16+

Ничек килеп җиттек без бу көнгә?

Казан Универсиадасының миссиясе - күпмилләтле шәһәрдә бөтен дөньядан җыелган яшь спортчыларны җыю, берләштерү.

Ничек килеп җиттек без бу көнгә?

Казан Универсиадасының миссиясе - күпмилләтле шәһәрдә бөтен дөньядан җыелган яшь спортчыларны җыю, берләштерү.

Россиянең спорт традицияләрен дәвам итү, спортчыларның яшь буыны өчен трамплин булып тору, казанлыларның тормышларын кызыклырак, уңайлырак итү кебек максатларны да үз эченә сыйдырган әле ул. Универсиада өчен төзелгән корылмаларда соңыннан без һәм безнең балалар яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнәчәк, сәламәт яшәү рәвеше алып барачак. Моннан 5 ел элек Универсиада үткәрү хокукын ничек яулап алган идек соң әле без?
Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын Казанда үткәрү идеясе 2004-2005 елларда туа. Беренчеләрдән булып бу турыда Марат Бариев - Россия Олимпия комитетының башкаручы директоры сүз кузгата. Ул вакытта әле ул ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры иде. Нәтиҗәдә, 2006 елның 30 июнендә Казан 2011 елдагы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үзендә үткәрү хокукын даулап, гариза биргән иде. Әмма бу юлы без уңышсызлыкка тарыдык. 2007 елның 16 гыйнварында Италиянең Турин шәһәрендә FISU башкарма комитеты әгъзалары катнашында узган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Кытайның Шэньчжэнь шәһәре, бары тик ике тавышка өстенлек белән, алга чыкты. 2008 елда Казан икенче тапкыр гариза юллады. 2008 елның 16 маенда FISU делегатлары Казанга килеп, шәһәрнең шундый зур спорт чарасын кабул итү мөмкинлекләрен тикшереп киттеләр. FISU башкарма комитетының вице-президенты Стефан Берг визит ахырында: «Казанның 2013 елдагы Универсиаданы үткәрү теләген Россия Президентының да хуплавы бик мөһим. Бөтен ил Казанга терәк булырга әзер тора.
Сезнең шәһәр турында бик матур хатирәләр калды», - дип белдергән иде. 2008 елның 9 маенда - Җиңү көнендә Казанда бик зур марафонга старт бирелде. 4000 чакрымга сузылган марафонда Татарстан спортчылары 22 шәһәр аша факел йөртеп, Россия һәм Европа халкыннан Казанны яклап имзалар җыйдылар. Эстафета 29 майда Брюссельдә тәмамланды. Ә 31 майда Татарстан 2013 елгы Универсиаданы үзендә үткәрү хокукына ия булды. FISU башкарма комитетының 27 әгъзасыннан 20се Казанны яклап тавыш биргән иде.
Бөтендөнья Универсиадасы күп еллар дәвамында студентларның төп ярышлары булып тора. Масштаблары һәм әһәмиятлелеге ягыннан Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Олимпия уеннары белән бер дәрәҗәдә. Универсиадаларда катнашучыларның 60 процентына якыны Олимпия уеннарында да көч сынаша. Җәйге Универсиадалар 150-160 илдән 10 000нән артык спортчыны җыя. Студентлар уеннарының беренчесе 1959 елда Туринда узган булган. Россиядә исә Бөтендөнья җәйге Универсиадасы бер генә тапкыр - 1973 елда Мәскәүдә узган. Нәкъ 40 елдан соң уза торганы - 2013 елгы Казан Универсиадасы исә мондый зур масштабтагы беренче комплекслы ярышлар булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading