16+

Ниһаять, кар яуды!

«Ур-а-а-а! Кар ява!» - узган көнне, ниһаять, озак көтеп алынган кар яугач, балалар гына түгел, хәтта олылар да, бер могҗиза булгандай, шулай дип сөенде-шатланды.

Ниһаять, кар яуды!

«Ур-а-а-а! Кар ява!» - узган көнне, ниһаять, озак көтеп алынган кар яугач, балалар гына түгел, хәтта олылар да, бер могҗиза булгандай, шулай дип сөенде-шатланды.

Шуннан соң бөтен кеше урамга ашыкты: кем кар бабай әвәли, кем кар атышып уйный, икенчеләр исә ябалак-ябалак яуган карны, хыялларга бирелеп, тәрәзә аша гына күзәтә. Бөтен дөнья акка күмелгәч, кәефләр дә күтәрелеп китте, барлык борчу-мәшәкатьләр юкка чыккандай булды. Кышны сагынганбыз икән шул...
Синоптиклар әйтүе буенча, алдагы көннәрдә салкын булмаса да, явым-төшемнәр көтелә: 28,29 һәм 30 ноябрь көннәрендә дә вакыт-вакыт кар яугалап алачак, буран булу ихтималы да бар. Һава температурасына килгәндә, бүген көндез 3 градус салкын булуы көтелә. 29 ноябрьдә төнлә - 0, көндез +1 градус, 30 ноябрьдә температура -1,-4 градус булачак, дип хәбәр итә Гисметео, ру сайты. Шулай итеп, кышка да әкрен генә кереп барабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading