Кайвакыт кеше, югары уку йортын тәмамлап кулына диплом алгач та, төгәл нинди һөнәр иясе буласын белми әле.
Мәктәптә укытучылар гомум фәннәргә басым ясыйлар, югары белемне әти-әни, туганнар киңәше буенча үзләштерәсең дә 22 яшеңдә кая барып бәрелергә белми йөрисең. Ярый ла университет тәмамлагач, бу һөнәр синеке түгел икәнен аңласаң. Кайберәүләр, пенсиягә чыкканчы, күңеленә ятмаган эш белән шөгыльләнә.
Президент әйтте!
Россия Президенты Владимир Путин, менә шундый хәлләрне булдырмас өчен, балалар бакчасыннан ук инде кешене һөнәри ориентлаштырырга кирәк, ди. Бу фикерне ул Федераль җыенга Юлламасында да да белдергән иде.
– «Сириус» белем бирү үзәге, «Минем беренче бизнесым», «Киләчәккә билет», Кванториумнар – бөтен кеше өчен дә ачык булырга тиеш. Киләчәктә без мәктәпкәчә белем бирү системасында миллионлаган яңа урын булдырмакчы, – дигән иде Президент.
Илкүләм проектлар
Владимир Путин кушуы буенча 2014 елдан Сочи шәһәрендә «Сириус» белем бирү үзәге эшли. Аның максаты – сәләтле яшьләрне барлау, аларга үсеш өчен юнәлеш бирү. Аена якынча 800 бала биредә бушлай белем ала, ял итә, сәламәтлекләрен ныгыта. Үзәк ел әйләнәсе эшли.
«Минем беренче бизнесым» – «Мой первый бизнес» проекты әле узган ел гына эшли башлады. Биредә мәктәп укучылары үз проектларын тәкъдим итә. Кемдер үз куллары белән эшләгән әйберләрне сатарга өйрәнә, кемдер видеоблогер булырга кулын шомарта. Шулай ук интернет аша сату итү, инновацияләр өлкәсендә дә белем алып була. Проектта үзен күрсәтә алган сәләтле яшьләр, Президент грантларын отып, үз проектын тормышка да ашыра ала. Проект ярдәмендә узган ел 100гә якын мәктәп укучысы Плеханов исемендәге Россия икътисад университетына укырга керү мөмкинлегенә ия булган иде. Проектта теләгән һәр бала катнаша ала, моның өчен kapitany.ru сайтында гариза калдырырга гына кирәк. Быелдан анда V сыйныф укучыларын да ала башлаганнар.
«Киләчәккә билет» – «Билет в будущее» проекты кысаларында VI-XI сыйныф укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итәләр. Проект алты ел тормышка ашырылачак. Аның ярдәмендә миллионлаган укучы тормышта үз юлын табачак, ди проектны тормышка ашыручылар. Проектның операторы – WorldSkills Russia – «Яшь профессионаллар» берлеге.
– Проектның төп максаты – балаларны һөнәрләр белән таныштыру түгел, ә ул һөнәрләрдә эшләп карау мөмкинлеге бирү. Күп кешеләрнең, нинди дә булса һөнәр буенча эшли башлаган вакытта, күңелләре китә. Әлеге проект балага әле һөнәр сайлаганчы ук үз юлын табарга мөмкинлек бирер, – дигән фикердә WorldSkills Russia генераль директоры Роберт Уразов.
Кванториум — балалар өчен технопарклар – Татарстанда да күптәннән эшли башлады инде. Әлмәт кванториумы аша гына да елына 1300дән артык бала уза. Биредәге төп юнәлеш – балаларны инженерлык һөнәрләре белән таныштыру. Ләкин ашарга пешерү, үсемлекләр, хайваннар дөньясы белән танышу кебек дәресләр дә бар кванториумнарда.
Татарстан мисалында
Мәктәпкәчә белем бирү юнәлешендә Татарстан ни рәвешле үсеш алган соң? Республика сабыйлары кайларда үзен күрсәтә ала?
«Фабрика предпринимательства» – яшьләрне һөнәри ориентлаштыручы проектларның берсе. Берничә ел инде ул «Фабрика-дети» проекты кысаларында мәктәп яшендәге балаларны бизнес серләренә өйрәтә.
– Элек яшьләр студент эскәмиясен узганнан соң гына һөнәр сайлый башлый иде. Укып бетереп, эшкә урнашкач кына үз эшенең нечкәлекләрен өйрәнә иде. Чынлыкта исә бала һөнәрен инде кечкенә чактан ук өйрәнә башларга тиеш. Президентның әлеге проблеманы күреп алуына бик шат мин. Бала булачак һөнәре белән таныш булырга, үз куллары белән эшләп карарга тиеш. Эшмәкәрлек – шулай ук балалар сайларга мөмкин булган һөнәр. «Фабрика-дети» аерым бер түгәрәк буларак та, мәктәп программасы буенча да өйрәтелә башлады. Татарстанда хәзер балаларга дәрестән тыш эшмәкәрлек серләрен өйрәтә башладылар. Бу үзенә күрә бер эксперимент буларак башкарыла әлегә. Март-апрель айларында без республикакүләм эшмәкәрлек буенча олимпиада үткәрергә җыенабыз. Анда теләгән һәр мәктәп баласы катнаша ала. Җиңүчеләргә эшмәкәрлек буенча белем алу мөмкинлеге бирелә, – ди «Фабрика предпринимательства»га нигез салучы Айдар Булатов.
«Фабрика-дети» проектында инде 600 бала белем алырга өлгергән. Быел тагын 500 бала укытып чыгарабыз, ди Айдар Булатов.
Казанның 182нче политехник лицее социаль педагогы Венера Фазуллина, балаларны күзәтеп, аларга дөрес сораулар биреп һөнәр сайларга ярдәм итеп була, дигән фикердә. Ул «Талантлар университеты» белән хезмәттәшлек тә итә әле.
– Без, укытучылар, баланың эшен кайвакыт эксперт буларак бәяли башлыйбыз. Шуңа күрә балаларга иҗади яктан үсәргә, фикерен белдерергә мөмкинлек калдырмыйбыз. Ниндидер билгеләнгән юнәлеш буенча гына барырга кушабыз. Фасилитация методы башкачарак. Биредә укытучы нәрсә эшләргә кирәклеген әйтеп тормый, юнәлеш кенә бирә. Бу очракта син дөрес, бу очракта дөрес түгел дигән сүзләр кулланмый. Ә дөрес сораулар биреп, балага үзенә җавапларга табарга ярдәм итә, – ди Венера Фазуллина.
Аның методы буенча 15 олимпиада җиңүчесе эшләгән. Быел ул, тулысынча укытучылыктан китеп, социаль педагог роленә күчкән. Балаларга төрле проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә.
– Миңа бергә кушылган берничә предмет буенча проектлар башкару ошый. Әйтик, бер укучым яныма килде дә: «Миңа биология ошый башлады, ләкин мин физиканы да яратам», – ди. Без бу ике фәнне куштык та, биофизикага нигезләнеп, кешенең баш мие эшчәнлеген тикшерү турында проект әзерләдек. Казан федераль университеты үткәргән бәйгедә икенче урын алды ул. Бер укучым, биология һәм социология фәннәрен кушып, криминалистика буенча проект яклады. Ул, биология һәм генетикага нигезләнеп, халык арасында агрессия күп булу сәбәпләрен өйрәнде, – ди Венера Фазуллина.
Лицейда инде VI сыйныф укучылары үз проектларын тәкъдим итеп килә икән. Социаль педагог аларга юнәлеш биреп тора.
– Баланың соравына хәзер үк җавап бирергә кирәк. Вакытында җавап бирмисең икән, ул аның өчен әһәмиятен югалта инде. Балалар артыннан һәрвакытта күзәтеп торырга кирәк. Шул вакытта аларның сәләтләре ачыклана. Мәктәпләрдә һөнәр сайларга вакыт җиткәч, тестлар үткәрәләр, ләкин алар нәтиҗәсез булырга, балага туры килмәскә мөмкин. Баланың кәефе тиз үзгәрә бит, тест кәефсез вакытына туры килергә мөмкин. Шуңа күрә күзәтәсе генә кала. Кечкенә вакытта ул нәрсә белән булса да кызыксынып китә икән, аннан соң аның кызыксынулары үзгәрергә мөмкин булуын да онытмаска кирәк. Минемчә, балага кечкенәдән техник белем бирергә кирәк, шул ук конструкторлар, робототехника... Беренчедән, ул моториканы камилләштерә, баш мие эшчәнлеген үстерә. Шул ук вакытта математиканы үзләштерә. Техник белгечлектән гуманитариягә тиз күченеп була, ә гуманитариядән техник белгечлеккә күчүе авыр инде.
Шул ук вакытта баланың иҗади үсешен дә онытырга ярамый. «Талантлар университеты»нда безнең лицейдан алты укытучы белем ала инде. Лицеебыз кысаларында «Киләчәк мәгарифе» лабораториясе, тренинг-класслар эшли. Татарстан инде күптәннән балаларны кечкенәдән һөнәри ориентлаштыру проектларын тормышка ашыра башлады. «Талантлар университеты» – ата-аналар, укытучылар, балаларны берләштереп эшләүче шул проектларның берсе, – ди Венера Фазуллина.
Төп фото: pixabay.com
Комментарийлар