16+

Нәүрүз җитте: аны көн белән төн тигезләшкән көнне бәйрәм итәләр

Бүген – Нәүрүз бәйрәме. Аны, Яңа елны каршылау бәйрәме буларак, 21-22 нче мартта, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә уздыралар.

Нәүрүз җитте: аны көн белән төн тигезләшкән көнне бәйрәм итәләр

Бүген – Нәүрүз бәйрәме. Аны, Яңа елны каршылау бәйрәме буларак, 21-22 нче мартта, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә уздыралар.

24 март көнне Казан ипподромында төрки халыкларның милли бәйрәмен зурлап үткәрергә җыеналар. Нәүрүз,  

Бу көнне әзәрбайҗан, әфган, казах, кыргыз, башкорт, таҗик, үзбәк, төрекмән, төрек халкы һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең яшьләр бүлеге вәкилләре концерт программасы һәм милли ризыклар тәкъдим итәчәк. Бәйрәм барышында аш-су осталары төрле милли рецептлар буенча пылау һәм шашлык пешерәчәк.


Кунаклар өчен тематик мәйданчыклар эшләячәк. Төп сәхнәдә Татарстан халыклары ассамблеясенең милли берләшмәләр коллективлары һәм татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак. «Ачык микрофон» мәйданчыгында теләгән һәр кеше биеп, җырлап күрсәтә ала. Балалар аниматорлар белән милли уеннар уйнаячак. Катнашучылар һәм җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Бәйрәм чарасы сәгать 10.00дә башлана.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading