16+

Онкология һәм шикәр авырулары белән интегүчеләр арасында социаль хезмәт җыелмасы буенча дару алудан баш тартучылар күп

Онкология һәм  шикәр авырулары белән интегүчеләр арасында социаль хезмәт җыелмасы буенча дару алудан баш тартучылар күп

Хроник катлаулы авырулары булучылар, акчасына кызыгып, социаль хезмәт җыелмасы буенча дару алудан баш тарта. Әмма чире көчәеп китеп, әлеге акчалар җитмәскә дә мөмкин. Бу исә гаилә бюджетына аерым чыгымнар китерә. Сүз бер-ике мең сум турында гына түгел, дистә меңнәр турында бара.

Табиблар әйтүенчә, шикәр авыруының беренче стадиясен дәвалау өчен, елына 23 мең сумнан 53,7 мең сумга кадәр акча кирәк. Онкология авыруларын дәвалауга берничә йөз мең сум да таләп ителергә мөмкин. Әлеге саннарны журналистларга татарстанлыларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасына багышланган матбугат конференциясендә китерделәр.

Республика яман шеш авырулары клиник диспансеры баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, республикада яман шеш диагнозы куелган 100 меңнән артык кеше исәптә тора. Аларның 42 меңе дәүләттән социаль ярдәм күрсәтелә торган федераль исемлеккә кергән. Әлеге авыруларның 44,3 проценты ташламалы дарулар алудан баш тарткан.

- Бу кешеләр үзләрен тулы дәваланудан чикли, бүген аның хәле әйбәтләнеп китәргә, ә иртәгә катлауланып китәргә мөмкин. Шуның өстенә, хроник чирләр башка авыруларны да китереп чыгара. Ташламалы дарулар бер төр авыру өчен генә бирелми бит, аларны яман шештән дә, йөрәк авыруыннан һәм башка чирләрдән дә билгелиләр, - ди ул.
Ничек кенә булса да, табиблар һәр авыру белән сөйләшүләр алып бара. Татарстанның баш кардиологы Альберт Галәвич әйтүенчә, табиблар - авырулар ягында.

- Безгә пациентларыбызның сәламәтлеге мөһим, - ди ул. - Күпләр дару урынына акчага кызыгуны бушлай бирелә торган дарулар урынына чит илдә чыгарылганнарын алулары яки аларга кирәкле даруның булмавы белән аңлата. Әлеге дарулар урынына башкаларын тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Кайбер даруларның хәтта 50шәр төре бар.
Ташламалы дарулар программасы 2005 елдан бирле эшләп килә. Элек аңардан файдаланучыларның саны аз булса, елдан-ел аңа өстенлек бирүчеләрнең саны арта. Акчалата алганда, республикада аның күләме айга 807, 94 сумны тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading