16+

«Әни, мин матрос булам!»

Республикага нинди һөнәр ияләре кирәк? Хәзер һөнәрне бүгенге көнгә карап түгел, ә киләчәкне күз уңында тотып сайларга киңәш итәләр. Дөнья самолет тизлеге белән алга барган заманда син уку йортын тәмамлап эшкә урнашканчы, ул һөнәрнең кирәге дә калмаска мөмкин бит. Шул мәсьәләне күз уңында тотып, Татарстан җитәкчеләре 2020-2026 еллар аралыгында республика өчен иң кирәкле һөнәрләрне барлаган.

«Әни, мин матрос булам!»

Республикага нинди һөнәр ияләре кирәк? Хәзер һөнәрне бүгенге көнгә карап түгел, ә киләчәкне күз уңында тотып сайларга киңәш итәләр. Дөнья самолет тизлеге белән алга барган заманда син уку йортын тәмамлап эшкә урнашканчы, ул һөнәрнең кирәге дә калмаска мөмкин бит. Шул мәсьәләне күз уңында тотып, Татарстан җитәкчеләре 2020-2026 еллар аралыгында республика өчен иң кирәкле һөнәрләрне барлаган.

IT һәм космос – өстенлекле өлкә

Бер яктан, бу – республиканың икътисади үсешен булдыру өчен башкарылган әйбер. Икенче яктан, тиздән уку йортлары абитуриентлар өчен ишекләрен ача. Әлеге исемлек яшьләргә булачак һөнәрләрен сайлаганда ялгышмаска ярдәм итәчәк. Андыйларның, укып бетергәч, үз белгечлеге буенча эшкә урнашу мөмкинлеге дә зуррак булачак.

Исемлеккә барлыгы 132 профессия һәм 149 белгечлек кергән. Алар арасында – график дизайнер, түбә ябучы, матрос, слесарь, официант, бармен, аш-су остасы, умартачы, реставратор, токарь, тукучы, ювелир, фотограф, шәфкать туташы кебек һөнәрләр бар.

«Мавыктыргыч фән һәм техни­ка йорты» башкарма директоры Александр Соловьев сүзләренчә, киләчәктә уңыш казану өчен, рес­публикадагы яңалыклар белән танышып барырга кирәк.
– Киләчәктә популяр булган ике юнәлешне төгәл әйтә алам, ул – IT һәм космос өлкәсе. Бүген IT – иң тиз үсүче, перспективалы өлкә. Ул безнең тормышыбызга шулкадәр нык килеп керде, хәзер киләчәкне аннан башка күз алдына да китереп булмый инде. Әлки районында Татарстан космодром төзергә ниятли. Космонавтика, пилотсыз эшләүче машиналар, айронавигация, геодезия, картография кебек һөнәрләр дә кирәкле һәм карьера төзү өчен уңышлы өлкәләр. Гомумән, якын киләчәктә техник иҗат, инженерлык яңа сулыш алачак, – дип фаразлый Александр Соловьев.

Аның сүзләренчә, нинди һөнәргә сәләте бар икәнен белү өчен, баланы уен форматында барган төрле мастер-классларга йөртеп карарга кирәк.

– Шул ук «Мавыктыргыч фән һәм техника йорты», Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт якларында ачылган кванториумнар балага үзен төрле өлкәдә сынап карарга ярдәм итә, – ди белгеч.

«Ирләр киемен тегүчеләр юк»

«Технология һәм мода» компетенциясе буенча WorldSkills хәрәкәте эксперты, Татарстан җыелмасы тренеры Айрат Шәрәфиев дизайн, җиңел сәнәгать өлкәсендә дә белгечләргә кытлык сизелә, ди.

– Безгә предприятиедә эшли алырлык технологлар җитми. Булса да, аларга эш кушканчы, башта янәдән өйрәтергә туры килә. Кулына диплом алган яшь белгечкә эшне ышанып тапшырып булмый, әзерлексез киләләр. Ә эш бирүчегә бу кулай түгел. Ул яшь белгечне янәдән укыту өчен тренерлар ялларга, аңа акча һәм вакыт сарыф итәргә туры килә. Аннан соң дизайнерлар бездә күбрәк хатын-кызлар өчен киемнәр булдыра. Ә ирләр өчен кием тегүче, образлар булдыручы осталар гомумән юк. Җиңел сәнәгать дип әйтәләр генә аны, чынлыкта исә без сәнәгатьнең иң авыр тармагында эшлибез, – ди Айрат Шәрәфиев.

Авыл хуҗалыгы өлкәсенә мал табибы, терлекче, урманчы, агроном, агроинженер, сөт җитештерүче кебек белгечләр кирәк икән.

Казан дәүләт аграр университетында узган Ачык ишекләр көнендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әлеге өлкәне сайлаган яшьләргә булачак ташламалар белән дә таныштырган иде.

– Югары уку йортын тәмамлап авылга эшкә кайткан яшь белгечләргә министрлык, күтәрелеп китү өчен, 300 мең сум акча бирә. Моннан тыш, ел дәвамында белгечкә үз хезмәт хакына әле тагын 11 280 сум акча өстәлә. Йорт сатып алу яки төзү өчен субсидия дә бирәбез, – дип сөйләде министр урынбасары.

WorldSkills та ярдәмгә килә

Республикада барган WorldSkills хәрәкәте дә эшче һөнәрләренә булган кытлыкны киметергә ярдәм итә. Аның ярдәмендә эшче һөнәрләренә яшьләр һәм ата-аналар карашы да әкренләп үзгәреп бара.

– Әлбәттә, җитмәүче һөнәрләр күп. Шул ук төзелеш өлкәсенә кешеләр кирәк, бетон салучылар, кирпеч салучылар юк диярлек. Медицинада урта кул хезмәткәрләр, шәфкать туташлары, авыруларны өйдә тәрбияләүчеләр юк диярлек. Кадрларга кытлык зур. Ләкин без әлеге проблеманы хәл итәргә тырышабыз. Күп кенә төбәкләр өч-дүрт һөнәр сайлыйлар да шуны үстерергә тырышалар, WorldSkills чемпионатларында шул юнәлеш буенча катнашалар. Бездә Татарстанда эш башкачарак бара. Без һөнәрләр санын чикләмибез, ничек күбрәк колачлый алабыз – шуның кадәр үстерергә тырышабыз. Шуңа күрә WorldSkillsта да барлык компетенцияләр буенча ярышабыз. Икътисад, хезмәт күрсәтү, IT, машина төзелеше... барлык өлкәләрне дә үстерәбез. Яшермим, бу җиңел эш түгел, бик күп чыгымнар таләп итә. Ләкин нәтиҗәсе булыр дип ышанасы килә, – ди «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Республиканың «Алгарыш» фонды алдынгы яшьләрне чит илгә стажировка узарга җибәрә иде. Хәзер үзләрен WorldSkills чемпионатында күрсәткән яшьләр дә анда катнаша ала. Үзләре сайлаган юнәлеш буенча алар алдынгы технологияләр булган илдә белем алып, киләчәктә Татарстанны үстерә, карьера төзи ала.

– Инде ике ел рәттән WorldSkills балалары әлеге программа аша чит ил уку йортларында укый, – ди Эмиль Гобәйдуллин.

Үз фикерегезне такмагыз, юнәлеш кенә бирегез

Психологлар сүзләренчә, кешенең үз күңеленә хуш килгән, аны бәхетле итәрдәй һөнәр сайлавы балачактан ук формалаша.

Үсеш дәверендә баланың нинди һөнәр иясе булуы берничә тапкыр үзгәрергә мөмкин. Шуңа да карамастан, аның һәр омтылышын ата-ана кабул итәргә һәм балага бу һөнәр белән танышырга ярдәм итәргә тиеш. Әгәр балагыз бер һөнәр сайлый, ә сез аны башка өлкәдә күрәсез икән, үз фикерегезне мәҗбүриләп такмагыз. VIII сыйныф ахырына кадәр ул әле һөнәр сайлауда икеләнә ала. Инде IX сыйныф башында сез, бергә утырып, бу хакта җитди уйлана башларга тиеш.

Әгәр дә мәктәп тәмамлаучы бала Һаман да һөнәр сайлый алмый икән, бу очракта аның кызыксынуларын, холкын өйрәнергә кирәк. Психологлар фикеренчә, кешеләрне төп биш төркемгә бүлеп була. Кемдер табигать белән бәйле әйберләрне ярата, кемдер башкалар белән тиз уртак тел таба, аралашучан, кайсыберәүләр – төгәл саннар, мәсьәләләргә, кемдер иҗатка тартым. Шулай ук үзен күрсәтергә яратучы, үз алдына максатлар куеп, аңа ирешүчеләр бар. Аларга сәясәт, спорт, актерлык кебек һөнәрләр хас.

Үзегезне кызыксындырган һөнәр ияләре белән аралашып карагыз. Бәлки алар эшенә барып, ул белгеч белән көн үткәреп аның эше белән якыннан танышып булыр. Бу очракта сез төгәл әлеге һөнәрнең сезгә туры киләме-юкмы икәнен аңлаячаксыз.

Иң бай һөнәр ияләре кем?
Россия Хезмәт министрлыгы илдә иң күп хезмәт хакы алучы белгечлекләрне барлаган. Шулай итеп, машина төзелеше өлкәсендә инженер-мехатроник һәм электр дуга методы белән эшләүче эретеп ябыштыручылар иң күп хезмәт хакы алучылар дип сайланган. Аларга ай саен йөз меңлек хезмәт хакы түлиләр икән. 95 мең тирәсендәге эш хакын банклар арасында төрле эшләр башкаручы хезмәткәрләр һәм җирне бораулаучылар ала. Бизнес-аналитикларга уртача 90 мең сум тирәсендә акча түлиләр. Тагын бер отышлы өлкә – кулланучылар кредиты буенча белгечләр. Аларга 85 меңнән югарырак эш хакы түлиләр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading