Шәһри Казан

«Ошамаса, аерым йорт алыгыз!»

Казан кебек миллионер шәһәрдә фатирлы булу лотерея билетында джек-пот оту белән бер. Бигрәк тә хәзерге чорда бу сүзләрнең дөреслегенә шик белдереп булмый. Авылдан килеп укыган, соңрак монда эшләп калганнар өчен фатирлы булу аеруча зур хыял. Бу хыялны тормышка ашыруның иң реаль формасы булып ипотека тора. Шуңа да без дә аннан...

Реклама

Беренчедән, бу җиңел генә бирелә торган үр түгел. Фатирга чиратка бастырсыннар өчен чиратка басу, аннан шул төп чират номерын алгач, еллар буе конкурста отуыңны көтү... Кыскасы, сез мине аңладыгыз. Менә шул озын юлны үткәннәр, ниһаять, ачкычларын кулларына тотып, үз бусагаларыннан атлап керәләр. Бу очракта сүзем читтән махсус ярдәм булып яисә эшләре аркылы (целевиклар) тиз арада фатир алганнар турында бармый.
Без дә 2011нең җәендә фатирлы булдык. Сөенечнең чиге юк инде. Тугыз ел буе тулай торак һавасын сулаганнан соң, монда сулыш алуы күпкә иркенрәк. Бер генә бүлмә булса да - үзеңнеке. Йортыбыз - кызыл кирпеч белән тышланган газобетоннан төзелгән, пластик тәрәзәләр куелган ун катлы шәһәр өе. Документларда ни өчендер ул тулысынча кирпечтән һәм агач тәрәз-рамнар куелган дип язылган. Элегрәк, пластик тәрәзәләр модага кергән вакытта, алар кыйммәтрәк йөрсә, хәзер бит, киресенчә, агачларының бәяләре югары. Әллә безнең йорт төзелә башлаганда агачлары очсызрак булып, бүгенгә килеп җиткәндә аларына акчалары җитмәдеме икән? Мөгаен, шулайдыр. Ә менә йортны тулысынча кирпечтән дип язу кемгә кирәк булгандыр? Фатирның болай да аз булмаган бәясен ничек тә арттырырга белмәгәннәндер инде анысы. Ишекне дә тимердән дип язганнар, әмма аның калынлыгы ташка үлчим. Тиз арада алыштырмасаң, тибеп кенә дә ачып керүләре бар. Беренче кат булгач, аеруча шүрләтә, аннары фатир эчендә уйнаган җил дә эчне пошыра. Кыскасы, ишекләрне ике атна дигәндә барлык фатирларда да алыштырып чыктылар. Шулай ук аш бүлмәләренә куелган, үзебезнең Татарстанда ясалган «Идел» плитәләре дә канатланды. Ул вакытта шатлык хисеннән нишләргә белгән юк, бернәрсәгә дә игътибар итмибез.
Йә ярый, яшәп киттек без, танылган юмор остасы Рафис Фазылҗан әйтмешли, пипотека-математика фатирында. Баштагы мәлдә йорттагы тәрәзәләрнең берничәсендә генә утлар кабына иде. Озакламый эштән кайтуга, безне дрельләр, дюбельләр, болгаркалар, чүкеч-пычкылар хоры каршы ала торганга әйләнде. Күпләрнең дәүләт ябыштырган обойларга, җәйгән линолеумнарга исе китмәде. Фатирларның сиксән процент өлешендә евроремонт эшләре башланды. Ул тавыш шимбә-якшәмбе көннәрендә дә тынмыйча, яшәү рәвешенең бер өлешенә әйләнеп китте. Шуны да искәртеп үтим - ипотека йортларында тавыш изоляциясе ноль дәрәҗәсендә. Һәрхәлдә, безнең йортта шулай. Күршеләрнең нәрсә сөйләшкәннәре, нинди музыка тыңлаганнары, тузан суыртканнары, ванна кергәннәре рәхәтләнеп ишетелеп тора, плюс теге хорны да өстәсәң... Чынлап әйтәм, моннан кырык-илле ел элек төзелгән тулай торакта да бу хәтле тавыш ишетмәдем. Кирпечтә генә түгел, изоляция материалларында да, сантехникада да экономия ясаганнар булып чыкты. Ник экономиялиләр диген, барыбер безгә түлисе бит инде аны. Теге тавыш дигәннәре шактый халык күченеп беткәч тә тынмады. Яз җитеп, бәбиебез тугач, көннәр дәвамында тынмый торган хорга чынлап торып аптырый башладым. Бала йоклап кына китә, тотына бит теге дрель үз «җырын» үкертергә. Кайсы көннәрдә кичке унбергә кадәр туктый алмыйлар. Аптырагач, һәр этаж саен тикшереп чыктым. Бер фатирда инде икенче тапкыр евроремонт ясыйлар икән. Өченче хуҗага икенчесе ясаганы ошамаган, ә фатирга мохтаҗ беренче хуҗаның кем икәнлеген инде белүче дә юк. Бер фатирга ремонт ясаучы ял көннәрендә генә килә ала. Ашыкмый гына, яратып кына ремонтлыйм фатирымны, дип елмая ул. Кызык, кемнәрнеңдер яшәргә урыннары юк, фатир чиратларын көтеп җиткерә алмый тилмерәләр. Ә бу? Күренеп тора, аның фатирга мохтаҗлыгы шуның кадәр генә. Мөгаен, ремонтлап бетерүгә үк ул анда кемнәрнедер яшәп торырга кертер. Йорттагы фатирларның яртысында диярлек төп хуҗаларга акча түләп торучылар яши, русчалап әйткәндә, фатирларны «снимать» итәләр. Безгә каршы фатир хуҗасы Төркиягә эшләргә китеп барган, ә фатирын балалы бер парга калдырган. Алары ай саен ун мең сум акча түләп тора. Теге кызый чит илләр белән хозурланганда, фатирының ипотекасы да түләнә. Ярар, төп сүзем бит тавыш хакында. Бер-ике айдан ремонтны бетерәбез, дип сөйләнгәннәр үз вәгъдәләрендә торыр да бу тавышлар тынар дидем. Сабыр итәргә туры килде. Теге ремонт фатирларында чыннан да эшләр төгәлләнде. Әмма тавышлар туктамады. Мин инде, йортка күчкәнгә бер ел тулды, нәрсә соң бу, дип тәмам шаккаттым. Әллә, мин әйтәм, берәр фатирда йорт җиһазы ясаучы цех ачып куйганнармы? Кайсыдыр йортларда шулай легаль булмаган чәч кисү яки массаж салоннары, тегү цехлары ачалар дип сөйләп торалар бит. Шуңа, түзмәдем, участок полицейскиен чакыртырга булдым. Килсен, ишетсен, тикшерсен дигәндәй... Әлбәттә, ул кеше бер чакыруда гына килмәде. Икенче көнне дә шалтыратырга туры килде. Ниһаять, күрештек без аның белән. Алдагы көнне ник килмәгәнен сорагач, ул миңа үтә дә мыскыллы караш ташлап, утырырга урындык сорады. Минем сорау аңа бик мәгънәсез тоелды булса кирәк. Шуннан минем зарларымны түкми-чәчми кәгазьгә яза-яза тыңлады да: «Сез нәрсә?! Кайдан килсен монда цех, фатирларын ремонтлыйлар. Бөтен кеше дә сезнең кебек мондый обой белән яшәп ята дип уйлыйсызмы әллә?» - дип тезеп китте. Мин аңа фатирларда ремонт беткәнлеген әйткәч, ул ачуыннан кабара ук башлады. «Алай бик акыллы булгач, яшәмәгез күпкатлы шәһәр фатирында. Әнә шәһәрдән читтә үзегезгә өй сатып алыгыз», - дип, сүзен төгәлләде. «Закон нигезендә төнге уннан соң шаулашырга ярамый, ә ремонт эшләрен тугызга кадәр генә уздыру рөхсәт ителгән, эзләп карагыз инде, бәлки, чыннан да цех бардыр», - дигәнгә берни эндәшмәде. Ниндидер кәгазьләргә кул куйдырды да ишекне шапылдатып чыгып китте. Өй сатып алыгыз, дип «акыллы» киңәш бирүенә ачуым кабарса да, артык телләшә алмадым. Булгандырмы ул цех, юкмы, әмма, бәхеткә, шуннан соң теге тавышлар башка кабатланмады.
Бер ел дигәндә фатирыбызның ванна һәм аш бүлмәләрендә сантехника сафтан чыга башлады. Аны ремонтлау өчен аерым акча түләргә кирәк булганлыгын белү дә мине шаккатырды. Сантехникны өйгә чакырту өчен, идарәдән махсус квитанция алу, аннары шул ике йөз сумны банкка түләү мәҗбүри икән. Бу бер дә дөрес түгел, без бит ай саен ремонт дигән графа буенча акча түлибез, дигәч, миңа, сезнең күзегез бармы, дигән сорау бирделәр. Үпкәләмәдем, мондый мөнәсәбәт миңа инде гадәти тоела башлады. Күзләремне зуррак итеп ачып укырга кирәк булганлыгын ишеткәч, трубканы куйдым. Ай саен агымдагы ремонтка түләвебез ул гомум йорт чыгымнарына гына кагыла икән. Күптән түгел генә кабул ителгән кагыйдә нигезендә, фатирдагы ремонтлар өчен аерым түлисе ди. Менә шулай гел халыкка «ярдәм итәргә» атлыгып торган идарәче компания хезмәткәрләренең уйлап чыгару сәләтенә шаклар катасың. Дөньядагы иң оста әкиятчеләрне дә уздырып кагыйдәләр уйлап чыгара бит алар. Тик аларның нәрсәгә нигезләнгәнен сорасаң, берәү дә аңлатмаячак. Шуңа да, артыгын аңламыйча гына, булганына шөкер итеп яшәп ятабыз.
Бер ел дигәндә, ипотека-пипотека фатирларының менә шундый сыйфатлары ачылды. Әле алда тагын нәрсәләре белән сөендерәчәген вакыт күрсәтер. Шулай да, нинди генә булсалар да, төзелеп торсыннар иде алар, дип телисе килә. Гади халыкка аз булса да ярдәм бит шул ипотека дигәннәре. Иң мөһиме - аның бәясен, процентларын куйганда һәм төзелеш материалларын экономияләгәндә чик-чаманы онытмасыннар иде. Калганнарына күз йомып, күрмәмешкә дә салышып була.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: