16+

Намазлар укылды, ашлар ашалды...

Быел Корбан гаетен уздыру мөселманнарны ике төркемгә бүлде. Казан, Уфа, Ульяновск, Санкт-Петербург, Ижау, Чиләбе, Пенза, Чабаксар, Төмән һәм Әстерханда гает намазы Төркиядәге һәм кайбер башка илләрдәге сыман 25 октябрьдә узса, Мәскәү, Грозный һәм Махачкала бәйрәм намазын Согуд Гарәбстаны белән бер көнне - 26сы укыды. Мөселман өммәтен бүлгәләүчеләрне Аллаһ Раббыбыз үзе...

Намазлар укылды, ашлар ашалды...

Быел Корбан гаетен уздыру мөселманнарны ике төркемгә бүлде. Казан, Уфа, Ульяновск, Санкт-Петербург, Ижау, Чиләбе, Пенза, Чабаксар, Төмән һәм Әстерханда гает намазы Төркиядәге һәм кайбер башка илләрдәге сыман 25 октябрьдә узса, Мәскәү, Грозный һәм Махачкала бәйрәм намазын Согуд Гарәбстаны белән бер көнне - 26сы укыды. Мөселман өммәтен бүлгәләүчеләрне Аллаһ Раббыбыз үзе...

Татарстанда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк төп бәйрәм намазы баштарак «Мәрҗани» мәчетендә узачак диелгән булса да, быел әлеге хөрмәткә Болгарда яңа төзелгән «Ак мәчет»не лаеграк таптылар. Шулай итеп, спутник элемтәсе аша бар җиһанга чыгу мөмкинлеге булган «Яңа Гасыр» милләтебезнең иман китерүенә башлангыч биргән изге җирләребезне янә бөтен дөнья җәмәгатьчелегенә күрсәтте. Анда гает хөтбәсен республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Ул мөселман өммәтенә Россия Президенты Владимир Путин һәм үз Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммаларын да ирештерде. «Ак мәчет»тә узган бәйрәм намазында республикабыз җитәкчелегеннән Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Инде күптәннән тавышы-тыны чыкмаган, авырып ятучы мөфтиебез, ТР Мөселманнарының үзәкләштерелгән диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәйз дә, ниһаять, дөньяга чыкты. «Барлык мөселманнарга күңел тынычлыгы һәм иминлек телим», - диде ул, бәйрәмгә бер көн кала, элек үзе имам булып эшләгән «Болгар» мәчетенә журналистларны җыеп.
Шунысы кызганыч, соңгы вакытларда Татарстанда мөселманнар өчен мөһим булган көннәр алдыннан күңелсез вакыйгалар ешайды. Рамазан ае башланыр алдыннан мөфтиебез чак кына үлемнән калган, ә мәгърифәтче хәзрәтебез Вәлиулла Якубны һәлак иткән булсалар, бу юлы да Корбан гаетенә бер көн кала Казанның Химиклар урамында булып узган хәлләр янә мөселманнар күңеленә курку салгандыр (24 октябрь көнне Химиклар урамының 25 нче йортындагы бер фатирда террорчылыкка каршы махсус операция узды. Анда 19 июль вакыйгалары буенча шикләнелүче ике ир-ат - Руслан Кашапов һәм Роберт Вәлиев юк ителде. Операция барышында алар белән бергә исемнәре әйтелмәгән ике федераль иминлек хезмәте вәкиле дә террорчылар белән бергә шартлаудан һәлак булган. Криминалчы-тикшерүчеләр тарафыннан ике пистолет һәм 600 гр. шартлаткыч матдә (1.5 кг тротил эквивалентына тиң) табылган, дигән хәбәрләр таралды матбугатта). Хәер, мәчетләргә агылучы мөселманнарның саны моңа карап кына кимемәде. Быел республиканың 1173 мәчетендә узган бәйрәм намазларында тәртип һәм куркынычсызлыкны сакларга 2 меңнән артык полиция һәм 800дән артык МЧС хезмәткәрләре җәлеп ителәчәге хәбәр ителгән иде.
Шәхсән үзем гает намазына Азино бистәсенең Кол Гали тукталышы янындагы «Хозәйфә» мәчетенә бардым. Мәчеттән ерак түгел җирдә әрҗәләргә шыплап төялгән яшь-яшь ярымлык сарык һәм тәкәләр үз хуҗаларын көтеп торалар иде инде. «6 меңнән бирәм!» - дип каршы алды бер таҗик йөзле ир-ат, тимер коронкалы тешләрен ялтыратып. «Мөселманнарның йөзен каралтырга, пычратып күрсәтергә юл куймагыз! Чалган корбаннарыгызның калдыкларын теләсә кайда ташламагыз!» - дип өндәде мәчет манарасындагы тавыш көчәйткечләр аша яшь кенә тавышлы бер хәзрәт. Мәчет өчен бүленгән мәйданга тагын бер яңа бина да салып куелган булуга карамастан, җыелган халык анда да, мәчетне әйләндереп алган койма эченә дә сыешып бетә алмады, намазны урам якта - базар буенда укыдык. Күрәсең, Азино бистәсе халкына бу мәчет кенә җитенкерәми.
Хәер, мәскәүләр белән чагыштырганда, безгә, «мәчет җитми», дип зарлану урынсыз кебек. 26 октябрьдә Россия Мөфтиләр шурасының рәисе Равил Гайнетдин Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә үткәрелеп, «Россия 1» телеканалы аша туры эфирда күрсәтелүче бәйрәм вәгазе вакытында янә Мәскәү хакимиятен һәр округта (Мәскәүдә 12 округ бар) бер мәчет булдырырга чакырды. Яңгыр астында тротуарларда гыйбадәт кылучы мөселманнарны хәзерге мизгелдә дөнья буенча 200 миллионлап кеше күзәтүенә басым ясады Равил хәзрәт.
Шунысы игътибарга лаек: Корбан бәйрәмен үткәрү вакытында Мәскәү үзәгендә алкоголь эчемлекләр сатуга тыю кертелгән. Башка вакытларда хакимияткә мондый бәйрәмнәр вакытында спиртлы эчемлекләрне тыярга дигән тәкъдим белән Казанда «Азатлык» татар яшьләре берлеге пикетларга чыга иде, бу юлы күренмәделәр. Аның каравы, бәйрәмнең беренче көнендә «азатлык»чылар өч дистәләп кеше җыеп, нигездә, яшьләр өчен корбан ашы уздырды. Бәйрәм кунаклары, сыйлану белән беррәттән, мөнәҗәтләр, дини җырлар, шигырьләр, Коръән аятьләре тыңлаганнан соң, Фәүзия Бәйрәмованың «Батырша явы» дип исемләнгән китабына да ия булып таралыштылар.
Шимбә көнне, «Ихлас» мөселман яшьләре хәрәкәте белән берлектә, Бөтендөнья татар яшьләре форумы да ашка дәште. «Казан» милли мәдәният үзәгенең беренче катына ир-егетләр утырышса, икенче катны кызлар биләде. Бу чарага ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе вазифасын башкаручы Абдулла хәзрәт Әдһәмов, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин кебек мәртәбәле шәхесләр килүе мәҗлесне тагын да күркәмләндерде. Казанның баш казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин Коръән аятьләре һәм вәгазь укыгач, милли һәм дини оешмаларны, татар яшьләрен берләштергән әлеге чара чыгышлар, ислам диненә кагылышлы викторина һәм җырлар белән дәвам итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading