16+

Җәннәт – әниләрнең аяк астында

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул - әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә - әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә - әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә - әни. Дөньяга аваз...

Җәннәт – әниләрнең аяк астында

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул - әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә - әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә - әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә - әни. Дөньяга аваз...

Үсеп җиткәч, без дә аларга бурычыбызны кайтарырга тиешбез. Аларга карата игътибарлы, мәрхәмәтле булсак иде. Әти-әниләр олыгаеп, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганда, аларга йомшак сүзләр белән генә дәшсәк иде. Сәламәтлегебез, исәнлегебез булганда әти-әниләребезне карарга, алар янына кайтып йөрергә, хәлләрен белешеп торырга иренмәсәк иде. Ислам дине дә әни кешеләрне олуг дәрәҗәгә күтәрә, хәдисләрендә аңа хөрмәт күрсәтүнең саваплы булуын кат-кат дәлилли. Раббыбыз да аларга «уф!» дип тә әйтмәскә боера бит. Алар алдында тагын нинди бурычларыбыз бар? Шул турында без «Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВтан сораштык.
- Ислам динендә әни хакы иң зур хаклардан. Аның турында Коръәндә дә аятьләр бар, чөнки әниләр безне тугыз ай буе карынында күтәреп йөриләр, авырлык белән табалар. Тапканнан соң, ике яшькәчә имезәләр. Бала үскәндә дә күбрәк әни янында. Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Димәк, аңа әти кешегә караганда да зуррак ихтирам күрсәтергә тиешбез. Берәү Мөхәммәд (с.г.в.) янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» - дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр, әни кешегә, ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәр кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» - дип сорагач, «Әтиеңә» диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы - ана хакы. Хәтта сәхабәләр вакытында шундый хәл булган. Бер сәхабә үзенең әнисен аркасына күтәреп хаҗга алып барган һәм бер галимнән, әни алдындагы бурычымны үтәдемме инде, дип сораган. Галим исә, син бу эшең белән анаңның сине тапкан вакытындагы бер авырту мизгелен дә түләмәдең, дигән.
- Димәк, әниләр алдындагы бурычны үтәп бетереп булмый?
- Юк. Без алар алдында гомер буена бурычлы. Алар вафат булганнан соң да әти-әниебез турында онытырга тиеш түгелбез. Пәйгамбәр янына бер кеше килгән дә, әти-әнием дөньядан киттеләр, тик мин аларга хәзер дә бер изгелек эшли аламмы, дип сорый. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр, биш төрле изгелек кыла аласың, ди. Аның беренчесе - аларның урыны җәннәттә булсын дип, дога кылып тору. Икенчесе - истигъфар кылу, ягъни әти-әниемнең гөнаһларын гафу ит дип Аллаһыдан сорау. Өченчесе - әти-әниеңнең исән вакытларындагы берәр хыялы тормышка ашмаган булса, әгәр дә хәерле яхшы хыял икән, аны гамәлгә ашыру. Дүртенчесе - әти-әни кем белән дус булган булса, аларны хөрмәт итү, алар белән аралашып тору. Бишенчесе - әти-әни ягыннан булган кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу. Болар үтәлсә, аларның рухлары тыныч булачак.
- Гаиләдә берәр проблема килеп туганда, ир-ат кемнең фикерен тыңларга тиеш, әнисенме, әллә хатынынмы?
- Ислам дине буенча, ир кеше өчен иң беренче чиратта әни хакы беренче урында торырга тиешле. Ә хатын өчен - ир хакы. Үзе әни булган, ир бала тәрбияләгән хатын-кыз моны һичшиксез аңлый. Әниләргә изгелек кылу җәннәткә керергә дә бер сәбәп бит ул. Бер сәхабә үлем түшәгендә ята икән. Ул кайчандыр әнисен рәнҗеткән була. Үләр алдыннан сәхабә «лә иләһә иллаллаһ Мөхәммәд рәсүлуллаһ» дип иман кәлимәсен дә әйтә алмый. Аны әйтә алмаган кеше исә җәннәткә керми. Ул вакытта әнисе исән була әле. Әнисенә барып, бәлки гафу итәрсең дип кат-кат сорыйлар. Әни кеше, юк, ди. Шуннан Пәйгамбәр аңа, бер учак ясыйбыз да балаңны шул утка ташлыйбыз, ди. Нинди ана кеше баласының утка керүен тели инде. Ул шул сүзләрдән соң улын гафу итә. Сәхабә дә Аллаһ каршына иман кәлимәсе белән китә. Бу риваятьтән күренгәнчә, әти-әнине хөрмәт итәргә тиешбез. Аларның догасы кабул була, хәерле теләкләре белән без дә бу дөньяда бәхетле булабыз. Мәчеткә килүчеләр арасында, тормышымда кара полоса китте, проблемалардан арынып булмый, хәзрәт, дога кылыгыз әле, диючеләр бар. Без доганы кылабыз, тик алар уйланырга тиеш: берәр кешене рәнҗетмәдеңме, әти-әни хакын үтәдеңме икән син? Аларның хакларын үтәп яшәсәк, авырлыклардан котылырбыз. Сугышка барыр алдыннан Пәйгамбәр (с.г.в.) берәүдән, синең әниең бармы, дип сорый. Теге «әйе» дигәч, «алай булгач, син әниеңне кара, чөнки җәннәт - әниләрнең аяк астында», дип, аны өенә кайтарып җибәрә. Димәк, әнине карау җиһадка барудан да өстенрәк һәм саваплырак. Җәннәт - әниләрнең аяк астында дигәнне дә аларга изгелек кыла алсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.

Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән:
- Ул дөньяга мин ник киләм?
- Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр.
- Ә мин аны ничек аңлармын соң?
- Ул сине үз теленә өйрәтер.
- Фәрештәмнең исеме ничек була?
- Син аңа Әни диячәксең
.

Бу дөньяда нәрсә генә эшләсәк тә, бөтенесе дә үзебезгә әйләнеп кайтачак. Әти-әниләребез белән нинди мөгамәләдә булсак, балаларыбыз да безнең белән дә нәкъ шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Бу дөньяда бер генә әйбер дә юкка гына булмый, яхшылык - яхшылык белән, начарлык начарлык белән кире әйләнеп кайта.

Әни хаты
«Кызым! Килер бер вакыт, мин дә картаермын. Олыгайган көнемдә миңа карата сабыр булсаң иде, мине аңларга тырышсаң иде. Ашаганда пычрансам, синең ярдәмеңнән башка киенә алмасам, миңа карата түзем бул. Кечкенә чагыңда минем сине ничек итеп киенергә өйрәткәнемне искә төшер. Синең белән сөйләшкәндә бер сүзне әллә ничә тапкыр кабатласам, минем сүземне бүлмә, ахырга кадәр тыңла. Син сабый булганда, йоклатыр өчен, бер үк әкиятне миңа да әллә ничә тапкыр сөйләргә туры килде. Заманча техниканы аңламасам, аның белән эшли алмасам, миңа ирен чите белән генә елмаеп карама, вакыт бир - өйрәнермен. Нәрсәне дә булса онытсам, сөйләшкәндә сүз очын югалтсам, исемә төшерергә ярдәм ит. Искә төшерә алмасам да, куркыныч түгел. Иң мөһиме - минем нәрсә сөйләвем түгел, ә синең белән янәшә була алуым, синең мине тыңлавың... Ашыйсым килмәсә, мәҗбүр итеп ашатма. Арыган аякларым мине тыңламаса, миңа кулыңны бир. Мин дә шулай беренче адымнарыңны ясаганда кулымны сузган идем. Минем җыерчыклы йөземне күреп тә күңелсезләнмә. Янәшәмдә булырга тырышсаң, миңа шул җиткән. Мин яратам сине, кызым!»

Әти-әниең өчен дога кыл
«Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе» (Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта) («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять).
«Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» (Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!») («Исра» сүрәсе, 24 нче аять).

Гыйбрәт өчен
Картайган әни кеше үзенең улы, килене һәм оныгы белән яши башлый. Аның куллары калтырый, күзләре начар күрә, көчкә генә атлап йөри. Табын артына утыргач та, ризыгы идәнгә чәчелә, чәй эскәтергә түгелә. Киленнең моңа бик нык ачуы килә. Ир белән хатын, озак кына уйланганнан соң, бүлмә чатында аңа аерым кечкенә өстәл куялар.
Беркөнне дүрт яшьлек малаеның идәндә чыра һәм йомычкалар белән уйнап утырганын күргән әти кеше аңардан, нәрсә эшлисең, дип сорый. Моңа каршы улы: «Мин әни белән сиңа кечкенә генә агач савытлар ясыйм. Мин үсеп җиткәч, сез шулардан ашый торган булырсыз», - ди.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading