16+

«Нэфис Косметикс» хәзер авыр ис таратмый

Казанның үзәк өлешендә яшәүчеләр дистә еллар дәвамында Вахитов исемендәге химия комбинатыннан таралган сасы искә тончыгып гомер кичерде.

«Нэфис Косметикс» хәзер авыр ис таратмый

Казанның үзәк өлешендә яшәүчеләр дистә еллар дәвамында Вахитов исемендәге химия комбинатыннан таралган сасы искә тончыгып гомер кичерде.

Хәзерге «Нэфис Косметикс» ачык акционерлык җәмгыятендә, башкала мэры Илсур Метшин катнашында, экология мәсьәләсенә кагылышлы киңәшмә булды.
- Предприятиебезнең тарихы бертуган Крестовниковлар 158 ел элек төзеткән сабын заводыннан килә, - дип башлады таныштыруны әлеге җәмгыятьнең генераль директоры Дмитрий Хайбуллин. Завод 1917 елгы революция, Ватан сугышы чорларында да эшчәнлеген туктатмаган. - Ил һәм шәһәр өчен хезмәт куйган заводның бер кимчелеге бар иде: табигый майларны кайнатканда, тирә-юньгә сасы ис тарала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов таләп куйгач, шушы кимчелекне бетерергә вәгъдә бирдек. Предприятиегә заманча чистарту технологияләре урнаштырылды. Бу эшләргә 1 миллиард сумнан артык акча тотылды. Яңа төр продукцияләр җитештерүне җайга салдык, ә ясау вакытында соапсток һәм гидрофуз кебек сасы исле матдәләр чыгаручы кер сабыны, шулай ук «В» маркасындагы олеин кислоталары җитештерүне туктаттык. Алар камилләштерелгән технологияләргә нигезләнелеп җитештереләчәк. Инде Универсиадага кадәр үк «Нэфис Косметикс» цехларыннан сасы ис таралу тулысынча бетерелде, - диде Дмитрий Хайбуллин.
«Нэфис Косметикс» предприятиесе, «Яшел рекорд» шәһәр проекты кысаларында, үз хисабына бу көздә дә 1 мең төп агач утыртачак.
Мэр Илсур Метшин, республиканың экология һәм табигый ресурслар министры вазифасын башкаручы Рөстәм Камалов, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский «Нэфис Косметикс» ачык акционерлык җәмгыятенең экологияне саклау юнәлешендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading