16+

Олимпия уеннары призеры Андрей Ларьковны Татарстан пилмән һәм салют белән каршы алды

Татарстанга Олимпия уеннарының көмеш һәм бакыр медален китергән Яшел Үзән егете Андрей Ларьковны төнлә белән “Казан” аэропортында каршыладылар.

Олимпия уеннары призеры Андрей Ларьковны Татарстан пилмән һәм салют белән каршы алды

Татарстанга Олимпия уеннарының көмеш һәм бакыр медален китергән Яшел Үзән егете Андрей Ларьковны төнлә белән “Казан” аэропортында каршыладылар.

Сәгать кичке унда аэропортка халык агыла башлады. Алар арасында Андрей белән бергә укыган дуслары, туганнары, якташлары һәм аның белән  гомумән таныш булмаган кешеләр дә бар иде.

Аэропортка дусты, якташы Сергей Будорев та килгән иде.
- Без Андрей белән бергә тренерыбыз Генадий Рожковта шөгыльләндек. Соңыннан  “Восток” яшүсмерләр клубына йөрдек. 20 яшьләрдә мин спорттан киттем, ә ул әле спортчы буларак үсә генә башлаган иде. 2010-2011 елларда зур нәтиҗәләр күрсәтә башлагач, Андрейның һичшиксез кайчанда булса Олимпия медален алып кайтасына ышандым. 50 чакрым аралыкта яулаган бакыр медаленә, минемчә, алтын йөгертелергә тиеш. Ул аны теше-тырнагы белән яулап алды. Ни кызык, Андрейның барлык чыгышларын карап барсам да, соңгысында улымны спорт секциясенә илтәргә туры килде. Казан – Яшел Үзән арасында интернет начар тота башлады, ярыштан трансляция карап булмады. Ә ул Андрейның финишка җиткән мизгеле иде. Энемә шалтыратып: “Андрей ничек анда, барысын да сөйләп бар!” - дидем. Аның өченче урын алуын да шулай телефон аша белдем, - диде Сергей Будорев.

Спортчыны республика җитәкчеләре исеменнән рәсми рәвештә котларга килгән яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та көр күңелле иде. Андрейны каршыларга җыелган яшьләр белән аралашып фотога төшеп йөрде.

- Андрей 50 чакрымлы – патшалар аралыгын уңышлы үтте. Ул безнең героебыз.  Кечкенә генә шәһәрдә туып үсеп, үз тырышлыгы белән зур җиңүләр яулаган кеше. Ышанам, аның үрнәгендә Татарстанда чаңгы спорты киң үсеш алачак. Гомумән, бу Олимпиада Татарстан өчен уңышлы булды. Республика исеменнән биш спортчы чыгыш ясады, дүрт медаль алдык. Минемчә, сәяси вакыйгалар киресенчә, безнең спортчыларның ачуын гына чыгарды. Аларны тагын да көчле итте. Бу Олимпиада бездә өметле яшь буын үсеп килүен күрсәтте, - диде Хәлил Шәйхетдинов.  

Сәгать уникенче яртылар  тирәсендә Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортыннан очып киткән самолет Казанга килеп туктады. Бер-бер артлы чыккан пассажирлар да өйләренә таралышырга ашыкмады, Андрейны көтте. Ә ул самолеттан иң соңгысы булып төште. Арыган, талчыккан, шулай да үзен каршылаган җанатарларына рәхмәт сүзләре җиткерде.

- Ара ерак булуга карамастан, сезнең җан атуыгыз, борчылуыгыз сизелде. Барыгызга да рәхмәт. Ярыш Олимпиаданың соңгы көннәренә туры килде, шуңа арыганлык бар әзрәк. Бу җиңү безнең бер генә сезон, бер генә ел әзерләнгән хезмәт түгел.  Ләкин Олимпиадага ниндидер зур вакыйга итеп карамадым. Ул минем өчен гадәти ярыш. Олимпиадада командабызның өчтән бере генә чыгыш ясады. Бу башта аеруча нык сизелде. Соңыннан үзебезне кулга алдык, - диде спортчы.

Андрей Яшел Үзәндә бер генә көн ял итәчәк. 28 февраль көнне тагын чираттагы ярышка китә.

- Бердәнбер ял көнемне ничек үткәрәсемне белмим. Әле өйгә кайтып җитәргә кирәк, - дип елмайды ул тыйнак кына.
Хәлил Шәйхетдинов: “Андрей, әниең пилмән пешергән, Ә Яшел Үзән чигендә сине салют көтә!” - дип спортчыны журналистлар тозагыннан алып китте.   
   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading