16+

Музейлар атна буе бушлай эшләячәк

21 апрельдән 27 сенә кадәр Казан халкы барлык музейларга да бушлай керә алачак. Республикада һәм башкалада беренче тапкыр музейара «Татарстанның музей язы-2014» акциясе уздырыла.

Музейлар атна буе бушлай эшләячәк

21 апрельдән 27 сенә кадәр Казан халкы барлык музейларга да бушлай керә алачак. Республикада һәм башкалада беренче тапкыр музейара «Татарстанның музей язы-2014» акциясе уздырыла.

Россиядә үткәрелүче Мәдәният елының матур һәм үзенчәлекле вакыйгасы бу. Акциянең девизы Халыкара музейлар көне девизы белән тәңгәл килә - «Музей коллекцияләре берләштерелә». Шуңа да күп кенә чаралар музейларда сакланучы хәзинәләрне популярлаштыру, музейара күргәзмәләр һәм проектларга юнәлдерелгән. Ә Татарстан халкын атна дәвамында хәзинәләр белән танышырга бушлай кертү исә акциянең бер пункты булып тора. Түгәрәк өстәлләр, флеш-моблар, автограф-студияләр, экскурсия, лекторийлар, махсус күргәзмәләр - барысы да каралган. Булачак акциядә, дәүләтнең эре музейлары белән беррәттән, республиканың муниципаль туган якны өйрәнү музейлары, шулай ук сәнәгать предприятиеләре, ведомстволар, уку йортлары музейлары да катнаша.
Казан халкы ТР Милли музеен, «Казан Кремле» музей-тыюлыгын, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеен, КФУның Казан химия мәктәбе тарихы һәм А.А.Штукенберг исемендәге геология музейлары, Академик Арбузовларның музей-йортын, «ТР буенча Россия МЧСы» янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәген, Габдрахман Әпсәләмов һәм аның чоры музеен, «Вакууммаш» ААҖ һәм «Мелита» ААҖ тарихлары музейларын, С.П.Горбунов исемендәге КАПОның хезмәт даны музейларын тамаша кыла алачаклар.
Акция 26 сыннан 27 сенә каршы төндә тәмамлана. 26 апрельдә, билгеле булганча, Татарстанда берьюлы ике вакыйганы - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен һәм Туган тел көнен билгеләп узабыз. «Музей язы-2014» акциясе кысаларында исә 26 апрельдә Казанда «Библиотөн-2014» тә көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading