16+

Ниләр көтик синнән, Яңа Ел?

«Илләр, дөньялар имин булсын», - ди иде минем мәрхүмә әбекәем. Сугышның ачлык-ялангачлыгын үткәргән,хәерчелекнең ни икәнен белгән газизем юктан да сөенеп яши белә иде. Тәрәзәгә күбәләк килеп кунуын исе китеп күзәтүе, яңа туган таңда әтәч кычкыруына да ихластан сөенә белүе, күрше керүенә ашыга-кабалана чәй өстәле хәстәрләвенә дә гаҗәпләнеп карый идем. Ул...

Яңа елны көткәндә дә әбекәем күз алдыннан китми - син таң калган дөнья дигәннәрендә синнән үрнәк алып яшәргә кирәк булган икән, әбекәем! Безнең бит күбебез хәзер булганга да сөенә, килеп чыккан кайгы-фаҗигаләрдән дә сабак ала белмибез, һәм, гомумән, гадәти көндәлек тормыштан тәм табарга да онытыла кайчак. Шөкер итә белмәү заман чире белән бер, югыйсә, ә якыннарыбызның исән-сау яшәве, сине көтәр кешең булу, үз аякларыбызда йөрүгә, өстәлләребез муллыктан сыгылып торганга сөенмәслекмени!
Яңа елдан шуны сорыйк та без - булганнан мәхрүм кала күрмик тә, кояшы-ае, ак буранлы кышлары, чәчәк исле язлары, печән өсле җәйләре, алтынсу көзләре белән матур дөньяны яратырга өйрәник. Кешелеклелек сыйфаты артсын бездә, игътибарлылык-игелек артсын берүк! Совет чорындагы мультфильм, кинолардагы кебек, яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңеп чыксын!
Безгә таба атлачы, өр-яңа зәңгәр агач Ат елы. Ул һәрбер өйгә бәрәкәт, бәхет, мәхәббәт алып килсен иде дә югалтулар, кайгылар безне урап узсын иде. Иске елның фаҗигале вакыйгаларын кичергән кардәшләргә сабырлык иңдерсен ул, андый кайгыларны беркемгә дә күрсәтмәсен.
Һәркемнең үз теләге, үз көткәне, дигәндәй, әмма Яңа ел төнендә ихлас теләкләр генә чынга ашадыр ул. Шуңа да сәгать телләре уникене сукканда аның иң мөкатдәсен генә сайлагыз - йөрәк түреннән чыккан һәр хыял чынга ашачак та. Дөнья - матур, дөнья - могҗиза...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading