16+

Өлешле торак төзелешендә катнашучыларның 1%ы гына торакка мохтаҗ, ә калганнары кемнәр?

Казанда өлешле торак төзелешендә әле һаман да 30 «йортның» хәле четерекле мәсьәлә булып тора.

Казанда өлешле торак төзелешендә әле һаман да 30 «йортның» хәле четерекле мәсьәлә булып тора.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов тарафыннан әйтелде бу сүзләр. Өлешле торак төзелешендә катнашып, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү максатында,Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә, 2016 елда республика штабы оештырылды хәтта. Штаб эшчәнлеге дәверендә 3491 фатирлы 14 йорт ахырынача төзеп бетерелгән. «Симфония» торак комплексындагы 1105 фатирлы өч йортны төзү башка подрядчы оешмага күчерелгән.

Казанда узган ел четерекле саналган биш йорт һәм биш торак блок төзелеше ахырына җиткерелгән. Апрельдә «Свей» фирмасының 71А кварталындагы 5нче йорты тапшырылган. «Кояшлы шәһәр» торак комплексында «ФОН» оешмасының 4нче блок-секциясе – сентябрь аенда, ә Четаев урамында «Вектор» оешмасының 128 фатирга исәпләнелгән йорты октябрь аенда тәмамланган. Декабрьдә «Симфония» торак комплексындагы 1нче һәм «Молодежный» торак комплексындагы 3нче йортлар, ниһаять, төзеп бетерелгән. «МЧС» торак комплексындагы 1нче йортның ел дәвамында биш секциясен файдалануга тапшыруга ирешелгән. Өметен өзгән 1360 кеше узган ел фатир ачкычларын алу бәхетенә ирешкән.

«МЧС» торак комплексындагы 1нче йортның «Г» торак блогы тапшыруга әзерләнә, анда – 72 фатир. Тагын дүрт объектта төзелеш-монтаж эшләре бара. Болар: «МЧС» торак комплексындагы 5нче йорт, шул ук комплекстагы 2нче йортның «А» блогы, «Царицынский бугор» торак комплексында Фучик урамындагы 132 фатирга исәпләнелгән торак йортның беренче этабы, «Симфония» торак комплексындагы 4нче йорт. «Молодежный» торак комплексындагы 1нче һәм 2нче йортларда туктап калган төзелешне дәвам итү өчен әзерлек чаралары күрелә.

– Казанда 2008 елда өлешле төзелештә 75 йорт четерекле мәсьәләгә әверелгән иде. Республика һәм шәһәр җитәкчелеге тырышлыгында, 69 йорт мәсьәләсе уңай хәл ителде, ләкин, кайбер компанияләрнең финанс һәм башка проблемалары сәбәбендә, четерекле төзелеш сыйфатындагы йортлар саны янә 30га җитте, – диде Азат Нигъмәтҗанов. – Өлешле торак төзелешендә катнашучыларның 1 проценты гына торакка аеруча мохтаҗ. Күбесе – берничә фатирга ия булган «инвесторлар». Федераль үзәк киләсе өч ел эчендә өлешле торак төзелеше алымын куллануны тулысынча гамәлдән чыгарырга җыена.
Казанда өлешле торак төзелешен башкаручы оешмалар банкларда 40 миллиард сум акчаларын «югалткан». Хәзер дә кайбер төзелеш компанияләренең 2,5 миллиард сум акчалары банк депозитында ята.

Мэр Илсур Метшин, өлешле торак төзелешендә авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм фонды оештырганы өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булуын әйтте.
– Җир кишәрлекләре хисабына ярдәм фонды булдырылды. Ләкин төзелеш компанияләре гел ярдәмгә генә салынып ятмасын. Өлешле торак төзелешен башкаручы компанияләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге катгый күзәтчелектә тотылсын, – дип искәртте мэр Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading