16+

Ничек салкын тидермәскә?

Тәҗрибәле педиатр-табиб Роза Сафиуллинадан киңәшләр.

Ничек салкын тидермәскә?

Тәҗрибәле педиатр-табиб Роза Сафиуллинадан киңәшләр.

Кискен тын юлларының вируслы инфекциясе авырулары, грипп эпидемиясе вакытында кеше күп була торган урыннарга бармавың яхшырак. 

Туңмаска, аеруча аякларны туңдырмаска кирәк. 

30 грамм зәйтүн, йә үсемлек маена 1 тырнак сарымсакны ваклап турап, бу төнәтмәне ябыла торган савытта саклыйсың. Һәр иртә өйдән чыгып киткәндә шул майны борын куышлыгына сылау файда бирә, вируслар эчкә үтеп керми. Аннары кайткач, борынны яхшылап су белән юарга киңәш ителә. Шулай ук кулларны да һәрчак юып йөрергә кирәк. 

Иртән ашап чыгып китү дә нәтиҗәле. Тамак тук булганда организм вирусларга бирешми. Шул ук вакытта баллы ашарга кирәк түгел. Ул киресенчә иммунитетны киметә, иң яхшысы – үзебездә үскән яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирегез. Катырылган мүк җиләге, карлыган, балан, чия, җиләк, сырганак файдалы. 

Мин авыруны кисәтү өчен вируска каршы кулланыла торган даруларны бик өнәп бетермим, табигать биргән байлыклардан файдаланырга киңәш итәм. Чамасын белеп гөлҗимеш, бака яфрагы, эхинацея үләне чәйләрен эчсәң әйбәт. 

Иммунинтетны ныгыту өчен А витамины да файдалы. Ул әстерхан, эрберт чикләвекләрендә күп. Шуңа да көненә бер-ике чикләвек ашасагыз, файдасы булмый калмас.

Саф һавада булу кирәк. Йоклар алдыннан 20-30 минут һава сулап керү уңай тәэсир итә. Көн саен тәрәзәләрне ачып, бүлмәне җилләтергә дә онытмагыз. 

Әгәр борынга томау төшкәндә, төчкергәндә, тән температурасы югары түгел икән урамга чыгуның, җиңелчә физик күнегүләрнең зыяны юк. Температура булганда исә бары өйдә калырга, табиб белән киңәшләшеп дәваланырга кирәк.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading