«Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Башваткыч» уенына кем ничек бәя бирә бит. Берәүләргә ошый ул, кемдер аның русча варианты «Поле чудес»тан да гарык. Алай да Җәүит Шакиров алып барган әлеге тапшыру рейтинг җыя башлады. Вак-төяк бүләкләр белән ымсындырды-ымсындырды да... - шалт! - машина бүләк итте. Соңгы уеннарның берсендә прозаик, юмор...
Скопировать ссылку
«Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Башваткыч» уенына кем ничек бәя бирә бит. Берәүләргә ошый ул, кемдер аның русча варианты «Поле чудес»тан да гарык. Алай да Җәүит Шакиров алып барган әлеге тапшыру рейтинг җыя башлады. Вак-төяк бүләкләр белән ымсындырды-ымсындырды да... - шалт! - машина бүләк итте. Соңгы уеннарның берсендә прозаик, юмор...
«Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Башваткыч» уенына кем ничек бәя бирә бит. Берәүләргә ошый ул, кемдер аның русча варианты «Поле чудес»тан да гарык. Алай да Җәүит Шакиров алып барган әлеге тапшыру рейтинг җыя башлады. Вак-төяк бүләкләр белән ымсындырды-ымсындырды да... - шалт! - машина бүләк итте. Соңгы уеннарның берсендә прозаик, юмор остасы Ләбиб Лерон «ундүртенче» модель «Лада» автомобиле хуҗасы булып куйды. Башта супер уенда уйнарга теше-тырнагы белән каршы булган Ләбиб әфәнде, уендашлары әйбәтләп кодалагач, «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» әйтемен ачтырып, машинага ия булды да куйды.
Безнең: «Автомобиль бирүләре чынмы, ялганмы?» - дигән соравыбызга Ләбиб Лерон исә шатланып җавап бирде: «Чын. Тапшыру 26 декабрьдә төшерелгән иде, 28ендә мин инде машинаны алып кайтып та киттем».
- Бу арада иң күп ишеткән соравым шул булды инде - чынмы, ялганмы? Әле менә яңарак кына Асаф Вәлиев тә шул сорау белән шалтырата, - дип дәвам итте язучы. - Моңарчы бер дә андый әйбер отканым булмагач, башта үзем дә ышанмадым. Минем бит узган ел бик кайгылы елым булды - әнине югалттым. Үз-үземә дә көз айларында гына кайта башлаган идем. Ничектер шуңа башта әни бүләге итеп кабул иттем. Менә сиңа да шатлык, дигәндәй булды. Әнине югалту ачысын машина шатлыгы гына капламый анысы... Аннан кызым Айсылу Фәридә исемле кыз бүләк иткәч, бәби бүләге дип тә аңладым. Уендашларымның икесе дә көчле иде - без бит өчебез дә чаян йолдызлыгы астында туганнар. Әлеге тапшыру турында кем ни генә әйтмәсен, миңа ул ошый. Мин хәзер үзем Шевроле Лачетти машинасында йөрим. Аңа кадәр өч ел «ундүртле»дә йөрдем. Әйбәт машина ул, әмма шулай да иномаркадан соң кире кабат аңа утырасы килми. Шуңа әлеге машинаны сатармын да өч өлешкә бүләрмен, дип торам. Бер өлеше үземә, кредит түләргә китсә, калган ике өлешен ике кызыма бирәчәкмен. Рәхәтен күрергә язсын инде!
Комментарийлар