16+

«Оныгыма инвалидлык бирмиләр!»

Казандагы ДРКБ табиблары: «Сезгә инвалидлык автомат рәвештә бирелергә тиеш», – дип кайтарганнар иде. Балтач табиблары документларны тиз генә тутыртмады. «Кайнар линия»гә шалтыратып зарлангач кына, эшне кызулаттылар.

«Оныгыма инвалидлык бирмиләр!»

Казандагы ДРКБ табиблары: «Сезгә инвалидлык автомат рәвештә бирелергә тиеш», – дип кайтарганнар иде. Балтач табиблары документларны тиз генә тутыртмады. «Кайнар линия»гә шалтыратып зарлангач кына, эшне кызулаттылар.

Газетабызга Балтач районы Борбаш авылыннан Лидия Николаева мөрәҗәгать итте. Аның алты яшьлек оныгы Ралинаның бер бөерен алганнар. Хәзерге вакытта бала кыйммәтле дарулар белән дәвалана икән. Кызның бер генә бөере эшләсә дә, Казан табиблары аны группага чыгарырга ашыкмый ди. Лидия ханымның моң-зарын сүзен-сүзгә сезгә дә җиткерергә булдык.

Ралина өч яшьлек вакытында бик нык авырый башлады. Әле дә хәтерлим – эссе, коры җәй иде ул вакытта. Табибка күренгән идек, тамагы гына кызарган, дип тынычландырып кайтарып җибәрде. Дүрт көн авырып өйдә яттык. Хәле җиңеләймәгәч, янәдән Балтач хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә бардык. Ралинаның эче дә авыртып тора иде. Шуңа күрә, сукыр эчәгесе түгелме икән дип, Казанга хирургия бүлегенә җибәрделәр. Анда өч көн тикшерделәр, анализлар алдылар. Ләкин хирургия белән бәйле авыру тапмадылар. «Сезнең авыру безгә бәйле түгел», – дип, өйгә үк кайтарырга җыенганнар иде әле.

Таныш-белеш аша кеше табып, баланы көч-хәл белән Республика балалар клиник хастаханәсенең нефрология бүлегенә күчерүгә ирештек. Анда без бик яхшы табибка эләктек. Хәзер ул табибларның исем-фамилияләрен дә хәтерләп бетермим инде. Ул безне бик яхшылап карады, тикшерде һәм баланың бөерләренә начар үлек җыелган дигән диагноз куйды. Менә шул чирне, хастаханәдә ятып, ике атна дәваладык. Аннан соң Ралина янына җил чәчәге (ветрянка) белән авыручы баланы салдылар. Кызым да йөкле иде. Анасына да, баласына да авыру йоктырмас өчен, без өйгә кайтып киттек. Ләкин соңга калганбыз икән шул, күп вакыт та үтмәде, башта Ралина, аннан бәби көткән әнисе авыр­ды. Карынындагы баласын да көчкә саклап калдык...

Ноябрь аенда кабат хастаханәгә килдек, ләкин юлыбыз уңмады. Иртә белән Ралинаның ирен чите бераз гына кызарып тора иде. Без барлык анализларны биреп урнашканчы кич булды, ул арада ирененә кабарып герпес чыкты. Башка балаларга инфекция ияртәсез, дип, безне кире өйгә борып җибәрделәр. Декабрьдә килергә тиеш идек, Ралина тагын бик нык салкын тидереп авыр­ды. Температурасы югары булган сабый белән ничек хастаханә сукмагын таптарга кирәк?! Менә шулай җәйгә кадәр гел хастаханәгә барыр­га җай чыкмады.
Җәй көне кабат Балтач хастаханәсенә килдек. Анда тикшерүләр узгач, ашыгыч рәвештә Казанга, кабат ДРКБга җибәрделәр. Шунда Ралинаның бер бөере инде эшләмәгәнен әйттеләр. Июль ае иде бу.
Кабат сентябрьдә чакырдылар. Ул хастаханәләргә килсәң – керерлек, керсәң – чыгарлык түгел. Авыру бала белән иртәнге биштә юлга чыккан идек, барлык анализларны биреп, кичке дүрттә генә палатага кереп яттык. Шулай итеп, 2018 елның 9 октябрендә бер бөерне алып аттылар.

Ләкин операция бер бәла. Әле бит икенче бөерне саклап калырга кирәк. Хәзер бөтен авырлык шуңа күчә. Табиблар киңәш иткән төрле дарулар, үлән чәйләре, электрофорез ярдәмендә аны тәртипкә китердек. Хәзер ай саен түләүле кан, сидек анализлары тапшырып торабыз. Көн саен кыйммәтле дарулар эчертәбез. Бер дару – 400, икенчесе 700 сум тора. Әнисе бала карый, эшләми. Менә оныгыма дарулар алырга акча булсын дип, мин пенсиядә килеш эшләп йөрим, ләкин ул акчалар гына җитми.

Казандагы ДРКБ табиблары: «Сезгә инвалидлык автомат рәвештә бирелергә тиеш», – дип кайтарганнар иде. Балтач табиблары документларны тиз генә тутыртмады. «Кайнар линия»гә шалтыратып зарлангач кына, эшне кызулаттылар. Ул арада анализларыбыз кабат искергән иде, аларны кабат акча түләп яңартырга туры килде.
27 март көнне Казанга группа бирә торган медицина-социаль экспертизасы Баш бюросына бардык. Ләкин: «Сезгә группа тиеш түгел, баланың бер почкасы бик яхшы эшли», – дип, суд медэкспертизасы нәтиҗәләрен яңгыраттылар. Бер бөерләрен алган кешеләр белән аралашып торабыз, араларында балалар да бар, бөтенесе – группада. Ни өчен безгә группа бирмәделәр, аңламыйм?! Без бит артыгын сорамыйбыз, балага тиешлесен генә аласыбыз килә. Ул почкасын сау килеш тоту өчен без күпме тырышлык куйганыбызны аңлый микән соң алар?!
Татарстан Республикасы Сәла­мәтлек саклау министрлыгына да хатлар юлладык. Алардан, янәдән медицина тикшеренүе узыгыз, дигән хәбәр килде. 18 яшькә кадәр баланы контрольдә тотарбыз, диделәр. Ләкин медицина-социаль экспертизасы эшенә аларның да тыкшынасы килми. Безгә хәзер кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә була? Ярдәм итегез!

Җавап
 
Әлеге мәсьәлә белән бәйле сорау­ларыбызны Татарстан Республикасы медицина-социаль экспертизасы Баш бюросына юлладык. Алар сүзләренчә, бер бөерсез калу гына инвалидлык бирергә әле сәбәп түгел.

– Бер бөерле кешеләргә нинди очракта инвалидлык бирелергә тиеш?
– Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 20 февраленнән кабул ителгән «Затларны инвалид буларак тану кагыйдәләре» карары буенча кешене медицина-социаль тикшеренүен үткәреп, МСЭ (медицина-социаль экспертизасы) бюросы гына инвалид итеп билгели ала. Моның өчен аны Татарстан Республикасы медицина-социаль экспертизасы бюросына медицина оешмасы юлларга тиеш.
Нинди дә булса авыру фактына таянып кына инвалидлык бирмиләр. Кешенең әлеге авыру белән бәйле сәламәтлеге ни дәрәҗәдә какшавын күзәтәләр (кеше әлеге авыруы аркасында үз-үзен тәрбияли алырлык дәрәҗәдәме, организм функция­ләре ни дәрәҗәдә бозылган, тормыш эшчәнлеге чикләнгәнме, үзе йөри аламы, эшләргә сәләтлеме, аралашу, белем алу сәләте югалмаганмы, әйләнә-тирәдә ориентлаша аламы... белгечләр әлеге фактларның барысын да күз уңында тота).
Медицина-социаль экспертизасын берничә белгеч ясый. Кешене инвалид итеп билгеләү яки билгеләмәү аларның тикшеренү нәтиҗәсендә туган уртак карары булып тора.

– Инвалидлык ничә елга бирелә?
– Беренче тапкыр медицина-социаль тикшеренүе узган кешеләргә – II һәм III төркем инвалидлык, «инвалид бала» статусы – бер елга, I төркем инвалидлык ике елга бирелә. Шушы вакыттан соң кеше кабат медицина тикшерүе узарга тиеш. Әгәр дә белгечләр баланың хәле инде яхшырмаячак икәнен аңласа яки моңарчы булган реабилитациянең нәтиҗәсе булмаса, балага 18 яшенә кадәр инвалидлык чикләнмәгән вакытка бирелергә мөмкин.

– Инвалидлык алырга теләгән кеше түләүле клиникаларда анализ бирә аламы?
– Гражданин тиешле лицензиясе булган үзе теләгән теләсә кайсы медицина учреждениесендә анализлар тапшыра ала. Шул ук вакытта, нинди дә булса карарга килү авыр булган очракта, МСЭ белгечләре кешегә өстәмә анализлар тапшыртырга мөмкин.


Радик Мөхәмәтҗанов (Түбән Кама):

– Якынча бер ел элек сәламәтлекне тиз какшатучы хроник гломерулонефрит дигән диагноз куйдылар. Бөерләрем начар эшләү аркасында, ярты елдан артык бары тик хастаханәдә яттым. Түбән Кама хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе юлын бик күп таптарга туры килде. Бик күп операцияләр ясалды. Ярты ел өзлексез хас­таханәдә ятуым һәм анализларым начар булу сәбәпле (креатинин 280-300дән ким булмады), Түбән Камада мине дәвалаучы табибым үзе миңа группа алырга киңәш итте. Барлык кирәкле документларны да үзе әзерләп бирде. Аллага шөкер, группа алу өчен озак йөрисе булмады, акча да төртмәдек. Бер тапкыр медицина тикшеренүе уздым һәм III группа инвалидлык бирделәр. Әгәр дә бер ел эчендә хәлегез яхшырмаса, II группа бирәбез, диделәр. Хәзерге вакытта элеккеге эш урыныма эшкә чыктым. Элеккеге кебек җир җимертеп эшли алмасам да, хезмәт хакым 12 меңнән алып. Күп кенә даруларны сатып алырга туры килә. 3000-4000 тирәсе торган бер даруны (даруларның исемнәрен газетага бирмибез) учетта торган нефрологым ярдәмендә рецепт буенча бушлай алам. Бәлки язма геройларына да, табиб белән сөйләшеп, кайбер даруларны рецепт буенча бушлай алып буладыр? Дару алырга акчабыз җитми дип, бәлки министрлыкка хат язып карарга кирәктер?

Исем-фамилиямне күрсәтмәгез (Казан):

– Мин баламны балалар йортыннан яңа туган килеш алдым. Әнисе калдырып киткән булган. Баланың тумыштан бер бөере генә эшли. Безгә дә инвалидлык бирмәделәр. Табиблар, бала организмы бер бөер белән дә яхшы эшли, диде. Мин үзем дә шул өлкәдә эшлим. Бер яктан, инвалидлык ала алмавыбыз көрсендерә. Икенче яктан, сау бөере яхшы эшләвенә сөенеп туя алмыйм. Бу гаиләгә баласын күз карасыдай сак­ларга гына киңәш итә алам инде мин. Без дә ел әйләнәсе мүк җиләге кайнатмалары эчәбез. Ул бөерне чистарта, иммунитетны ныгыта. Баллы-газлы сулар бик сораса да эчермим, шоколад, конфет, кыздырылган бәрәңге кебек химия дә ашатмыйм. Ел саен Республика балалар клиник хастаханәсендә нефрология бүлегендә ятып чыгабыз. Ике сау-сәламәт бөер белән туган балаларның 12-13 яшьләрендә ике органы да эшләми башлый. Мин моның сәбәбен шул химия ризыкларыннан һәм кышкы салкыннарда киенмичә йөрүләрдән генә күрәм. Ата-­аналар да гамьсез. Хастаханәдә бала махсус диетада гына утырырга тиеш. Ә алар, табиблардан качырып, балаларына лимонад, кыздырылган бәрәңге кебек зарарлы ризык ташый. Сорыйлар бит, дип акланалар. Минеке дә сорый ул, бала бит аны аңламый. Үз балаларыбызны үз кулларыбыз белән инвалид ясамыйк!

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading