16+

Ноябрь бәйрәмнәре: кем белә, кем белми, әмма беркем аны күпсенми

Ноябрь бәйрәмнәрен күпләр көтеп ала. Укучыларның көзге каникулларына туры килгәнлектән, гаилә белән бергә ял итү өчен җайлы вакыт.

Ноябрь бәйрәмнәре: кем белә, кем белми, әмма беркем аны күпсенми

Ноябрь бәйрәмнәрен күпләр көтеп ала. Укучыларның көзге каникулларына туры килгәнлектән, гаилә белән бергә ял итү өчен җайлы вакыт.

Авылда каз өмәләре гөрли. Бу көннәрдә сәяхәт итүчеләр дә бар. Җитмәсә, безнең республика халкы бер көнгә артыграк та ял итә бит әле.

Ноябрьдә нәрсә хөрмәтенә ял иткәнне төгәл белүчеләр сирәк анысы. Бер танышым: «6 ноябрь татар бәйрәме, диләр, Корбан гаетеме әллә?» – дигәч, бөтенләй аптырап калдым. Өлкән буынның күбесе ноябрьдәге ялларны Октябрь бәйрәме, ди. Буталырсың да. Югыйсә Октябрь бәйрәме, Россия Президенты Владимир Путин карары белән, бездә инде 2005 елдан бирле ял көне булып саналмый. Аның каравы, 4 ноябрьдә Халыкара бердәмлек көне билгеләп үтелә.
100дән артык милләт халкы дус-тату яшәгән дәүләт өчен бу чынлап та тирән мәгънәгә ия бәйрәм. 4есе якшәмбегә туры килгәнлектән, кагыйдә буенча, ял дүшәмбегә күчә. Ә 6 ноябрь – Татарстанда республика Конституциясе көне. Хәзер, Конституция кабул ителгән чактагы кебек, халыкта бәйрәм рухы бик сизелми анысы. Әмма календарьда бу дата кызыл белән билгеләнгән икән, димәк, аны зурлап бәйрәм итмәсәк тә, онытырга ярамый.
Бәйрәмнәр уңаеннан, республикада төрле чаралар планлаштырыла. Казанда гына да ялларда 80гә якын чара уздыру ниятләнелә. Китапханәләрдә бу көннәрдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган китап күргәзмәләре оештырылачак. Татарстанның күп кенә музейлары бушлай эшләячәк.


Ә сезнең өчен ноябрь бәйрәмнәре нинди мәгънәгә ия, ялларны ничек уздырырга уйлыйсыз?

Индус Таһиров, галим:
– Ноябрь бәйрәмнәре арасында иң олысы минем өчен 6 ноябрь – Конституция көне. Без тулы суверенитетлы дәүләт булуыбыз белән горурлана алабыз. Чигенүләр булды, әлбәттә. Әмма, үзгәрешләр булса да, суверенитет сүзе исән калды. Дөньяви кануннар буенча бу сүз тулы хокуклы булу дигәнне аңлата. Димәк, Татарстаныбыз да дәүләт булып саклана. Конституциягә ирешкәнче шактый сикәлтәле юл узарга туры килде. Юл башы декларация кабул ителүдән башланды. Россиядә безнең республика – декларация кабул итә алган бердәнбер төбәк. Безнең өчен беренче чиратта милләтара дуслык, бердәмлек, татулык мөһим. Конституция кабул ителү ул – берничә ел көрәш нәтиҗәсе. Ул – күктән төшкән документ түгел. Бу – халыкның теләген, омтылышын чагылдырган бәйрәм. Кызганыч, хәзер яшьләр бу бәйрәмнең нәрсә икәнен аңлап бетерми. Шуңа да мәктәпләрдә шул хакта күбрәк сөйләргә, республиканың Конституциясе турында сөйли алырлык кешеләр белән очрашулар уздырырга кирәк. Кызганыч, быел минем күңелдә бәйрәм рухы юк. Кайгылы көннәрем. Күптән түгел хәләл җефетемне җирләдем. 40ын уздырып йөргән чагыбыз.

Айсинә Фаршатова, Яшел Үзән, укытучы:

– Каникулга кадәр үк балаларга халыклар бердәмлеге, республиканың Конституциясе көне турында мәгълүмат биргән ачык дәресләр уздырдык. Кызганыч, укучылар гына түгел, аларның әти-әниләренең дә күбесе бу бәйрәмнәрне белеп бетерми. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе юк, идеология һәм сәясәт белән бәйле бәйрәмнәр бездә һәрчак күләгәдә кала. Бәйрәмнәрне укытучылар, гадәттәгечә, эшләп уздыралар. Каникул булса да, мәктәптә эш җитәрлек. Авылда бәйрәм уңаеннан концерт оештыруда да укучыларны җәлеп итәбез.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading