16+

Олимпиаданы Табиблар ошаткан

Сочида Олимпиада уеннарында эшләгән табибларның беренче төркеме Казанга кайтты.

Олимпиаданы Табиблар ошаткан

Сочида Олимпиада уеннарында эшләгән табибларның беренче төркеме Казанга кайтты.

Казан тимер юл вокзалында аларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм туганнары каршы алды. Табиблар поездда ике тәүлек кайтып талчыккан булсалар да, кәефләре яхшы иде. «Барыбызга да бик ошады. «Русские горки» объектында эшләдек. Бәхеткә, катлаулы очраклар булмады. Эш өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Универсиадада җыйган тәҗрибә дә ярдәм итте», - дип сөйләде журналистларга Чаллы хирургы Ришат Бәдретдинов. Аның сүзләренчә, иртәнге сәгать тугыздан төнге бергә кадәр эшләсәләр дә, ярышларны да карарга өлгергәннәр. Табиблар шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән, яшәү өчен шартлар начар булды, дигән хәбәрне кире какты.
Татарстан табиблары, спорт чаралары үткәрү вакытында югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәткән өчен, мактауга да лаек булганнар.
Сочига Казаннан барысы 222 медицина хезмәткәре киткән иде. Аларның 77се - Олимпиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары узган «Фишт» стадионында, 36сы - «Русские горки» трамплиннар комплексында, 90ы - Тау авылында дәваханәдә, 19ы медиаүзәктә эшләгән. 129 табиб Паралимпия уеннарына калачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading