16+

Нишләдең син, табигать бәгърем?

Без әллә февральсез генә мартка күчәрбезме икән соң? Тыштагы һава торышы, көй чүлмәге - гыйнварга күз салсаң, шундый фикергә киләсең дә: менә кайсыбыз иртәгә чатнама суык булып, җирдәге карның аяк астында шыгырдап торачагына ышана? Без инде ул чатнама суык дигәннәрен акрынлап тарих битләрендә калдырмабыздамы икән - елдан-ел җылына башлаган климат...

Нишләдең син, табигать бәгърем?

Без әллә февральсез генә мартка күчәрбезме икән соң? Тыштагы һава торышы, көй чүлмәге - гыйнварга күз салсаң, шундый фикергә киләсең дә: менә кайсыбыз иртәгә чатнама суык булып, җирдәге карның аяк астында шыгырдап торачагына ышана? Без инде ул чатнама суык дигәннәрен акрынлап тарих битләрендә калдырмабыздамы икән - елдан-ел җылына башлаган климат...

Нишләдең соң син, табигать бәгърем? Кыш уртасында кар эреп, арчылган җирдән яшел чирәм борын төртеп маташсын инде, ә! Яңа елны каршы алган төндә Казанның кыл уртасында төзелгән кар шәһәрчегенә барып, такта тау өстеннән шуулар турында әйтеп тә тормыйм инде мин. Кары-бозы эрегән шәһәрчекнең бозы кисеп-кисеп алып киленгән капкачыкларында калган иде шул. Балалар, эчке киемнәренә кадәр юешләнеп, су эченнән тактасына кадәр эрегән «тау»да шуып кайттылар. Кышы бар - кары юк, көн туса - көе юк, дигәндәй, юньле-башлы кышны да күрә алмыйбыз кебек тоела башлады инде. Печтер-печтер пычрак кар суы ерып, кар атышырга хыялланып йөр әле син!
Шуның өстенә, кичә башланган көчле магнит давылы күп кенә кешеләрнең сәламәтлегенә тәэсир итми калмагандыр. Соңгы араларда ешлаган әлеге күренешне галимнәр кояшта таплар арту белән аңлата. Бу вакытта йөрәк-кан тамырлары авыру кешеләрдән үз сәламәтлекләренә аеруча сакчыл булу таләп ителә.
Бер сүз белән әйткәндә, без гадәти генә чорда яшәмибез, җәмәгать. Бүген иртән - яңгыр, кичкә - кар явулар, бүген - климатик нормадан 9-10 градуска югарырак һава торышы, иртәгә зәмһәрир салкыннар булуны да гадәти итеп кабул итәргә өйрәнсәк кенә. Шул һава торышына карап, үз-үзебезгә дә, тирә-юнебездәгеләргә дә игътибарлырак була белергә дә кирәк. Синоптиклар әнә атна ахырына кадәр плюс (!) температура вәгъдә итсә, киләсе атнада, Алла боерса, көннәр акрынлап салкынайта башларга тиеш икән. Киләсе атна ахырларына температура -17, -19 булыр дип көтелә. Плюстан минуска шалт кына күчеп куйсак та сынатмаска исәп бит, әйеме? Такташ шигырендәгечә, «март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашаганчы», чып-чын кыш күреп, ап-ак матурлык хозурлыгында яшәп калырга насыйп итсен, берүк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading