны томалап куябыз һәм ике-өч сәгать исе беткәнен көтәбез. Нарат утыны яксаң, исе тизрәк бетә, имән утынын озаграк көтәргә кирәк. Андый мунчалар авылларда бар әле, Казан тирәсендә минем үземә өч тапкыр гына очрады. Өченче төрле мунча – ягып торасың, кереп торасың. Дүртенчесе – газ белән ягыла торганы. Шәһәр тирәсендә күбрәк әнә шул ягып торасың, керә торасың дигәне киң таралган.

Бик күпләрдә, агачтан бурап төзелгән мунча күпкә очсызрак, дигән фикер йөри. Тик Нәзир, бура сатып алганда гына очсыз кебек, ди. Оста әйтүенчә, төзи башласаң, эше арта.
– Акчаң булып яхшы агачтан эшлисең икән, әлбәттә, агач мунча әйбәтрәк, күпкә рәхәтрәк тә, – ди ул. – Иң мөһиме – мунча бурасын сатып алганда ялгышмаска. Бура паҗының киңлеген карагыз, ул 14 см булырга тиеш. Хәзер аны 7 см киңлектә генә итәләр. Бүрәнә араларында һава йөри башлый һәм мунча озак хезмәт итми, чери. Агачның төренә килгәндә, безнең якларда күбрәк нарат, чыршыдан бурыйлар. Ул да бик сагызлы булса, уңайсызлыклар тудырырга мөмкин. Һич югы түшәмен булса да юкә белән тышласаң әйбәт. Бөтен җире юкәдә генә икән, ул озак хезмәт итми. Хәзер күпчелек агачтан салынган мунчаларны да кабат матурлап тышлыйлар. Бүрәнә белән ике арага махсус җылыткыч пленка да куеп калдырсаң, җылыны да саклый, череми дә. Кирпеч белән салсак та шул технология. Аны да агач белән тышларга була.

Фундамент нинди булырга тиеш?

– Нинди фундамент булырга тиешлеге иң беренче чиратта мунча салына торган җиргә карап билгеләнә. Мин үзем «ленточный свайный» дигән ысулны тәкъдим итәм, үзебез күбрәк шулай эшлибез. Субайлар бораулап, аңа арматура төшерелә. Аларны 40 см тирәнлегендәге чокыр казып, таш тутырып заливать итеп тоташтырабыз. Җир өслегенә чыгарылганнан соң, яңадан кирпеч өеп, 15 см күтәрәбез. Мунчаны кирпечтән салырга уйласагыз, фундаментның ныклыгына аеруча игътибар итәргә кирәк. Югыйсә җир уйнап, мунча ярылырга мөмкин.

Идән җылы булсын дисәң...

– Бик күпләр мунчаның идәне салкын була дип зарлана. Мин мунчаны җылытыла торган идән белән ясарга тәкъдим итәм. Үземнең мунча утын белән ягыла, идәнне җылыту өчен аерым газ котелы куйдым. 6 метрга 6 метрлы мунчам. Тәүлек буе яна, аена 200-300 сум акча тотам. Миңа калса, бу күп түгел. Аның каравы, мунча тиз җылына, утын да күп кирәкми. Икенчедән, идән, мунча стенасы коры тора, череми. Өченчедән, мунча коры торса, аның исе дә башка. Кибеп җитмәгән мунчада бер төрле тынчу ис сизелә.

Мунча кереп беткәч, мичкә берәр утын атыгыз, юынып бетергәннән соң, мунчага кибәргә мөмкинлек булсын. Безнең әти гел шулай итә. Мунча кереп беткәч, ул суынып, юеш булып кала икән, акрынлап чери башлый һәм озак хезмәт итмәячәк. Мунча төзегәч, гарантия бирәсеңме дип сорыйлар. Коры итеп тотсаң, ләүкәне, обшивка такталары алыштырмый кимендә ун ел тора.


Идәнне дә, акчага карап, төрле материалдан ясарга була. Иң бюджетлысы – бетон белән заливать итү. Аз гына авыш булсын. Агачтан рәшәткәле идән ясыйсың да мунча кергәндә генә җәясең. Мөмкинлегең булса, плитә җәясең. Әлбәттә, алай матуррак, чистарак була.

Мич сайлыйбыз

– Мунча мичләренең ниндиләре генә юк. Мин үзем эшләгән дәвердә 600 меңлек мич тә куйдым. Хуҗалары бик мактый. Анда су да саласы түгел, бер төймәгә басасың да парны да үзе җибәрә. 6 миллионлык мич тә күргәнем бар.

Мичне сайлаганда атнага ничә тапкыр мунча керүегездән чыгып исәп тотыгыз. Атнага бер тапкыр гына ягып, үз гаиләгез генә юына икән, артык кыйммәтле булмаса да ярый. Бар шундый кешеләр: алар мунчаны еш ягалар, һәркайсы өчәр сәгать юына. Бу очракта, әлбәттә инде, чыдамлырак, ныграк мич кирәк. Мич сайлаганда икенче шарт – мунчаның җылытыла торган мәйданы. Кечкенә генә мунчага, яхшы булсын дип, юкка акча сарыф итеп, куәтле мич аласы түгел.
Корыч мичләр озаграк җылына, җылысы да озак тора. Ләкин бу тимер мич начар дигән сүз түгел. Кабатлап әйтәм: күпме кулланырга кирәк булачак, шуннан чыгып сайлагыз.

Таш иснәп кенә сәламәтлек килми

– Бер иптәш малаем, мунча миченә кыйммәтле ташлар салдым, дип сөйли. Имеш, гомерны озынайта. Белмим шул, таш иснәп кенә озак яшәп буламы икән?
Өлкәннәр, кырдан тишекле таш җыярга кирәк, дип тә әйтәләр. Кемнәрдер ком арасыннан чыккан йомры ташка өстенлек бирә. Иң мөһиме – мунчага салына торган таш җитешкән булсын. Моның өчен аңа чүкеч белән сугып карыйбыз. Ул чәчелеп таралмаска тиеш. Бүгенге көндә кибетләрдә бик күп төрле ташлар бар. Һәркем кесәсенә карап сайлый, шулай да мин артык мавыкмаска кушар идем. Иң яхшысы – әйбәт мунча себеркесе әзерләргә.

Ләүкә

– Ләүкәне ничек итеп һәм нинди агачтан ясау бик мөһим. Ул артык кечкенә дә булмаска тиеш. Ким дигәндә, бер кеше ятып торырлык булса әйбәт инде. Ике кешелек булса тагын да яхшы. Г яки П хәрефе формасында ясарга була. Ике биеклектә булса бик әйбәт. Аскы өлешендә утырып юынырга да була. Ләүкәне артык тыгыз агачтан ясамаска кирәк. Мисал өчен,имән, каен. Алар череми, ләкин шулкадәр каты агачлар, эсседә тимер кебек кызалар. Ләүкәне юкәдән, усактан ясарга була. Ләкин усак астма китереп чыгарырга мөмкин, диләр. Күпчелек халык хәзер абаш дигән агач куллана. Ул тән температурасын тиз кабул итә һәм пешерми. Бәясе бар инде, бер ләүкә уртача 12 000 сум тирәсе була. Артык зур мунча булмаганда инде бу. Кедр кулланучы кешеләр дә бар. Аның исе бик тәмле чыга, аның белән мунчаны тышларга да була. Кесәгә бик суга инде, кыйммәткә чыга. Бер кешегә ясадык менә, 45 мең сумлык материал гына алдык.

Мунчага тәрәзә кирәкме?

– Булса, әйбәт. Бигрәк тә һава алмаштыра торган вентиляция булмаса. Берәр кеше кереп чыккач, һава бик дымлы калган ди. Тәрәзәне биш минут кына ачып торасың, мунча суынмый, аның каравы дым китә. Кемнеңдер хәле бетәргә мөмкин. Тәрәзне ачып хәл алырга була.
Аннан, мунча ничаклы якты булса, шулкадәр чиста була. Шуңа күрә без ләүкә асларына да махсус яктырткычлар куябыз. Матур да, чистартырга да уңайлы. Мунча күбрәк ял итү урыны бит ул, шуңа күрә матур да, рәхәт тә булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лэукэ астына яктырткыч дигэн сез,именно нинди не кую шарт

    Мөһим

    loading