16+

Онытмагыз: "Ярдәм янәшә!"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов пандемия нәтиҗәсендә икътисадый яктан кыенлыклар кичерүчеләргә ярдәм йөзеннән, 55 мең продуктлар җыелмасы тарату хакында хәбәр иткән иде. Бу ярдәм адресатларына шул көннәрдә барып җитәчәк.

Онытмагыз: "Ярдәм янәшә!"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов пандемия нәтиҗәсендә икътисадый яктан кыенлыклар кичерүчеләргә ярдәм йөзеннән, 55 мең продуктлар җыелмасы тарату хакында хәбәр иткән иде. Бу ярдәм адресатларына шул көннәрдә барып җитәчәк.

Мисал өчен бүген республиканың Минзәлә, Актаныш, Тукай районнарында яшәүчеләргә азык-төлек җыелмалары инде юлланылды. Казанда да мохтаҗларга диелгән тартмаларны ияләренә тарату башланачак. 

Ике ай дәвамында ике атнага бер тапкыр биреләчәк азык-төлек җыелмасында карабодай ярмасы, борчак, солы, бодай оны, токмач, көнбагыш мае, шикәр комы, тушенка, чәй, вафли, шоколад куелган. 

Минзәлә Советы Аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина сүзләренчә, районда коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә икътисади кыенлыклар кичергәннәргә Президент фәрманы буенча ясалган 554 тартма кайтарылган. Моннан тыш җирлектәге эшмәкәрләр дә зыян күрүчеләргә ярдәм итү максатыннан, продуктлар җыелмалары ясаган. 

Тукай районында исә Президент исеменнән 627 тартма биреләчәк. Моннан тыш райондагы авыл хуҗалыгы оешмалары ярдәме белән 1200 сумлык 100 җыелма эшләнелгән. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев сүзләренчә, район тарафыннан әзерләнгән җыелмалар министрлыклар тарафыннан төзелгән исемлекләргә кермәүчеләргә биреләчәк. 

Исемлекләр дигәннән, бу җыелмалар керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарга; ата-ана алимент түләүдән читләшә торган яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрдәге балаларга; җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, үз составында 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган гаиләләрдәге балаларга; социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә; опека һәм попечительлек буенча бурычлары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләргә; ата-аналары кризистан зыян күргән өлкәләрдә үзмәшгульләр яисә индивидуаль эшкуарлар булган балаларга бирелә. 

Казанда мондый ярдәмгә мохтаҗ  14967 гаилә исәпләнә. Киләчәктә алда санап кителгән исемлеккә кермәгән, кризистан зыян күргән өлкәләрдә эшләүче үзмәшгульләргә һәм шәхси эшкуарларга да ярдәм күрсәтү күздә тотыла. 

Азык-төлек җыелмаларын “Бәхетле” кибетләр челтәре хезмәткәрләре тутыра. Бу аларның беренче генә тәҗрибәсе түгел. Узган елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләк итеп ясалган җыелмаларны да шул ук хезмәткәрләр әзерли торган булган. Беренче партияне, ягъни 55 мең тартманы 5 көн эчендә җыеп, районнарга җибәрергә планлаштыра. “Бәхетле” генераль директоры Мөслимә Латыйпова сүзләренчә, гомуми продукциянең күләме 45 вагоннан да артып китә. 

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, бу акция  “Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Проектны Рөстәм Миңнеханов та хуплап, үзе дә анарда катнашкан. 

-Азык-төлек җыелмасының составы үзгәреп торачак. Икенчесендә башка төрле ризыклар куелачак. Ә өченче җыелмада җиләк-җимешләр дә булыр дип көтелә. Әлбәттә инде азык-төлекнең бозылмый торганын сайлап тутырабыз, - диде Ләйлә Фазлыева. 
Җыелмаларның беренче өлеше халыкка барып җиткәннән соң, кулланучылар фикерен дә сорашачаклар. 

Сүз уңаеннан, бу акциядә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Моның өчен “Ак Барс Созидание” оешмасы реквизитлары буенча акча күчерү дә җитә. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading