16+

Җомга көн кич белән. Чаллы. Путин.

Россия Президенты Владимир Путин узган атнада Чаллыга килергә бик дөрес көн - җомганы сайлаган. Ял алды булганга түгел, хикмәт башкада: бу көнне кылынган гамәлләр саваплырак була, диләр бит. Путин әллә нихәтле эш башкарырга өлгерде: КАМАЗ хезмәтчәннәрен беренче йөк машинасы чыгуның 40 еллыгы белән котлады, видео­элемтә аша «Аммоний» заводын ачты, балалар...

Җомга көн кич белән. Чаллы. Путин.

Россия Президенты Владимир Путин узган атнада Чаллыга килергә бик дөрес көн - җомганы сайлаган. Ял алды булганга түгел, хикмәт башкада: бу көнне кылынган гамәлләр саваплырак була, диләр бит. Путин әллә нихәтле эш башкарырга өлгерде: КАМАЗ хезмәтчәннәрен беренче йөк машинасы чыгуның 40 еллыгы белән котлады, видео­элемтә аша «Аммоний» заводын ачты, балалар...

Илбашына завод буенча экскурсияне КАМАЗның генераль директоры Сергей Когогин үткәрде. Аннары Владимир Путин ветераннарны һәм хезмәтчәннәрне беренче йөк машинасы чыгуның 40 еллыгы белән котлады. Кызыл кабиналы беренче КАМАЗны бәйрәмчә бизәлгән цехка китереп куйдылар. Сүз уңаеннан, 2012 елның февралендә төп конвейердан ике миллионынчы йөк машинасы чыккан иде. Ул чакта да Владимир Путин, ләкин премьер-министр вазифасында килеп котлады.

Россия Президенты сүзләренчә, КАМАЗ - дөньяда 11 нче урында, ә илдә чабып йөргән йөк машиналарының яртысы Чаллыда «аваз салган».

- КАМАЗ бер урында гына тормый, камилләшә бара - чыгарылган техника саны буенча гына түгел, продукциянең сыйфаты ягыннан да. Машинагыз чыгарыла торган илләрнең барысын санап та бетерә алмам. Без предприятиегезгә һәрчак ярдәм итеп килдек һәм, икътисадтагы бернинди кыенлыкларга карамастан, КАМАЗны киләчәктә дә ярдәмнән ташламаячакбыз. Илебез тиешле продуктларны, товарларны сез җитештергән искиткеч яхшы машиналарда ташысын өчен, барысын да эшләячәкбез, - дип ышандырды Россия Президенты.

Завод хезмәтчәннәрен җырчы Олег Газманов та котлады. Ул күптән түгел «Вперед, Россия!» җырына клип төшергән. Анда КАМАЗ кадрлары да урын алган.

- КАМАЗ - искиткеч машина, төркемебезнең кайчандыр шундый грузовигы да бар, - диде ул.

Чаллыга «Роснефть» башлыгы Игорь Сечин да килде. Ике президент катнашында Сечин белән Когогин килешү имзалады. Аның нигезендә, КАМАЗ 2016-2018 елларда «Роснефть»не ике мең йөк машинасы белән тәэмин итәчәк.

Сәгать телләре кичке тугызны узгач, Илбашы «Кванториум» балалар технопаркына да кереп чыкты. Ул да, башка кунаклар да Көньяк Америка тараканнарына гаҗәп калды. Балалар махсус чиплар тегелгән бөҗәкләр белән радиосигнал ярдәмендә идарә итә.

Путин Чаллыдан видеоэлемтә аша Менделеевскидагы аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» заводын да ачты. Аның әйтүенчә, проектны финанслау мәсьәләсе хәл ителгәндә, нәкъ менә Рөстәм Миңнеханов барысын да заводның эшләп китәчәгенә ышандыра алган.

- Табигый газны тулы цикл белән эшкәртү буенча мондый предприятиенең илдә 1991 елдан бирле төзелгәне юк. Завод продукциясе төзелештә дә, авыл хуҗалыгында да, башка тармакларда да кулланылачак, - диде Владимир Путин.

«Аммоний»ның директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков сөйләвенчә, завод төзелеше 1,4 миллиард долларга төшкән. Елына 20 миллиард сум табыш алырга ниятләнә.

Фотолар: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading